Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Кыргызстанда тоткарланган 11 активист азат ителде


Бишкәк шәһәр мәхкамәсе тоткарланган 11 хокук яклаучы активистны азат итте.
Кыргызстан башкаласының Беренче Май район мәхкамәсе аларны хөкүмәткә каршы урам җыенында катнашкан өчен 5-7 көнгә тоткарлау турында карар чыгарган иде.
Бу эшне мәхкамәдә карау дүшәмбе көнне дәвам итәчәк. Әгәр элекке карар өстенлек алса, алар яңадан тоткарланырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG