Accessibility links

Таҗетдин берләшергә чакыра


Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы мөфти Тәлгать Таҗетдин Башкортстан мөселманнары нәзарәте белән берләшү кирәклеген күтәрде. Аның уенча, мөселманнар бер үк мәчетләргә йөри, шулай булгач, параллель ике нәзарәтнең кирәге юк. Бу хакта ул Үзәк нәзарәтнең имамнар шурасы утырышында белдерде. Мөфти шулай ук имамнарга Русиянең яңа герб өлгесен дә күрсәтте. Анда гербтагы сәмругошның бер башы тәреле, бер башы ярымайлы таҗ кигән. Таҗетдин Алла берәү, гербны шулай үзгәртү тарихи дөреслеккә дә туры килер иде дип саный. Әлеге җыелышта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте башы мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт тә, нәзарәтнең башка вәкилләре дә катнашмады.
XS
SM
MD
LG