Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Бу көннәрдә, 2007 ел ахыры якынлашканда атналык гәзитләр соңгы саннарын бигрәк тә зур игътибар һәм тырышлык белән чыгара.


Гыйнварь башында әлге генә тәмамланган әбүнә компаниясе, басмаларга язылу вакытында теге яки бу гәзит-журналны алдыручылар белән яңа очрашулар көтә. Соңгы арада популярлашып киткән “Безнең гәҗит” басмасының иң соңгы саны 28 декабрьдә, ягъни гадәттәгече чәршәмбе көннәрендә түгел, ә елның соңгы җомгасында дөнья күрәчәк. Ә менә “Безнең гәҗит”нең 19 декабрьдә чыккан санына күзәтү тәкъдим итәбез.

“Безнең гәҗит”нең бу саны да көн үзәгендә, иң актуаль темаларга багышлана. Әйтик, Корбан бәйрәме, Татарстанда һәм Русиядә милләт һәм мәдәният хәлләре, әхлакый һәм социаль тормыш турындагы темаларга урын бирелгән. Газетаның беренче битендә басылган төсле фоторәсемнәр гадәттәгечә бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. Әйтик, “Баерга теләсәң дәвачы бул..” дигән башисем астында Кашпировский, Чумак, Егоров, Сандаков, Грабовой кебек күрәзәчеләргә ышануга багышланган мәкаләгә юл күрсәтелгән. Шунда ук өченче биттә басылган “Бәяләр хезмәт хакын бәреп ега” дигән мәкаләгә анонс та бирелә. Габдулла Насретдиновның “Экстремист кем?” язмасы кайбер мөселман китапларының экстремизмда гаепләнүе, шул ук вакытта чын экстремизмга тиешле бәя бирелмәве турында.

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Файзрахмановның бөтендөнья татар конгрессының корылтайның нәтиҗәлелеге турында болай дип яза: “Казанга җыелып сөйләшүгә, иртәгә ни дә булса үзгәрер, дип уйлау беркатлылык булыр иде. Бүген татарның дәүләтчелеге юк, телебезне кысалар, милләтебез бетә, дип лаф орып утыру да, минемчә, урынсыз. Әлбәттә, шартлар идеаль түгел, кызганыч, дәүләтчелегебез югалган. Якын арада аның торгызылачагына да ышаныч юк. Иртәгәдән татар теленә ихтыяҗ тудырырлык шартлар булдырылыр дип тә әйтеп булмый. Әлбәттә, көрәшергә, тырышырга, бәхәсләшергә, үзеңнең хаклыгыңны исбатларга, даулап алырга кирәк. Әмма һәркем эшне үзеннән башласа, мин ата-бабаларыбыз телен саклап калу, милләтем өчен нәрсә эшләдем, дигән сорауга җавап эзләсә, хәл үзгәрер иде. Һәркем татарлыгын онытмаса, эшне гаиләсеннән башласа, балаларында татар рухы тәрбияләсә, безнең дәүләтчелегебезгә дә күп калмас. Без күрмәсәк, киләчәк буын күрер чын татар дәүләтен. Әмма, балаларыбызда милли рух тәрбияләп, аңа бүген нигез салына” диелә мәкаләдә. Ахырда исә Илфат Файзрахманов милли яшәешне алып баруда фин татарларын үрнәк итеп куя.

“Безнең гәҗит” нең 50 санында “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар да басылган. Әйтик, Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал, профессорлар Надир Дәүләт, Илдар Низамов, журналистика һәм социология факультеты җитәкчесе Василь Гарифуллин катнашлыгында Казан университетында үткән очрашуда яздырып алынган түгәрәк өстәл сөйләшүе урын алган.

Шулай газетада Конгрессының 4 корылтае делегатларының татар һәм башкорт халыкларына мөрәҗәгатнең тексты да басылган. Аның ахырында редакциянең аңлатмасында бу мөрәҗәгатенең беренче проектындагы чамадан тыш каты һәм кискен сүзләргә игътибар ителә. Редакция изге ният белән ясалган белдерүләр, кискен сүзләр әйтүне хаҗ сәфәрендә Мина тавында шайтанга атылган таш белән чагыштыра. “Кайвакытта “шайтанга” тиясе ташлар, икенче мөселманга эләгеп, аны яралый. Менә татар-башкорт проблемасы да үтә нечкә. "Ни сәбәптәндер, Корылтайның әлеге мөрәҗәгатенең беренче варианты нәкъ менә шул таш белән шайтан куу кебек килеп чыккан иде” диелә Безнең гәҗит редакциясенең аңлатмасында.

Хәер, милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә чын мөселманча итагатьле булу, башка милләтләргә яки үз милләттәшләреңә, дин кардәшләргә каты бәрелмәү ислам дөньясының гадәте һәм таләбе. Газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга иҗтимагый-сәяси эчтәлекле, гыйбрәт алырлык хәлләр, татар эстрадасы йолдызлары тормышы турында мәкаләләр урын алган.

XS
SM
MD
LG