Бу яңа юл Гаврилов һәм Чуйков урамнарын 1000 еллык күпере белән турыдан- туры бәйли. Әлеге юл ачылмаса, шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миннеханов гадәти автобуска кайчан утырып йөрер иде икән. Бу чара Казанда яңа транспорт челтәрен булдыруда шәһәргә алынучы 1000- нче НЕФАЗ автобусын тәкъдим итү дә булды. Соңгы бер ел эчендә башкала юллары рәткә керә башлады, дип сөйли халык. 23 нче декабрь көнне булган чара вакытында да шәһәр башлыгы Илсур Метшин:
“Киләсе елда да юл төзелешен финанслауны быелгы дәрәҗәдә калдырып булса ярар иде”,- дип белдерде. Казанда Чистай юлы озынайса, Чистай шәһәре боз сарайлы булды. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, анда булып, әлеге бинаны карап чыкканнан соң, республикада хәзерге вакытта тагын шундый алты Боз сарае төзелүен искә алды.