Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә бәйсезлек сугышчылары җитәкчесе үтерелде


Русия хәрбиләре Чечнядә бәйсезлек сугышчылары җитәкчесе, Хәйрулла кушаматы белән танылган Сөләйман Умурзиевны үтерде. Имурзиевның үтерелүен Интерфакс агентлыгына Чечня президенты Рамзан Кадыров хәбәр иткән. Имурзиев 2004 елда Рамзанның атасы, ул чактагы президент Әхмәт Кадыровны үтерүне оештыруда шикләнелә. Рамзан Кадыров иртәгә Чечнянең яңа президенты буларак ант бирәчәк.
XS
SM
MD
LG