Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 12 ватандашы Страсбургта җиңде


Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Ростов өлкәсе Батайски шәһәрендә яшәүче тагын 12 кешене яклап чыкты, дип хәбәр итә татар-информ мәгълүмат агентлыгы. Мәхкәмәгә мөрәҗәгәт итеп җиңгән кешеләрнең саны бу шәһәрдә генә 21гә җитте. Батайски халкы 1986нчы елда Чернобыльдә атом шартлавыннан соң чистарту эшләрендә катнашкан. 2001нче елда аларга акчалата компенсация һәм башка ташламаларны киметеп соңыннан бөтенләй туктатканнар. Страсбург мәхкәмәсе – бу елларда түләнмәгән бөтен акчаларны санап түләргә дигән карар чыгарган. Беренче тапкыр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсендә 2002нче елда Ростов өлкәсеннән Русия ватандашы Анатолий Бурдов җиңгән иде. Аннан соң гаделлек езләп Русиядән Страсбурка инде 40 кеше мөрәҗәгәт иткән, дип яза татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG