Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев Казанда Русия Ислам университетында булды


Дүшәмбе көнне Казанга Русия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев килде. Әлеге сәфәргә әзерлек республикада инде күптәннән барды. Вице-премьер Дмитрий Медведевны һава аланында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтән башлап барлык республика һәм шәһәр җитәкчеләре каршы алды. Көндә килә торган кунак түгел шул. Казан урамнарында да бүген тәртип саклаучылар бермә-бер артты.

Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Медведев беренче чиратта Татарстанга мәгариф өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә килгән дип билгеләнде. Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың да килүе бу хакта сөйли. Мәгариф дигәндә, Ислам дине белем бирү өлкәсе күздә тотылды. Шуңа Русия Ислам университетында инде бу очрашуга әзерлек күптән барды. Татарстанга узган атнада Халыклар Корылтаена килгән Президентның Идел буе Федераль округы вәкиле урынбасары Владимир Зорин ул чакта республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый белән дә очрашып сөйләште. Һәм нәкъ Русия Ислам университеты тирәсендәге проблемаларны ачыкларга тырышты.

Медведев да сәфәре барышында беренче чиратта Русия Ислам университетында булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озата йөрде. Анда шулай ук Казанның дини һәм дөньяви белем бирү йортлары, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге катнашты. Дмитрий Медведев Русия Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр комиссиясе рәисе сыйфатында катнашты. Очрашуда дини уку йортларына дәүләти диплом бирү мәсьәләсе күтәрелде ди Русия Ислам университеты җитәкчесе Рафикъ Мөхәммәтшин:

Дин дәүләттән аерылганга, дини уку йортларында дәүләт диплом бирү мөмкинлеге юк. Бу Ислам уку йортларына гына карамый.Ә христианнарга да кагыла. Анда укыган студентларның белемнәре никадәр югары булса да дәүләт диплома ала алмыйлар иде, шуңа күрә “Белем бирү” турындагы федераль канунга төзәтмәләр кертү турында сүз бара. Анда дини уку йортларының кайбер программаларына аккредитация уздыру истә тотыла. Уку йорты үзе дини булып кала, әмма тарих, фәлсәфә кебек кайбер фәннәргә дәүләт дипломы бирү карала.

Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин әйтүенчә, вице-пермьер Дмитрий Медведев моңа кадәр инде Мәскәүдәге праволав дини уку йортында булып алар фикерен тыңлаган. Русия Ислам университетындагы очрашу турында Рафикъ Мөхәммәтшин:

Медведев безнең укучылар белән сөйләште һәм үз фикерен әйтте. Ул РИУны Русиядәге иң алдынгы мөселман уку йорты дип әйтте.

Рафикъ Мөхәммәтшин белдерүенчә, әлеге сәфәр нәтиҗәсендә киләчәктә Русия тарафыннан Ислам университетына игътибар тагын да артырга тиеш. Инде быелдан ук Ислам мәгарифе һәм мәдәнияте үсеше фонды төзелгән. Аның нигезендә, акча алучылар да бар. Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин :

Русия Хөкүмәте мөселман уку йортларына ярдәм итә башлады. Акча мәсьәләләре өлешчә хәл ителә башлады.

Рафикъ Мөхәммәтшин әйтүенчә, киләчәктә шәкертләргә ике - дини һәм дәүләти диплом алу мөмкинлеге бирелсә бу инде алга китеш булачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG