Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша гәскәриләрен Гыйрактан чыгарырга уйлый


Польшаның яңа премьер-министры Дональд Туск, бүген ил гаскәрләренең 2008 елда Гыйрактан чыгарылу планлаштырылуын раслады. Туск бүген парламентка бу вазыйфада беренче мөрәҗәгатен ясады. Туск гаскәрләрнең кайсы вакытта чыгачагын әйтмәде, әмма 2008 елда алар чыгарылып бетергә тиеш, диде. 2003 Польша АКШның Гыйрактагы хәрби опперациясенә теләктшлек белдергән иде. Польшаның Гыйракның көн ягында бер меңгә якын гәскәрие бар. Таск шулай ук, Польша Әфганстандагы бер меңнән артык гәскәриен шушы илдә калдырачак, диде.
XS
SM
MD
LG