Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Гыйракка килде. Татулык урнаштыру нияте белән


Кондолиза Райс (с) Һөшияр Зебари белән:
"Безнең уртак мәнфәгатьләр бар."
Кондолиза Райс (с) Һөшияр Зебари белән: "Безнең уртак мәнфәгатьләр бар."

АКШ президенты Джордж Буш белән Якын көнчыгыш илләрендә йөргән дәүләт секретаре Кондолиза Райс сишәмбедә алдан игълан ителмәгән сәфәр белән Багдадка килде. Гыйрак рәсмиләре белән очрашып, ул илдә татулык урнаштыру тырышлыкларын көчәйтергә чакырды.


Райс ханым Багдадка Бушның соңгы тукталышы - Согуд Гарәпстаныннан килде. Килү белән ул Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики һәм тышкы эшләр министры Һөшияр Зебари белән сөйләшүләр үткәрде. Соңыннан үткән матбугат ошрашуында күргән-ишеткәне белән канәгать калуын әйтте.

"Соңгы тапкыр монда булганнан соң бер ай вакыт үткән, мин сәяси тәрәкъкыятнең дәвам итүен күрдем. Хәзер моңа халык үзе катнаша. Экстремист, террорчы, чит ил сугышчыларына каршы күтәрелгән кешеләрне күреп була", диде дәүләт секретаре.

Ак йорт сүзчесе Гордон Джондро Райс сәфәренең максатын, илдә солых урнаштыру тырышлыкларына теләктәшлек белдерү, Гыйрак парламентын тиешле кануннар кабул итергә өндәү, дип аңлатты.

Хәзер Гыйракта чагыштырмача тотрыклылык урнашты дип санала. Әмма Вашингтон, бу тынычлык вакытлы булырга мөмкин, ди һәм шушы форсатны илдәге төрле милли һәм дини төркемнәр арасында татулык урнаштыру өчен кулланып калырга ашыга.

Сүз хакимияткә хәзер менеп утырган шыгыйлар, Сәддам чорында хакимияттә булган сөнниләр һәм көрдләр арасында татулык урнаштыру турында бара.

Бу тарафтан кайбер гамәлләр башкарыла да. Шимбә көнне Гыйрак парламенты Сәддамның Баатһ партиясе әгъзаларына хөкүмәт эшләренә кайтырга рөхсәт иткән канун кабул итте.

Хәзер Вашингтон тагын берничә канунны алга сөрә, шул исәптән, җирле сайлаулар һәм Гыйракның нефть һәм газ ятмаларын илдәге төрле милли һәм дини төркемнәр арасында бүлешү турында.

Журналистлар белән очрашу вакытында Райс ханым, Гыйрак һәм Кушма Штатлар озак вакытка партнерлар булып калачак, диде.

"Гыйракның демократик рәвештә сайланган хөкүмәте һәм Кушма Штатлар, ике ил арасында озын мөддәтле мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип килеште. Безнең озын мөддәтле уртак мәнфәгатьләр бар. Шуларның иң мөһиме – үзен үзе сакларлык бердәм Гыйрак булдыру", диде дәүләт секретаре.

Кондолиза Райс бүген үк кире Согуд Гарәпстанына китә һәм Буш белән бергә Якын көнчыгыш сәфәрен дәвам итеп, Мисырга юл тотачак.
XS
SM
MD
LG