Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры вакытыннан алда сайлауларга чакыра


Илнең дөньяви төзелешен яклаучы оппозиция белән араларны тизрәк җайлар өчен, премьер-министр Рәҗәп Тайиип Эрдоан сайлауларны вакытыннан иртәрәк, 24 июньгә билгеләргә дип тәкъдим итте. Аңарчы Төркия премьер-министры сайлау реформалары булачагы турында белдерде. Үзгәрешләр арасында – президентның халык тарафыннан сайлануы булачак. Бу белдерүне Эрдоан кичә, Конституцион мәхкәмәнең парламентның президентны беренче турда сайлавын гамәлдән чыгару карарыннан соң ясады.
XS
SM
MD
LG