Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа медиахолдинг булачак


Татарстан хөкүмәте “Татмедиа” агентлыгы нигезендә яңа медиахолдинг корырга җыена. Аның карамагына йөздән артык басма һәм электрон мәгълүмәт чарасы бирелер дип көтелә. Премьер министр Рөстәм Миңнеханов имзалаган карарда ачык акционер ширкәте булачак шушы медиа холдингның октябрьгә кадәр оештырылуы карала. “Татмедиа” агентлыгының баш мөдире Марат Муратов “Коммерсантъ” басмасына, яңа Медиахолдингка “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” басмаларыннан тыш, “Татмедиа” карамагындагы бар мәгълүмәт чаралары да, шул исәптән “Яңа гасыр” телекомпаниясе дә керә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG