Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске ятмаларда нефть янә җыела ала


Күптән түгел генә американ биржасында бер мичкә (баррель) нефть 100 долларга сатылып алды. Хәзер бу сан 90 тирәсенә төшсә дә, нефть бәяләренең шулай тарихта булмаган югарылыкка күтәрелүе, шушы мөһим табигый байлык тагын күпмегә җитәр, алдагы буыннарга калырмы, дигән сораулар уятты. Нефть яңартылмый торган чималга керә, әмма шуңа да карамастан, хәлләр алай ук яман түгел диючеләр бар.


Нефть бәясенең соңгы елларда эзлекле рәвештә үсүен гадәттә аңа ихтыяҗның кискен артуы белән аңлаталар. Кушма Штатлар, Европа, Япония кебек эре кулланучылар рәтенә хәзер ифрат зур тизлек белән үсә барган Кытай һәм Һиндстанның да икътисады баса. Әлегә билгеле булган нефть кырларының дөньядагы бар шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү мөмкинлекләре кими. Тагын берничә дистә елдан җирдә нефть калмаячак дигән пошманлы сүзләр ишетелгәли.

Русиядәге кайбер белгечләр, андый куркулар нигезсез дип исәпли. Иске һәм инде эшкәртелеп беткән саналган ятмаларда да янә нефть җыела ала, ди мисал өчен, Нефть һәм газ проблемалары институты белгечләре.

Җир кабырчыгы катлы бәлешне хәтерләтә, диләр алар. Монысы инде әллә ни зур яңалык түгел. Яңа фикер исә шул - төрле катларның йомшаграклары арасында сыеклыклар, шул исәптән нефть тә бар, һәм вакыт-вакыт булып тора торган тектоник селкенүләр нәтиҗәсендә сыеклыклар бер бушлыктан икенчесенә дә агып чыга ала.

Җир кабырчыгындагы катлар асылда туктаусыз хәрәкәттә, алар бер күтәрелә, бер төшә, ярыклар пәйда була һәм шулар аша яңа оешкан бушлыкларга башка урында җыелып торган сыеклар агып чыга.

Тектоник киеренкелек бик зур булган очракларда андый агып чыгулар да күләмле булып, бик еракка җәелә ала. Сыекчаларның шулай хәрәкәт итүе өстән аска гына түгел, бер дәрәҗәдә дә, астан өскә дә була ала, ди шушы күренешне өйрәнүчеләр.

Әлбәттә, җир кабырчыгындагы бар сыекча матдә дә нефть була алмый. Әмма нефть ятмалары булган урыннарда аның да бер бушлыктан икенчесенә күчеп йөрүе табиги. Ягъни нефтьчеләр инде бер кырны тәмам эшкәртеп, аннан бар нефтьне суырып алганнан соң да, киләчәктә анда яңасы агып чыга ала дигән сүз.

Мәскәү белгечләре бу уңайдан мисал итеп Татарстанның Ромашкин ятмасын китерә. Бүгенге көндә анда табылган нефть күләме алдан фаразланганнан инде күптән артып киткән. Фаразлар исә Татарстандагы нефть кырларының инде бушады, анда әллә ни күп нефть калмады дигән фикергә нигезләнгән булган.

Татарстан нефтенең даны сугыштан соңгы елларга һәм социализм котырып чәчәк аткан совет чорына туры килде. Хәзер инде Татарстан зур байлыклар белән мактана алмый. Татнефть ширкәте Татарстанда чыгарган нефтьнең 65% иске ятмалардан ала. Әмма анда "нефть инде бетә, бетә" дип килсәләр дә, соңгы 25 ел эчендә нефть коелары алай ук саекмаган кебек күренә.

Ромашкин кырында хәтта инде кипкән дип саналган нефть коеларында да янә су катнаш нефть күренә башлаган. Мәскәү галимнәре моны үзләренең фаразлары дөрес булуын раслаган бер мисал итеп күрә, һәм нефть әлеге бушлыкларга Уралалды катламыннан килә ала дип исәпли.

Галимнәр, элекке ятмаларны яңадан тикшереп чыгу, зур акча сарыф итеп яңаларын эзләүгә караганда кулайрак булып чыга, дип белдерә.

Бар диярлек нефть байлыкларын, һәрхәлдә зур өлешен совет системасын аякта тотуга әрәм иткән Татарстан һәм Башкорстан өчен бу яхшы хәбәр була ала.
XS
SM
MD
LG