Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Вәлиева: Бәйгегә саф татар телендәге бер генә мәктәп сәхифәсе тәкъдим ителде


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеге белгече Әлфия Вәлиева.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеге белгече Әлфия Вәлиева.

Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр Интернеттагы мәктәп сәхифәләренә бәйге уздырды. Ноябрьдә башланган бәйгегә гыйнварда нәтиҗә ясалды.

“Азатлык” радиосының бер тыңлаучысы әлеге бәйгедә татар телле сәхифәләргә игътибар аз булуны әйтеп хат юллаган иде. Аерым алганда, тыңлаучы бәйгедә татар телендә ясалган мәктәп сәхифәләренең күбесе икенче турга үтә алмады дип борчылып язган һәм моның сәбәбен ачыклауны сораган.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеге белгече Әлфия Вәлиева:

"Бәйгегә барлыгы 250 сәхифә кабул ителде, икенче турга 41 сәхифә сайлап алынды. Иң яшы сәхифәләр Интернет фестивале барышында белем порталында тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр ясарга җәмәгать фикерен исәпкә алу максатыннан интерактив тавыш бирү оештырылды. Анда 8 меңнән артык кеше катнашты. 250 сәхифә арасында – 40 проценты, ягъни 100дән артыгы татар телендә дә иде һәм алар татар мәктәпләре белән ясалган сәхифәләр иде. Шуны да әйтергә кирәк, Казан шәһәрендәге 1нче татар гимназиясе гран-прига лаек булды. Биектау районы Зур Кавал урта мәктәбе сәхифәсе “Татарстанның дәүләт телләрен мәгълүмати үсешенә керткән өлеше өчен” бүләккә ия булды. Бу саф татар телендә ясалган бердәнбер сәхифә, ә калган сәхифәләр ике дәүләт телендә. Калган сәхифәләр ике дәүләт телендә. Гран-прига лаек булган 1нче татар гимназиясе сәхифәсе 3 телдә ясалган – татар, урыс һәм инглиз. Һәрбер сәхифә күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә тиеш, шуңа бер татар телендә генә булса аннан кайбер кешеләр мәгълүматны ала алмыйлар, дип саныйбыз”, - диде.

Әлфия Вәлиева әйтүенчә, мәктәп сәхифәләре бәйгесендә 4 номинация булган – “Иң үзенчәлекле дизайнлы сәхифә”, “Иң мәгълүматлы сәхифә”, “Иң технологик сәхифә” һәм “Иң еш мөрәҗәгать ителә торган сәхифә”. “Азатлык” тыңлаучысы үзенең юллаган хатында “Ни өчен татар телле сәхифә номинациясе булмады?” дип кызыксына.

“Саф татар телендәге мәктәп сәхифәләре күбәйгәч без андый номинацияне булдырачакбыз. Әлегә бу сәхифәләр бик аз”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әлфия Вәлиева.

Һәрбер мәктәпкә сәхифә ясар өчен махсус конструктор программасы таратылган, һәм алар шуңа нигезләнеп сәхифә ясаганнар. Кайберләр мәктәпләр исә өстәмә эзләнүләр белән бик бай сәхифәләр ясаган, ә кайберләре артык тырышып тормаганын әйтә, мәгариф министрлыгы белгече.

“Азатлык” тыңлаучысы әлеге сәхифәләр белән кайда танышып була дип сорап язган.

“Белем порталында –edu.kzn.ru да аерым Интернет фестиваль дигән бүлек бар һәм 2007нче елгв иң яхшы сәхифәләр шунда урнаштырылган”, - диде Әлфия Вәлиева.

Tatarstan -- Nail Valeev, education and science minister of Tatarstan. Kazan. 28Dec2008
Моннын тыш, радио тыңлаучы Мәгариф министрлыгыннан килгән барлык хатлар урыс телендә генә дип язган. Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев:

“Әгәр андый проблема бар икән өйрәнәбез. Әлбәттә ике дәүләт телендә җавап бирелергә тиеш. Татар телендә хат килгән икән, татар телендә җавап бирәчәкбез”, - диде.
XS
SM
MD
LG