Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Нобель бүләгенә тәкъдим ителде


Мәскәү – Йевропа Парламентының бер төркем депутаты Русиянең хокук яклавчы Мемориал оешмасын Нобел Тынычлык бүләгенә тәкъдим итте. Парламентта Швецияне вәкиллек иткән депутат Гуннар Һокмарк, радиобызга биргән әңгәмәсендә, Мемориал кебек оешмалар Русияне яхшырак итүгә өлеш кертә, диде. Бу тәкъдимне Британия, Швеция, Естониа, Полша, Литва, Франсия депутатлары хуплады. Нобел комитеты үзенең карарын Үктәбер аенда иглан итәчәк.
XS
SM
MD
LG