Accessibility links

Олжас Сөләйманов “Алтын минбәр”гә килде


ЮНЕСКОның даими вәкиле Евразиянең борынгы язмалар белгече, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Олжас Сөләйманов Казанга килде. Бу аның Татарстан башкаласына беренче сәфәре генә түгел. Бу юлы ул “Алтын минбәр” 3 нче Халыкара “Мөселман киносы” фестивален ябуда катнашты. Аның белән махсус очрашу да булды.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бер генә буш урын да юк иде. Олжас Сөләйманов бөтен халык алдында “Маяк” атом комбинатын ябу өчен кулыннан килгән кадәр ярдәм итергә вәгъдә итте. Бу сорауны аңа язучы Фәүзия Бәйрәмова бирде. Ул Чиләбе өлкәсендә “Маяк” атом җитештерү ширкәте эшләп килә. Анда 50 ел элек Чернобль афәтенә караганда 200 тапкыр зуррак атом казасы булды. Бу урынарда хәзергә кадәр татарлар, башкортлар һәм казакълар яши, диде. “Сез Семипалатинскидагы Невада атом сынау урыннарын ябу өчен көрәштегез. Җир йөзендәге иң куркыныч урын булган “Маяк” эшләгән вакытта Казакъстанга да, Русиягә дә, Уралга да иминлек булмаячак. Бу безнең төрки җирләребез Евразия. Без сезнең тавышны һәм ярдәмне көтәбез”,- дип мөрәҗәгать итте Бәйрамова. Олжас Сөләйманов сүзләренчә бу урынны бөтен дөнья белә. Берничә ай элек телевидениядән андагы Тыныч елгадан халыкның балык тотуын күрсәткәннәр. Атом куркынычы тудырган урыннарга каршы оешмалар белән эш башларга кирәк, диде Сөләйманов. Һәм Семипалатинскидагы атом сынавы урыннарын япканнан соң үзләренең оешмаларының эшчәнлеген акырынайтуын яшермәде. Һәм болай дип өстәде: “Хәрәкәтебезнең 20 еллыгына эшчәнлегебезне активлаштырачакбыз. Халыкара, шулай ук Русиядәге иҗтимагый оешмалар белән дә бәйләнешләребезне кабат торгызачакбыз. Бу мәсьәлне һичшиксез күтәрәчәкбез”,- диде Сөләйманов. Үз вакытында Сөләйманов Казакъстандагы атом сынау урыннарын ябу өчен 2 миллион кешене күтәргән, урам йөрешләренә алып чыккан. Бу хакта белмәгән яшь буын Казандагы очрашу алдыннан күрсәтелгән документаль кино аша танышты.

“Бу ыруның 7 нче буынында атлы гаскәр башлыгы Омар Сөләймановның икенче улы тугач, борынгы баба Олжабайга туры китереп Олжас дип атыйлар. Димәк ул яшь дигәнне аңлата”. Бу сүзләрне фильмда Олжасның әнисе Фатыйма әйтә. Сөләймановның әнисе сүзләренчә казакълар арасында моңа кадәр бер кайчан да андый исем булмаган. Ә менә Олжас Сөләйманов бөтен дөньяга танылгач, күпләр балаларына шул исемне куярга тырыша. Хәзер мин әниемне кинода гына күрә алачакмын. Менә Казанга Алматыдан аның 40 гын үткәреп килдем, дип авыр кичерешләрен белдерде Олжас Сөләйманов. Татарстан башкаласыннан ул яшәү урыны Парижга юл алачак.

Инде әйтеп узганыбызча, Сөләйманов Казанда тәүге тапкыр түгел. Мин монда булуыма һәрвакыт шат, диде. Менә әле бу юлы Пирамидада итле бәрәңге бәлеше ашаттылар. Ә бездә казакъларда бәлешне ит белән генә бирәләр. Шуңа күрә икенче килүемә иттән генә торган бәлеш белән сыйларбыз дип, вәгъдә дә бирүләрен әйтеп шаяртып алды. Татарстан һәм Казакъстанны бергә чагыштырып тотрыклы үсүен, бар халыкларның да аңлашып яшәве белән гел кызыксынып сораулар бирүләрен әйтеп узды.

“Гасырлар буена менә шундый баланс булдырылган да инде. Без елдан- ел төрле мәдәниятләрнең үзара йогынтысын үстерә барабыз. Ул безнең бердәмлегебезне сакларга ярдәм итә. Менә бу аралашу үрнәкләре, тынычлык үрнәкләре бөтен кешелеккә кирәк булачак. Менә мин үзем Халыкара ЮНЕСКО оешмасында эшлим. Мин беләм дөнья мондый мисалларга мохтаҗ”,- диде Олжас Сөләйманов.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG