Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда уен автоматлары яңа форма ала башлаган


Уен автоматларының яңа форма алып шәһәр халыкның кесәсен бушата башлавын безгә Казан егете әйткән иде. Аның танышы күп кенә сумма акчасын шунда калдырган. Ул үзенең кем икәнен әйтергә кушмады. Шуннан без Казан шәһәр хакимиятенә шалтыраттык, уен автоматларының тыючы канунны читләтеп үтеп, яңа алымнар белән шәһәрнең төрле почмакларында ачыла баруларын беләсезме, дип сорадык. Узган айда 20 меңгә якын акчасын калдырып чыккан кеше турында да әйттек. - Әйе, бар андый проблема. Хәзер уен автоматлары түгел, ә интернет уен клублары эченә яшеренделәр. Аларны тиз генә җавапка тартып булмый. Монда Казан хакимитенең катнашы юк, моның белән башка органнар шөгыльләнә. диде Казан мэриясенең матбугать үзәгеннән Ләззәт Хәйдәров. Бу эш белән Татарстанның эчке эшләр минисрлыгының икътисадый җинаятьләр буенча җаваплы бүлеге шөгыльләнә. Алар исә без шалтыраткач, сүзләре кыска булды. Яңа ачылган интернет уен клубларын тикшереп чыгабыз диделәр Хәзер инде башкаланың Чехов базары кырыенда ачылган интернет уен клубында узган айда 20 мең акчасын калдырып чыккан егеткә күчик. Ул үзенең кем икәнен әйтмәскә, тавышын үзгәртеп бирүне теләде. Чөнки ул билгеле кеше, көйләр яза һәм аңа бу хакта сөйләве дә кыен. - Интернет клуб дип язылган иде ул… Аннан үзенең ни өчен һәм ничек уен автоматы кармагына эләгүен сөйләп китте. - Чехов базары кырыенда, минем тора торган йорт каршында ук ул. Элекке уен клубларыннан әллә ни аерылмый, бары зур автомат урынына компьютер мониторы куелган. Сакчычысы да, акча алып торучысы да бар. Казанда менә бу интернет уен клублары эле яңа арта башлады диләр шәһәр халкы. Уен уйнарга Кама Аланына кадәр баруны халык файдасыз күрә, ул монда. үзенең ишек алдында акчаларын җилгә очыра аннан инде нишләргә белми йөри. Уен автоматлары, бурычка акчага батып азартка кереп китү проблемасы Казанда беткән кебек иде, хәзер менә башка юллар белән үзенең тамырын җәя башлады. Әлегә ул санаулы урыннарда гына, ләкин интернет уен клублары артуга бара һәм кесәләрен бушатып чыгучылар да ишия ди шул ук 20 мең оттырган егет. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG