Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово бәйсезлеге мәсьәләсе тикшерелә


АКШ дәүләт секретаре Кондализа Райс Вашингтонда Косово албаннары җитәкчеләре белән очрашу уздыра. Ихитибар үзәгендә Косово статусы. Пәнҗешәмбе көнне шушы ук мәсьәләне алар Сербия тышкы эшләр министры Вук Еримич белән тикшерәчәк. Косово статусы мәсьәләсен бүген Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә карый. Шушы көннәрдә АКШ һәм Европаның кайбер илләре, Косово статусы турында БМОның иминлек шурасы кабул итәчәк резолюциягә Русия тыю салачак дип белдергәннән соң, бу мәсьәләне башкача чишәргә карар кылды.
XS
SM
MD
LG