Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар низагка очраган халыкларга өлге була аламы?


"Ислам. Низаглар. Танычлык урнаштыру" җыелышында катнашучылар
"Ислам. Низаглар. Танычлык урнаштыру" җыелышында катнашучылар

Казанда “Ислам, низаглар һәм танычлык урнаштыру” җыелышы уза. Әфган, пакыстанлы, иранлы, таҗик, кыргыз, чечен, үзбәккә татарны үрнәк итәләр.


Казанда бу көннәрдә “Ислам, низаглар һәм танычлык урнаштыру” исемле халыкара җыелыш уза. Анда ерактагы Әфганстан, Пакыстан кебек низаглы яки халыкара низагларга сәбәп булып торучы Ираннан да галимнәр килгән иде. Шулай ук элеккеге СССР җирлегендә дә диннәрара яки милләтара низаглар бар. Таҗик, кыргыз, азәри, үзбәк кардәшләр өстәл түрендә утырды. Русия эчендәге гаугалы һәм сугышлы төбәкләр дә бар. Әйтик Чечня яки Дагыстан.

Үзаңы югары булганнарга татар өлгеме?

Ә үз телен, мәдәниятен югалтып баручы татарлар үзаңы югары булган халыкларга “тынычлык һәм үзара дустанә мөнәсәбәт өлгесе” итеп тәкъдим ителә.

Татар правослау күршеләре белән дустанә булам дип үз-үзен югалтып бармыймы? Кызганыч, бу турыда әллә ни ишетелмәде. Кунакка килгән галимнәр үзләрендәге низагларны чишү юлларын эзли. Татарстанда ник болай халык тыныч соң, дип тел шартлатты. Тик урамда, ник татарча сөйләшүче юк, яки азан тавышы ишетелми дип сораучылар ишетелмәде?

Бәгыре киң татар

Үзбәкстаннан килгән Бәхтияр Бабаҗанов “толерантлык” сүзен “бәгыре киң” дип тәрҗемә итә. Ягъни татарның күңеле киң дип саный.

“Бу конференциянең монда узуы табигый. Татарлар элек тә, хәзер дә бер илдә, бер шәһәрдә яки бер кышлакта башкалар белән тыныч яшәү буенча өлге булып тора”.

Бәхтияр Бабаҗанов татар солыхчылары яки тынычлык коручылары Русия һәм Чечня арасында булган низагка да килштерүче булып кушылган иде ди. Тик чечен-урыс низагындагылар Казанда яшәүче солыхчыларны тыңламаган. “Алар башка юлны сайлап ялгышты”, - ди Бабаҗанов.

Үзбәкстандагы Шәркыят институтыннан әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Бахтияр Бабаҗанов өчен татарның җәдитлек хәрәкәте мөһим булып күренә. Аеруча хәзер.

Үз-үзен дә югалтмасыннар иде

“Бездә дин үсеп китә алмады. Ул совет чорында ислам дине какланып торды. Ә дин иреге килгәч исә иске килеш кайтарылды”, - дип саный Бабаҗанов.

Үзбәкстандагы Шәркыят институтыннан әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Бахтияр Бабаҗанов.



Әнә бит Ислам Кәримов та Үзбәкстанда шул “яңача ислам” төшенчәсен күтәрә, җәдитчелекне акларга телиләр икән. Тик Үзәк Азиягә җәдитчелек алып килгән татарлар Көнчыгыш Европада үз барлыгын югалтып бармыймы? Үзбәк кунагы, татарлар заманча ислами карашта да торсыннар, “үз-үзен дә югалтмасыннар иде” дип тели.

Элек аек булып саналган үзбәкләр дә соңгы ун елда “яңа ислам” дия –дия совет татары кебек урысча итеп эчә, тормыш кора башламадымы? Хәер, үзбәкләргә бәлки алай ук бетү куркынычы да янамыйдыр? Бар дөньяга таралып торучы үзбәкне җыеп тора торган дәүләтләре бар. Ә менә дәүләтчәнлеге булмаган татарга бу җәдитчелек ничек ярдәм итә ала? Ул аның аз барлыгын юк итү түгелме? Бу сорау ачык кала әле. Толерантлык белән үз-үзеңне корбан итү, башкаларча яши башлау арасындагы чик кайдан уза?

Киң бәгырле дә буласы, исән дә каласы килә

Кыргызны да, татарны да кайберәүләр “йомшак сөякле”, “юаш” дип тә сөйли? Урысча, яки фәлсәфи телдә сорасак, бу да толерантлыкмы?

Акылбәк Сәлиев Кыргызыстан Стратегик анализлар һәм фаразлар институты директоры.



Башкаларга без артык баш бирмибезме? “Чукын улым, күңеле булсын урысның”, - дип яшәмибезме?

Кыргызыстанның Мәскәүдәге илчелегендә ун елга якын эшләгән Акылбәк Сәлиев та татар белән кыргызга урыслашу яки глобальлашу янап торганын күрә. Сәлиев бүген Кыргызыстанда Стратегик анализлар һәм фаразлар институты директоры.

Нишләргә? Халкыңны яки туган илне сайлап алып булмый. Булганының толерант холкы белән исән калу турында уйларга кирәк. Акылбәк абзый казах, кыргыз, татар кебек халыклар арасында да дуслыкны ныгытырга, тарихи элемтәләрне торгызырга кирәк дип саный. “Юаш юанайса, киеменә сыймый” диме?

“Без татарның парламентында да булдык. Мин электән калган элемтәләрне яңарту кирәк дидем. Шулай ук бу шәһәрдә урнашкан Россия Ислам университетында кыргыз балаларын күпләп укытасы иде. Элек тә бит казах белән кыргыз Казанда укыган”.

Хакан Кырымлы: Без татарлар, тыныч яши беләбез

Хакан Кырымлы “Азатлык” радиосында эшләгән.



Чагыштырмача тыныч дип саналучы Төркиядән исә Казанга күпләргә таныш кеше килгән. Хакан Кырымлы – “Азатлык” радиосы студиясы Мюнхенда булган вакытта ук эшләгән җурналист. “Казанча да.кырымча да яхшы беләм”, - дип тора. Бүген Әнкарадагы Билкент университетында тарих укыта. Анда да Татарстаннан килгән аспирант һәм студентларга белем бирә.

“Без татарлар, кырымлы булса да, казанлы булса, да правослау-христианлык күршеләре булганбыз. Бу без үзебез идарә иткән вакытта да, Казан яки кырым ханлыгы вакытында да булган. Безнең белән башкалар идарә иткәндә дә булган. Бүген дә Казандамы, Уфадамы, Бакчасарайдамы, Румыниядәме: күршеләр шундый. Безнең алар белән тыныч яшәү тәҗрибәбез башкалардан зур. Мөселманлыгыбызның солых дине булганлыгын башкаларга аңлатуыбызга ышанам.”, - Төркиядә яшәүче кырым татары.

Татарстан низаглы өлкәләргә өлге

Толерантлык һәм юашлык темасын дәвам итеп мондагы татарга, оештыручыларга да сүз бирик. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт һәм җирле идарә академиясы проректоры Замир Кадыйров элеккеге дошманлыкларны, үпкәләрне искә алып яшәп булмый ди. Ул да татарга толерантлык кирәк ди.

Татарстан Президенты каршындагы дәүләт һәм җирле идарә академиясы проректоры Замир Кадыйров.



“Бу юлны Татарстан модели дип таныйлар. Аны өйрәнергә кирәк. Шушы юлны башка илләр, низаглы төбәкләр дә кулланырлар дигән өметтә калам.”

Бу “тәҗрибә” башка кунакларга да ошагандыр? Әнә оештыручыларның берсе Мәскәүдәге Халыкара Тынычлык һәм солых федерациясе. Мәскәүгә чечен белән татарның тавыш-тынсыз гына яшәве ник ошамасын?

Татарстанның беренче идеологларыннан саналучы Рафаил Хәкимов тә юкка гына бу халыкара чараны оештыруда башлап йөрмәгәндер. Кадыйров фикеренчә, җыелыш үзенә күрә татарның брэндына, тамгасына, үзенчәлегенә әйләнгән. Замир әфәнде башкалар белән тыныч яшәү, үпкәләшмәү, таш белән атсалар аш белән җавап бирүне рекламаларга теләдек ди. Татарстан башкаларга да шулай яшәргә кушарга тели.

Шулай ук галимнәрнең Халыкара куркынычсызлык һәм коралсызлану буенча Пагоуш хәрәкәте дә оештыручылар арасында иде. Италиядә яшәсә дә җитәкчесе Паоло Котта-Рамусинога сүзне иң беренчедән бирделәр. Сүз соңында ул оештыручыларга кунакчыллык өчен ул рәхмәт әйтте.

Халыкара куркынычсызлык һәм коралсызлану буенча Пагоуш хәрәкәте җитәкчесе Паоло Котта-Рамусино.



"Бу чара бердәнбер генә булып калмас. дәвамлы да булыр дип уйлыйбыз. Бу эшкә Русиядагы низаглы Кавказ, Чечня, Дагыстан кебек тәбәкләр дә кушылса иде”, - ди Паоло Котта-Рамусино.

Ул гаугалы яки аңлашылмаучанлыклар булган төбәкләр арасында элеккеге Совет җөмһүриятләрен да күрә. Шулай ук кайбер мөселман халыкларының үз эчләрендә дә низаглар бар.

Паоло Котта-Рамусино барысын да “Татарстан тәҗрибәсен кулланырга” чакырды.

XS
SM
MD
LG