Германиядәге Бавария җиренең көньягында урнашкан Флоссенберг концлагерендә азат ителүнең 62 еллыгына багышланган чара үтте, музей ачылды. Искә алу чарасында Украина президенты Виктор Ющенко катнашты. Анда сугыш азагында аның әтисе тотылган булган. Флоссенбергта 30 меңгә якын кеше корбан булган. Алар арасында Советлар Берлеге, Көнчыгыш Европадан яһүдләр, Германиядән сәяси тоткыннар булган.