Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл диңгез ярында Җәлил театрының игезәген салу ихтималы бар


Мисырның Марса Аләм курорт шәһәрендә “Кызыл диңгездә сәнгать туа” дип аталган халыкара сәнгать фестивалендә Салават Юзеевның Тукай турындагы “121” әсәре җиңү яулады.

“Казан шәһәренеке кебек опера һәм балет театры төзергә уйлыйбыз”,- дигән сүзне шәһәр мэры ачык итеп үз авызыннан әйтте. “Безгә аның архитектурасы бик ошады”,- диде. Алар инде Марса Аләмдә үзләренең традицион операларын булдырырга телиләр һәм ул булачак. Кызыл диңгез буена урнашкан Марса Аләм башкалардан мәдәни туризм белән аерылып торачак”.
Фәнзилә Җәүһәрова
Бу хакта Татар фольклор дәүләт үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова Мисырга сәфәреннән соң әйтте. Әлеге дәүләтнең иң көньягындагы әле яңа гына төзелә башлаган Марса Аләм курорт шәһәрендә “Кызыл диңгездә сәнгать туу” дигән халыкара фестиваль узды. Бу чарага әзерләнгән вакытта Марса Аләм башлыгы генерал Нәби Әл Татарстан турында видео язма караган булган. Казан архитектурасы, Татарстан сәнгате һәм башкаланың европача шәһәр булуы аларның күңеленә хуш килгән. Бу фестивальдә Җәүһәрова белән бергә, кино-режиссер Салават Юзеев, язучы Рабит Батулла һәм “Хуш аваз” фольклор төркеме дә катнашты. Әлеге фестиваль күп юнәлешләрне үз эченә алган булган.
“Анда шагыйрь-язучыларның, сынчылар һәм рәссамнарның, эстарада һәм фольклор төркемнәрнең, футбол командаларының ярышлары булды, дөяләр чабышы үтте. Төп максат- Марса Аләм киләчәктә нәрсә күрсәтә алуын ачыклау иде”.
Инде билгеле булганча, Мисырның диңгез һәм тарихи сәяхәт ялының үзәкләре булган Каһирә, Шарм Әл-Шәех, Хургада һәм башкалар үз җае белән генә чит илләрдән туристларны җәлеп итүен дәвам итә.
“Провинциянең, шул исәптән губернаторның һәм президент Хөсни Мөбәрәкнең теләге 700 километрда диңгез туризмын киңәйтү, шул исәптән туризмда халыкны эшле итү”,- ди Фәнзилә Җәүһәрова. Бүгенге көндә туризм Мисыр икътисадына иң күп табыш китерә торган юнәлешнең берсе. Гарәпләр Африканың ишеге дип атаган Марса Аләм аша Африканың Суданына таба да сәяхәтчеләр юлы булдырырга тели. Әмма, моңа кадәр булганнардан үзенчәлеклерәкне.
“Мисырда яшәүче халыкларның фольклорын, Мисырның профессиональ сәнгатен күрергә теләүчеләргә мәдәни түризм юнәлешендә эш башлаганнар. Әле ул 4 ай элек кенә башланган. Буп-буш кечкенә генә шәһәрдә, без күреп кайттык, анда бик зур амфитеатрлар эшләгәннәр, ачык кинотеатрлар төзегәннәр. Шунда ук кул осталарының остаханәләре бар. Алар анда бидуиннарның сюжетлы, бизәкле келәмнәрен тукып утыралар”,- ди Фәнзилә Җәүһәрова.
“Кызыл диңгездә сәнгать туа” халыкара сәнгать фестивалендә
“Турист диңгез өчен генә түгел, ә экзотика өчен дә килә. Кызыл диңгезнең мөмкинлекләре бар. Марса Аләм янындагы диңгез иң балыклы урын. Алар анда балыкчылар туризмын да эшләргә планлаштыралар. Ләкин шуның өстенә этник музыка, этник бию, этник яшәү рәвеше дә туристлар өчен кызыклы”
,- дип өстәде ул.
Мисырлылар әлеге башлангычларында Татарстан белән дә уртак тел табачакларына ышана. Әлеге фестиваль 7-нче тапкыр үткәрелүенә карамастан, бер тапкыр да чит илләрдән вәкилләр катнашмаган булган. Бер яктан гарәпләрне татар дөньясына дини бергәлек тартса, икенче яктан үзенчәлекле милли сәнгать кызыксындыра.
“Бу фестивальгә “Хуш аваз” ансамбле дә барды. Бу ансамбль ислам дине традицияләрендәге татар халкы җыр сәнгатен күрсәтә. Анда зикерләр, бәетләр, мөнәҗәтләр бар. Бу төркемнең чыгышы халык тарафыннан искиткеч җылы каршы алынды. Алар һәркөнне 4000 кеше сыйдыра торган амфитеатрда зур уңышлар белән чыгыш ясадылар. Гала концертның репетициясен дә халык бер кая китмичә карады. Алдан ук: “Әминә хатын”, Кошлар зикере”н җырласыннар әле”,- дип әйтә башладылар”,- ди Фәнзилә Җәүһәрова.
Аның әйтүенә караганда, әлеге фестивальдә бәйгедән тыш катнашып махсус бүләк алган “Сабантуй” фильмы озакламый гарәп телевидениясендә күрсәтеләчәк. Язманы алып калганнар. Һәм озакламый Татарстанга Марса Аләм башлыгы генерал Нәби Әл үзе дә килергә җыена.
XS
SM
MD
LG