Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия күзәтүчеләр белән килешүгә иреште


Мәскәү - Русия Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләренә чикләүләрне йомшартырга риза булды. Оешманың күзәтү шурасы, 2 март президент сайлавы алдыннан Мәскәүнең аларга карата кырыс шартлар тудыруы, сайлау алды кампаниясен күзәтергә аз вакыт бирүенә зарланган иде.

Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Игорь Борисов, комиссия күзәтүчеләр санын 70тән 75кә арттырырга риза булды, дип белдерде. Шулай ук күзәтүчеләр үз эшен алдан әйтелгәнчә, 28 февральдә түгел, ә 20 февральдә башлый ала, диде Борисов. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы бу үзгәрешләргә риза булмаганын белдерде.
XS
SM
MD
LG