Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаилә елында парларны өйләнешергә өндәргә җыеналар


Министрлар Татарстанда гаилә елын үткәрү планнары белән уртаклаша
Министрлар Татарстанда гаилә елын үткәрү планнары белән уртаклаша

Сишәмбе көнне хөкүмәттә 4 министр һәм президент киңәшчесе журналистлар алдына чыгып, гаилә елына булган планнар белән уртаклашты.

Татарстанда бу максатка күпме акча тотылачагы әле әйтелмәде, чөнки план әле финанслар белән ныгытылмаган. Әмма финанслар үткән хәйрия елында тотылган күләмдә булыр, дип уйланыла.

Хөкүмәт вәкилләре гаиләнең абруын күтәрү максатында төрле яклап эшләр башкарырга җыена. Мәсәлән, өйләнешмичә яшәүче парларга рәсми төстә гаилә корырга дигән аңлату эшләре алып барырга уйлылар. Мәгәриф министрлыгы ятим балалар тәрбиялүәче гаиләрне табып, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә уйлап тора, спорт министрлыгы да физик сәләмәтлекне үстерүче гаиләләрне барлыячак, аларга игътибарны юнәлтәчәк. Хезмәт һәм мәшгуллек министрлыгы, хезмәттә уңышка ирешкән нәселне эзләп табачак. Сәләмәтлек саклау министрлыгы гаилә елында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга җыена.
Журналистлар алдында чыгыш ясаган Татарстан президентының социаль мәсьәләләрне багучы киңәшчесе Татьяна Ларионова, алдагы ел үткән Хәйрия елы кебек үк, уңышлы булыр дип белдерде. Татарстанның бу юнәлештәге эшчәнлеген күрше төбәкләрдә дә өйрәнгәннәр икән.

Аерым алганда, гаилә елында аз керемле гаиләләргә, инвалид балалар үстерүчеләргә, ата-анасыз калган балаларга, хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булучыларның гаиләләренә , сәләтле балаларга ярдәм итү кебек чаралар күз алдына тотыла.

Татарстан президентының гаилә елын үткәрү турындагы фәрманы узган ел азагында чыккан иде. Аның нигезендә чаралар планын Республиканың Хәйрия эшләре шурасына тормышка ашырырга йөкләнелде. Татарстан президенты фәрманы белән хөкүмәткә, министрлыкларга, федерал оешмаларының Татарстан бүлекләренә, район һәм шәһәр хакимиятләренә гаилә елында эшләнәчәк эш планын төзү кушылган булган.

Татарстан президентының киңәшчесе Татьяна Ларионова әйткәнчә, чаралар планы төзелсә дә, ул финанслар белән әле ныгытылмаган. Планны финнанслар министрлыгы әле расламаган. Бу мәсьәлә 7-10 көннән хәл ителәчәк икән, шуннан соң ул план Татарстан президенты карамагына җибәреләчәк.

Гомум алганда, гаилә елының максаты демографик хәлне яхшырту диелә. Туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк була башлаган инде. Үткән елда Татарстанның Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Балтач районыннарында балалар күбрәк туган.
XS
SM
MD
LG