Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан мөселманнары Путин өчен” дигән хәрәкәт тә пәйдә булды


Казанда “Татарстан мөселманнары Путин өчен” хәрәкәте оешты. Җыелыш “Иман” мәркәзенең ел саен уза торган корылтае кысаларында узды. Мөселманнар барысы да бу фикерне яклыймы?


Бу җыелыш Тукай урамындагы Галимҗан Баруди йортында узды. Анда “Иман” мөселман мәдәнияте мәркәзе урнашкан. Мәркәз үзен бәйсез, иҗтимагый оешма дип атый. Тик анын лидеры - мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб. Җыелыш “Иман” мәркәзенең ел саен уза торган корылтае кысаларында кичке алтынчы яртыда башланды. Мөселманнар барысы да бу фикерне яклыймы?

Яңа хәрәкәтнең якындагы планнарын да хәзергә әйтеп булмый. Хәрәкәтне оештыручы галим Наил Гарипов тараткан белдерүендә сайлауларны телгә ала. Ул мөселманнар киләчәген Владимр Путин курсын дәвам итүдә күрә. Аны безнең Президент дип атый. Шунысы билгеле, Владимир Путинның рейтингы югары. Бу аның каршында ләббәйкә әйтергә теләүчеләр арасында чын-чынлап ярыш тудырды. Инде “Наши”, “Молодая Гвардия” яки “Мы - за Путина” кебекләр янына Казандагы “Татарстан мөселманнары Путин өчен” дигәне кушылды. Ни өчен Путинны яклау, башкаларны түгел? Бу турыда сорауларны без “Иман” мәркәзе җитәкчесе Вәлиулла Ягъкубтан сорадык.
"Путин чорында кануннар мөселманнарга йөз белән борылды. Яулык белән паспортка фотога төшергә ярый. Мәдрәсәләргә дәүләт аккредитациясе бирелде. Мәгариф министрлыгы гарәп телен укытуны рөхсәт итте. Шулай ук беренче тапкыр мәчетләргә федераль үзәктән ярдәм килә башлады. 500 ел эчендә мондый игътибар булмаган иде. Без Путин китсә дә, аның эше дәвем итүен телибез. Аның чорында мөселманнарны утырту булды, диләр. Әмма алар үзләре гаепле, хәнәфи мәзхәбендә булсалар, проблема булмас иде," диде мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб.

XS
SM
MD
LG