Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда татар һәм башкорт җырлары яңгырады


Алмания башкаласында Берлинда "Яшел атна – 2008" дип аталган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе бара. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикалары да катнаша. Әлеге күргәзмә кысаларында, Берлинның Русия фән һәм мәдәният йортында Идел буе федераль округындагы иң яхшы фольклор ансамбльләренең гала-концерты узды.



Берлинның Русия фән һәм мәдәният йорты шыгрым тулы иде. 600-700 кешегә исәпләнгән залга сыймаучылар басып торды. Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Оренбур, Сарытау, Самара, Киров, Түбән Новгород ансамбльләре милли җыр-биюләрне тәкъдим итте. Бу кичне күбрәк урыс телендәге көйләр, җырлары яңгырады. Аларның күбесе заманчалаштырылган борынгы урыс җырлары иде.

Башкорт, татар һәм эрзяләр бу концертта аерылып торды - үзләренең милли киемнәре, уен кораллары, үзенчәлекле уен күренешләре белән.

19.01.2008,Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берлинда кырым татарларының туй җырын, сарытау татарларының поднос белән биюен күрсәтте. Татарстан ансамбле милли уен күренешләрен дә тәкъдим итте. Хәтта бер мәлне чыбыркы шартлатканда түбәтәйгә тиеп, түбәтәй залга очты.



19.01.2008 Гәскәров исемендәге Башкорт халык биюе ансамбле
Башкортлар курайда оста уйнаулары белән шаккаттырды. Гәскәров исемендәге халык биюе ансамбле вәкилләренең очып-очып биюләре, башкорт җырларын да җыелган халык өчен яңа әйбер иде.Башкорт белән татарлар җырларыннан тыш, тагын Мордовиянең “Керу” ансамбленең эрзя туй җырларын башкаруы үзенчәлекле булды.

Калган чыгышлар исә урыс телендә иде. Аларның күпчелеге я борынгы урыс халык көйләре, я Русиянең бөек держава булуын тасвирлаган җырлар иде.

Концертка күбрәк Алманиядә яшәүче Русия ватандашлары килгән иде. Татарларны да бу чарада күреп булды. Берлиндагы татар оешмасы җитәкчесе Венера Вәгыйзова:

19.01.2008, Берлиндагы татар оешмасы җитәкчесе Venera Wäğizova
"Безнең илчелектә зур кабул итү булды. Анда да татарлар чыгыш ясады, мин аларны бик рәхәтләнеп карадым. Еракта торгач бик кадерле, чөнки татар җырчылары ешк килми. Европада халык матрешкаларны, аракыны, Калинка-малинканы белә, ә башка милләтләр турында белми.Менә концертта утырырга урын да юк. Без Алман татарлары өчен концерт оештырырга булдык һәм ул бу җомгада узачак",
- диде.

19.01.2008 Svetlana Müller, Berlin
Концерт карарга килгән милләттәшебез Светлана Мюллер:

“Мин монда 42 ел торам, үземә 63 яшь, әнием дә монда яши. 4 ел инде татар оешмасына йөрим. Әмма татар теле онытыла. Элек тәрҗемәче булып эшләгән идем, хәзер социаль хезмәткәр”,
- диде.
19.01.2008, Берлинда яшәүче танылган баянчы Aydar Ğaynullin
Концерткашулай ук Берлинда яшәүче танылган баянчы Айдар Гайнуллин да килгән иде. Ул Татарстан җырлары дөньякүләм танылу алсын өчен аларны күбрәк чит илләргә чыгару кирәк дип әйтә

“Татар җырларын, көйләрен - моңны чит илдә бик яраталар. Татарстан үз казанында гына кайный һәм бу проблема. Иганәчеләр һәм мәдәният министрлыгы артистларны чит илләргә чыгарырга җаен тапсын иде. Татар музыкасында төрле юнәлешләр бар һәм дөньякүләм күрсәтергә оят булмаячак”, - диде Берлинда яшәүче милләттәшебез, баянчы Айдар Гайнуллин.

Җомга көнне Берлинда татар концерты узачак. Анда Айдар Фәйзрахманов ансамбле катнаша, ә ахырда милли дискотека булачак.
XS
SM
MD
LG