Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Казахстанның Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасында рәислегенә каршы


“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләргә” дип аталган хокук яклаучы оешма, Казахстанның Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итү дәгъвәсенә каршы чыга. Хокук яклаучылар белдерүендә, Казахстанда матбугат иреге юк, диелгән. Күптән түгел генә узган парлмент сайлауларын матбугатта яктыртуны да объектив дип әйтеп булмый, чөнки матбугат хакимиятнең каты контроле астында эшләвенә дә шик юк диелгән документта. Сайлауларда парламентның түбән пулатына бары тик бер партия - Казахстанның хакимияттәге “Нур Отан” партиясе генә узган.
XS
SM
MD
LG