Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт Думасы төбәк милли компонентына каршы чыкты


Чәршәмбе көнне Русия Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертүне кабул итте. Аерым алганда, мәктәпләрдә бердәм федераль стандартны гына калдырып, төбәк милли компонентын бетерүне депутатлар раслады. Милли республикалар соңгы көнгә кадәр, Дума депутатлары бу канунны кабул итмәс дә өметләнде. Ләкин 290 депутат канунны раслап тавыш бирде, бары 43 генә каршы чыкты.

Русия Дәүләт Думасында милли-төбәк компонентын алып ташлау турындагы канунның кабул ителүен Татарстана белми дә калдылар. Депутатларны да, җәмәгать эшлеклеләрен дә бу гаҗәпкә калдырды. Чөнки милли республикалар, мәсәлән Татарстан, Башкортстан бу канунга каршы чыгып Дәүләт думасына мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Һәм аларның фикерләре искә алыныр дип уйладылар. Чынлыкта алай булып чыкмады.

Татарстан мәктәпләрендә милли-төбәк компоненты нигезендә татар теле һәм әдәбияты, татар һәм Татарстан халкы тарихы, Татарстан географиясе, сәнгате һәм тагын кайбер фәннәр өйрәтелә. Хәзер яңа канун кабул ителгәч, милли телне, традицияләрне, җирлекне өйрәнүгә мөмкинлек бирә торган фәннәрне нинди язмыш кетәр билгесез. “Газета.ру” сәхифәсе язуынча, яңа канунда исә мәгариф оешмалары төбәк һәм милли үзенчәлекләрне истә тотып программаларны булдыра алачак. Ләкин Русиядә барысын да мәҗбүриләп кенә эшләп булуы мәгълүм. Димәк бу канун милли белем алуга аяк чала булып чыга.

Татарстан җәмәгатьчелегенә канун кабул ителү турындагы мәгълүмат әле ишетелә генә башлады. Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев:

Бу бик хәвефле хәбәр. Бер мөрәҗәгать җибәргән идек. Әгәр канун проектына Русия субъектлары Парламентының 3тән бер өлеше каршы чыкса, ул канун алдагы хәрәкәттән туктатыла һәм килештерү комиссиясе төзелә. Менә бер ай эчендә безгә дистәдән артык республика Парламентларыннан безнең мөрәҗәгатебезне яклап хәбәрләр килде. Алар карарлар кабул иткәннәр. Әле бүген генә Дагыстаннан килеп төште. Аңа кадәр Свердлау, Краснодар, Төньяк Осетия, Чуашстаннан килгән иде. Әмма Русия Дәүләт Думасы гомердә булмаганча, бу канунны кабул итүне ашыктырды. Республика Парламентларына бу канун өлгесе хакында бернинди хәбәрләр дә җибәрелмәде, бернинди Парламент тыңлаулары да булмады. Бу безне гаҗәпкә калдыра һәм Русия Дәүләт Думасының сайлаулар алдыннан шундый адымга баруы халыкны гаҗәпкә калдыра. Әле бүгенге көндә канун өлгесенең чын тексты белән таныш түгел. Ул безгә килеп җитмәде. Русия Президенты аңа кул куйганчы ул безгә килеп керер дип уйлыйбыз һәм аннары без үз фикерләребезне ишеттерергә тырышачакбыз.

Укытучыларның белемен камилләштерү, ягъни Мәгарифне үстерү институты җитәкчесе Рәис Шәйхелисламов:

Бу компонентны булдырмыйча бер генә төбәк тә үз милли сәясәтен алып бара алмыячак. Бу юнәлештә 15 елда күп эш алып барылды. Мәктәпләр төзелде, укытучылар әзерләнде, методик программалар эшләнде. Гомумән барысы да җайга салынды. Һәм кинәт кенә аны алып куя зур эшкә аяк чалу дигән сүз. Һәм минемчә без берәр юлны табарга тиешбез, бу юнәлештә эшлибез. Ничек кенә булса да милли төбәк компонентын тормышка ашыруның чараларын табарбыз дип уйлыйм.

Мәгарифне үстерү институты җитәкчесе Рәис Шәйхелисламовның фикерләренә кушылып Русиядәге мәгарифне үстерү институты ректоры Фарис Харисов:

Сыйныфтан тыш эш өчен 1 сәгать вакыт бирелә. Димәк аларны куллану мөмкин кирәк милли төбәк компонентны укыту өчен.

Милли төбәк компонентын алып ташлау кануны кабул ителсә дә, милли республикалар әллә уянып җитә алмый, әллә инде асылына төшенми, әлегә тынычлык хөкем сөрә. Һәрвакытта милли юнәлештә берәр проблема килеп чыкса, беренче булып Татарстан аваз сала иде. Бу юлы да күрәсең татарларның уянганын көтәләрдер.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG