Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нияз Акмал Каташ Каранда җирләнде


Әтиләрчә киңәш бирә белә торган хезмәттәшебезне югалттык, без ди “Мәдәни җомга” хезмәткәрләре. Нияз абыйның вафаты безнең өчен, бергә эшләгән хезмәттәшләре өчен зур югалту булды. Ул бик ярдәмчел, киң күңелле, эчкерсез кеше иде. Мин аның “Үз урамым” дигән повестен укып үстем. Һәм шактый еллар аның белән бер редакциядә эшләвем белән бик бәхетле идем. Ул безгә яшьләргә аталарча киңәш бирә иде”,- ди “Мәдәни җомга” газетасының хезмәткәре Чулпан Фәрхетдинова. Бу басма дүшәмбедән яңа эш урнында. Алар Бауман урамындагы мәтбугат йортыннан “Идел пресс” бинасының ян кормасына күчте. Тик Нияз Акмалсыз гына. “Юк шул чыга алмады. Олы җанлылыгын да шуннан чамалап була инде. Зур- зур, авыр- авыр йөкләр ташып ахыргы көнгәчә халыкка хезмәт итте инде. Зур шагыйрь булуына карамастан. Кешеләргә кайвакытта бер генә җылы сүз җитә. Нияз абый язучылык, шагыйрьлек йөген салып торып, бөтен мәшәкатьләрен онытып- торып шул сүзен әйтә торган кеше иде. Һәм моннан аның талант зурлыгын да чамалап була. Чөнки, чын талантларга гына хас бу олы җанлылык. Ә чын талант вак була алмый дип уйлыйм”. “Мәдәни җомга” хезмәткәре Миләүшә Галиуллина әйтүенчә, Нияз Акмалның өстәлендә җиләк сатучы кыз турында төгәлләнмәгән романы калган. Бу әсәре дә “Учак”, “Үз урамым”, “Килер бер көн”, “Күгәрчен сөте”, “Бохара мачысы”, “Татар баянчылары”, “Күзләремнең төсе үзгәрмәде” китапларындагы тарихларга, вакыйгаларга, кешелеклелек турындагы фикерләренә тагын бер зур бүләге булыр иде.

“Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров, татар халкы тагын бер зур югалту кичерде, диде.

“Зур халыкларның югалтулары да зур була. Безнең халык менә шундый язмышлы халык. Һәм шул ук вакытта зур әдәбиятлар да зур югалту кичерә. Татар әдәбияты узган гасыр ахырында, 21 нче гасыр башында зур югалтулар кичерде. Сибгат Хәким, Хәсән Туфаннар буыныннан башланды. Бу гасырда Мөхәммәд Мәһдиевләрне, Аяз Гыйләҗевларны, Гариф Ахуновларны югалттык. Бик талантлы яшьләребез дә китеп барды. Узган ел ахырында гына Мөдәррис Әгъләмовны югалттык. Быел Зөлфәтне мәңгелек йортына озаттык. Бу җәһәттән караганда Нияз Акмал да Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән талантка ия. Аны югалту татар халкы өчен зур югалту. Шәһсән минем үземә аның белән бергә 12 ел дәвамында “Мәдәни җомга” газетасында бергә эшләргә туры килде. Без бергәләп бу газетаны оештырдык, аякка бастырдык һәм 12 ел дәвамында эшләдек. Шушы еллар дәвамында Нияз Акмалның таланты аеруча ачылды. Һәм шагыйрь буларак та, һәм публицист буларак та һәм драматург буларак та.

Хезмәттәшләре, якыннары, гомүмән Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нияз Акмалны якыннан белгәннәр, аның гади кеше шатлыгына да, милләт язмышындагы уңай борылышларга да чын күңелдән куана белгән шәһес буларак бәяли.

“Безгә хәбәр килеп иреште. Мәскәүдә Дәүләт Думасы Татарстан белән ике арадагы шартнамәгә Дәүләт думасы уңай тавыш биргән. Шаккаттым”,- дигән иде Нияз Акмал “Азатлык радиосына” килеп “Мәдәни җомга”га күзәтү ясаганда. Гомүмән, аны гадәти тормыштагы үзгәрешләр генә түгел, ә кешелек дөньясының кая таба баруы да бик еш уйландыра иде. Бу хакта ул “Кабынам да сүнәм” дигән шигырендә бик ачык итеп әйтә.

“… Ахшам вакытында көтү куалармы?!

Ахырзаман җиткәч кабат туалармы?

Иң беренчел догам, иң беренчел сүрәм

Кабынам да сүнәм, кабынам да сүгәм…

Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм…

Кабынам да сүгәм, кабынам да сүгәм…”

Фани дөньяда 53 ел гомер кичергән Нияз Акмал туган авылына Татарстанның Сарман районы Каташ- Каранда җирләнде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG