Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булган


Багдад – Бүген Багдадта булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булган, 40-ка якыны яраланган. Полиция белдерүенчә, шартлау шигыйләр яшәгән Бая бистәсендә булган. Гыйракның иминлек көчләре вәкиле генерал Касум әл-Атта безнең хәбәрчебезгә болай диде:

"Шартрлау 10-нчы яртылар тирәсендә, Бая автовокзалы янында булды. Тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланды: шартлаткыч КИА маркалы кечкенә аутобуска куелган булган: берничә газ баллоны һәм зур күләмдә шартлаткыч. Ихтимал, бу бомбаны кайадыр янәшәдә ясаганнар" диде Гыйракның иминлек көчләре вәкиле.

Моннан тыш, Багдад үзәгендә ут ачу нәтиҗәсендә тагын ике кеше һәлак булган.

Багдадтан көньякка таба, Салман-Пак шәһәрендә, башлары киселгән 20 ир-атның җәсәдлары табылган. Алар Тигрис елгасына ташланган булган, дип хәбәр ителә.

Басра шәһәрендә юлга куелган бомба шартлау нәтиҗәсендә 3 Британ хәрбие һәлак булган.
XS
SM
MD
LG