Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад өлкәсенә караган министрлыкларның үзгәрүе турында министр Хафиз Салихов ни уйлый?


5-6 июль көннәрендә Татарстанда Словения республикасы вәкилләренең рәсми сәфәрләре уза. Җомга Русиядә бу республиканың вәкәләтле вәкиле Андрей Бенедейдич Татарстанның сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Хафиз Салихов белән очрашты. Биредә төп фикерләр, ике республикада да машина төзелешен үстерү турында сүз барды. Шулай ук Словакия вәкиле Хафиз Салиховка, 2008 елда Европа берлеге саммитын Казанда үткәрергә кирәк дигән тәкъдим ясады һәм министрдан бу тәкъдимне премьер-министр белән сөйләшү вакытында да яклап чыгуын сорады. Пәнҗешәмбе Словения вәкилчелеге “Камаз” ширкәтендә булды. Биредә уртак хезмәттәшлек турында меморандум да кабул ителде. Җомга төштән соң, әлеге вәкилчелек Татарстан премьер-министры белән очрашты.

Министр Хафиз Салихов, әлеге дә баягы икътисадны үстерү максатыннан очрашулар уздырган вакытта, бүгенге көндә аның профессиональ язмышы хәл ителә. Инде әйткәнебезчә, пәнҗешәмбе узган Татарстан дәүләт шурасы утырышында, президентның министрлыкларны үзгәртеп кору турындагы тәкъдиме рәсми рәвештә расланды. Яңа министрлыкларны кем җитәкләр, бу турыда Минтимер Шәймиев әйтми китте. Шулай да үз чыгышында ул “профессиональ дәрәҗә гомерлеккә бирелми, ул һәрдаим үзгәреп торырга тиеш, монда бернинди куркынычлык юк” дип белдергән. Министр Хафиз Салихов үзе исә, президентның бу тәкъдименә менә ничек карый.

Яңа министрлыкның нинди мәсьәләләр турында шогылләнүен кичә генә Дәүләт Шурасы сессиясендә әйтеп китте. Ул хәзерге безнең заман өчен, хәзерге үсеш этабы өчен бик кирәкле үзгәреш дип саныйм мин, чөнки сәнагать белән сәүдәне аерып булмый, аларның бергә булуы бу министрлыкның дәрәҗәсен күтәрәчәк дип саным мин.

Яңа төзеләчәк идарәләрнең җитәкчеләренә килгәндә, Хафиз салихов болай диде.

Кадрларга килгәндә бу безнең президентның эше, аның хакукы, аның бурычы. Яңа министр кем булачагын сезгә бары тик ул гына әйтә ала. Мин инде министр булып озак эшлим, озак ярамый.

Министрның кем булуы рәсми рәвештә әлегә билгеле булмаса да, җирле матбугатта инде берәр атна бу турыда фаразлаулар бара. Баштарак, Павлов урынына Александр Когонин, ә Салихов могаен үз урынында калыр дип язса гәҗитләр, соңгы арада министр урынына дәгъвәләнүчеләр арасында Сафиуллин фамилиясе дә ишетелде. “Звезда Повольҗя” гәҗитендә Рәшит Әхмәтов фаразлавынча, бүгенге көндә Икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов урынына Татарстан фәннәр академиясе вице президенты, Татарстан президенты киңәшчесе Сафиуллин әфәнде билгеләнергә мөмкин. Моннан тыш җурнаоист, Министр Хафиз Салихов урынын, “Камаз” ширкәте җитәкчесенең энесе Александр Когонин алачак дип фаразлый. Кече Когонинның профессиональ дәрәҗәдә шулай югары үсүен, Рәшит Әхмәтов, Сергей Когоннинның заманында Рөстәм Миңнехановка, премьер министрлыкка юл ачуы белән бәйли. Чөнки президент минтимер Шәймиев, премьер министр тәхетен башта нәкъ менә Сергей Когонин әфәндегә тәкъдим иткән.

Бүгенге утырыш ахырында, дикрофоннарны җыеп куйгач кына әйтелгән имеш мимешләргә караганда, сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы хезмәтеәрләре бер ике атна эчендә министрның исеме игълан ителер дип саныйлар һәм бу көнне түземсезлек белән көтәләр.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG