Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көчле яңгыр янә Казан юлларының начар булуын искә төшерде


Казанда берничә көн яңгыр коймаган булса юлларның начар булуын искә дә алмаслар иде кебек. Шушы берничә көндә асфальт юлда дистәдән артык машинаның батуы, тагын берничәсенең чокырларга төшеп китүе, җитәкчелекне янә юл проблемасы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шул уңайдан хокумәттә бүген республикада юл төзеклеге өчен җавап бирүче идарә вәкилләре журналистлар белән очрашты.

Башта берәр сәгать җитәкчеләр узган елгы уңышлар турында берәр сәгать хисап тотты. Татарстанда 14 мең ярым машина юлы бар икән, аның 1000 федерал юллар, узган ел 700 километр тирәсе юл төзәклендерелгән. Бу эшкә якынча 1 миллиард 400 мең сум киткән. Җурналитслар берәр сәгать үзләрен Русиянең беренче каналында күрсәтелә торган “Әкияттә кунакта” тапшыруындагы кебек хис иткәннән соң, алгы рәттә утырган җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларын яудыра башлады. Менә мәсәлән шундый сорауларның берсе

Радиодан еш кына “Чын юллар ул еракта Европада, ә син монда утырасын бөкедә” дигән реклам бара. Бу сезне рәнҗетмиме?

Әлбәттә бу сорауны җавапсыз калдырдылар. Ләкин журналистлар җыелган, җитәкчеләр килгән, юллар турында сөйләшми булмас дип утырыш дәвам итте. Алга таба яңгыраган актуаль сорауларның берсе, көчле яңгырлар вакытында юлларда машиналарның батуы иде.

Ни өчен юлларда су үткәргечләр тиешле дәрәҗәдә эшләми. Бу сорауга Казан хакимиятенең башкарма комитеты башлыгы урынбасары Мансур Хафизов җавап бирде.

Бүгенге көндә Казанда җир асты су үткәргечләре юллары 260 киллометр, ә Казанда барлык юлларның озынлыгы 1740 километр тирәсе, күрәбез су юллары бик кыска. Ләкин соңгы 10 ел инде юллар төзелгән очракта алар су үткәргечләрсез төзелми. Иң зур проблема бүген Тукай мәйданы янында, , анда хәзерге вакытта су чыгара торган насослар эшли. Кайбер очракта су канализациягә чуп җыелу сәбәпле үтә алмый. Ләкин күп осракта су китү юллары эшләсә дә алар өлгерә алмый. Бу бездә генә түгел, хәта Европа шәҺәрләрендә дә көчле яңгырлар вакытында су җыела.

Бүгенге көндә иң зур проблема ул юлдагы бөкеләр. Аларны бетерү максатыннан бүген шәһәрдә күп кенә юллар төзекләндерелә диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Репенко. Аларның күбесе яңа савин районына карый, биредәге 300 мең квадрат метр юл төзекләндерелгән моңа 500 миллион сум тотылган. Юлларны күпме генә төзекләндермә, халык барыбер дә аларның сыйфаты, һәм эшчеләрнең хезмәте белән канәгать түгел. Мансур Хафизов халыкның бу фикере белән килешми.

Соңгы елларда карасагыз Казан урамнарында немец иленнән килгән техника эшли, бездә дә шул ук техника, Германиядә дә шул ук техника эшли. Асфальт, бетонның сыйфаты да инде бөтенләй икенче. Шуңа күрә мин ышанып әйтә алам, соңгы еллар эчендә эшләнгән юллар, ким дигәндә 10 елдан артык хезмәт итәчәк. Без дә бер генә немец та, итальянец та эшләми, бөтенесе үзебезнеке. Безнең кешеләр бу техника белән алардан ким эшләми, бәлки яхшырактыр да әле.

Ләкин шулай да безнең юллар немец технологияләре белән төзекләндерелсәләр дә, җитәкчеләр моңа карамастан , үзләре дә алардан йөрергә куркалар. Мәсәлән, Александр Репенко М7 федераль юлы турында болай диде.

Бу юлны инде ничек кенә атамадылар, үлем юлы дип тә, сихерләнгә юл дип тә. Чыннан да бу юл бик куркыныч. Мңа еш кына аннан йөрергә туры килә, чыннан да куркыныч бит. Проект буенча әлеге юлда тәүлегенә 7 мең машина йөрергә тиеш, ләкин бүгенге көндә аннан 20 меңә якын машина уза. Аларның күбесе әле тйөг машиналары. Алар әле бишәр, алтышар баралар, узып булмывй, шунлыктан бөкеләр барлыкка килә. Якын киләчәктә, бу юлны киңәйтергә планда бар.

Биредә шулай ук инвесторлар төзегән түләүле юллар турында да сүз барды.

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр тарафыннан Саескан тауы юлы төзелә, бу эшкә инвесторларны җәлеп итү эше дәвам итә. Икенче юл проекты Алмәт белән Алексеевск арасында 140 километрлы юл. Аны салырга 14 миллиард кирәк булачак. Бу юлны шулай ук инвесторлар төзиячәк дип белдерелде утырышта.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG