Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнуарда камаллылар Мәскәүгә барса, гафурыйлылар Казанга килә


“Гастролебезнең беренче көнендә Татарстан, Башкортстан, Русия халык артистлары Фидан Гаффаров белән Нүрия Ирсаеваның театрлаштырылган тамашасы булачак. Бу театрлаштырылган тамашада алар баш рольләрдә уйнаган спектакльләрдән “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Тапшырылмаган хатлар”, “Галия”дән өзекләр күрсәтеләчәк. Анда академия театрының бөтен коллективы катнаша. Шуның белән без башлап җибәрәбез”,- диде Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан дәүләт академия драма театры мөдире ярдәмчесе Римма Зәйнуллина.
Бу тамаша гыйнуарның 17-сендә Камал театрында булачак. Уфалар Казанны яуларга, бу очракта Татарстан тамашачысы күңелен кабат яуларга килә. Ике елга бер тапкыр була торган дустанә сәфәрләреннән аермалы буларак, монсында гел премьералар гына күрсәтеләчәк. “Кодача” музыкаль комедиясе, “Эх, күгәрченкәйләрем” мелодрамасы, “Гомер алда әле…” драмасы, “Мулла” драматик хикәясе, “Кәккүк оясы” психологик триллеры да театрның соңгы елдагы иҗат җимешләре. Тагын шунсын да әйтергә кирәк, “Кәккүк оясы” Русия театрларының “Алтын маска” бүләген дә дәгъвалаячак. Аңынчы Гафурилылар Казан тамашачысы алдында имтихан тота. Римма Зәйнуллина әйтүенчә, монда тамашачы театр сәнгатенә бик-бик таләпчән. Гастрольләр гыйнуарның 23-нә кадәр дәвам итәчәк.
Нәкъ шушы вакытта ук дип әйтерлек Мәскәүнең “Малый театр”ында үзенең иң яхшы әсәрләрен күрсәтәчәк Камал театры артистлары, Русия башкаласындагы гастрольләрен төгәлләп, Уфаларның яңа иҗат җимешләре белән танышу, соңгы 3 спектакльне карау өчен, Казанга кайтып җитәргә тырышачак. Бу хакта Камал театры мөдире Шамил Закиров белдерде. “13-нән 20 гыйнуарга кадәр булачак Мәскәүдәге спектакльләргә билет сатылуга килгәндә исә, бүгенге көндә “Зәңгәр шәл”гә сорау зур, шимбә көн булганга Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү”гә, гастрольләрне ябуда күрсәтеләчәк “Гөлҗамал”га алалар. Әле вакыт бар аншлаг булуына шик юк”,- диде ул.
Камал театры гастрольләре вакытында театр белгече Борис Поюровскийның “Океандагы утрау” дигән китабы тәкъдим ителәчәк. 50 елга якын Камал театры эшчәнлеген күзәтеп барган авторның бу китабы театрның бәйрәмнәре һәм көндәлек тормышы турында.
Бәйрәм ашы кара каршы дигәннән, “Малый театр”ның күптән инде Русия калаларына чыкканы булмаган. “Малый театр” Русия төбәкләренә омтыла. Гастрольләр белән күптән чыкканнары юк иде. Киләсе елның июнендә алар Казанга киләчәк”,- диде Шамил Закиров.
Театрлар тормышындагы вакыйгаларга багышланган мәтбугат очрашуы вакытында сүз Кәрим Тинчуринның тууына 120 ел тулуга багышланган кичә турында да булды. Бу чара 27 декабрь кичендә Камал театрында булачак. Күренекле драматург, артист, режиссерның “Сүнгән йолдызлар“, “Американ”, “Хикмәтле доклад”, “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл” әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Тамашачылар Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Әхмәровадан, Тинчуринны халык дошманы итеп гаепләгәч, аннан баш тартуын таләп иткән сорау алуны дә күрә алачак. Бу тетрәндергеч вакыйгадагы образны артист Алсу Гайнуллина уйнаячак.
XS
SM
MD
LG