Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия акчасына гына көн күреп буламы?


1 октябрь Татарстанда Өлкәннәр көне билгеләп узыла. Шул уңайдан инде 2004нче елдан бирле республикада ункөнлек тә үтә. Елына бер тапкыр, шул 10 көн дәверендә генә булса да әби-бабайларга азмы күпме игътибар күрсәтелә. Ләкин араларында онытылып калучылар да шактый. Аеруча караңгы авылларда ялгыз яшәүче әбиләргә игътибар җитеп бетми. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпләре бу көнне бушка мунча кереп, чәч кистереп калырга тырыша.

Читтән ярдәме булмаган Русия пенсионерлары бүген очын-очка ялгап яши. Елына бер килә торган Өлкәннәр көнен алар түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу көнне генә булса да бераз кадер хөрмәт күрсәтелә. Кайда шунда эш урыныннан күчтәнәч биреп куялар, кайда тәбрикләмә җибәрәләр. Ләкин өлкәннәр беренче чиратта иң зур ярдәм ул пенсия акчасын күтәрү булыр иде диләр. Дүшәмбе көнне Казанда ачылган Өлкәннәр көне ункөнлегендә Идел буе районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе 71 яшьлек Ольга Мурзаева:

Яшәве бик авыр, чөнки пенсия бик аз. Шуңа бәйрәмнәргә конфет алырга, концерт карарга булса да киләбез. Кайвакыт ипи алырга да акча булмый.

Бүген Татарстанда пенсия яшендәге 900 мең пенсионер яши. Аларның уртача пенсияләре 3 мең тирәсе. Ул акчаның да күп өлеше фатир түләүләренә китеп бара икән. Шуңа олылар ялга чыккач та эшләү ягын карый. Бу хакта Татарстан эш, мәшгульлек һәм социаль ярдәм күрсәтү министры Айрат Шәфыйгуллин:

Агымдагы елның ярты елында республиканың мәшгульлек үзәгенә 600дән артык пенсия яшендәге кеше эш сорап мөрәҗәгать итте һәм аларның 116сы хезмәт урынлы булды.

Министр Айрат Шәфыйгуллин олыларны эшкә урнаштыруны, аларның хәтта яңа һөнәр үзләштерүләрен зур горурлык итеп сөйли. Өлкәннәр исә киресенчә кимсенә. Казанда яшәүче Сәидә Аппакова:

Хөкүмәтебез тарафыннан аз булса да пенсияне арттырырга кирәк. Менә минем 48 еллык стажым бар, ә пенсиям 2 мең 800. Ул акчага яшәп булмый, кызларым булыша. Ә бөтен кешенең дә балалары ярдәм итә алмый.

Пенсионер Сәидә Аппакова әйтүенчә, хәзер бары балаларыннан ярдәм булган пенсионерлар гына кадер хөрмәт күреп яши. Ләкин балаларыннан игътибар булмаганнар да шактый. Хәзер республикада 4 мең картлар интернат йортларда яши. Тагын 500дән артык әби-бабай интернатка урнашу өчен чират көтә икән. Ялгызларның күпләре фатирларын биеп тә картлар йортларына китә.

Республика һәм шәһәр хакимияте вәкилләре дә ялгызларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә дип сөйлиләр. Өлкәннәр көнендә дә төрле чаралар каралганын әйтеп киләләр. Әмма бу чараларның күпчелеге шәһәр җирлегендә уза. Казанда Өлкәннәр ункөнлегендә ялгызларга һәм авыруларга йорт җирен җыештырырга булышачаклар, җиләк-җимеш алып барачаклар, өйләрендәге электр чыбыкларын ремонтлыячаклар икән. Шәһәр җитәкчелеге һәр хәлдә шулай дип белдерә. Дүшәмбе көнне бәйрәмдә ветераннарга концерт күрсәтелде, бер кап конфет бүләк ителде. Бу кечкенә генә чара да алар өчен зур сөенеч булды.

Ә менә караңгы авылларда бер-икешәр яшәп калган әби-бабайлар, ялгызлар, авырулар да әле бихисап. Аларга бу игътибарның барып җитүе, билгеле, бик шикле.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG