Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:17

НАТО генераль секретаре Әфганстан мәсьәләсендә НАТО - Русия хезмәттәшлеге артыр дип өметләнүен әйтте. Грузия-Русия арасындагы хәрби низагтан соң, НАТО-Русия арасында киеренкелек сакланды.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен ноябрьдә Лиссабонда узачак Төньяк Саклану Берлеге саммитында НАТО һәм Русия мөнәсәбәтләренә яңа адым ясалачак дип белдерде.

The Financial Times газетасына биргән әңгәмәсендә ул 19-20 ноябрьдә Русия президенты Дмитрий Медведев катнашында узачак саммит ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим чара булачагын әйтте. Анда Русия-НАТО утырышы да узачак. Әлеге берлек 2002 елны оештырылган иде.

Рассмусен сүзләренчә, Русия һәм Кушма Штатлар инде Әфганстанда куллану өчен 20 Русия боралагын җибәрү турында сөйләшүләр алып бара. Боралактан тыш хезмәттәшлекнең башка мәсьәләләре Лиссабонда каралачак.

The Guardian британ газетасындагы язмага караганда, анда әфган очучыларын әзерләү өчен Русия экипажларының өлеш кертүе истә тотыла. Шулай ук Әфганстан дәүләт иминлек көчләрен әзерләүдә, наркотикларга, террорчылыкка каршы көрәштә, чикләр иминлеген булдыру һәм НАТО көчләре өчен транзитны яхшыртуда Русия ярдәме кирәк булуы ихтимал.

Басма язуынча, транзитны Урта Азия, аерым алганда Кыргызстан һәм Таҗикстан илләре аша ясау күздә тотыла.

Бу аеруча да мөһим. Чөнки соңгы вакытта Пакстан хөкүмәте һәм НАТО арасындагы киеренкелек артты. Бу исә узган айда НАТОга әйбер ташу өчен кулланылган төп юлның ябылуына китерде. Сугышчылар тарафыннан йөкләргә шактый гына һөҗүмнәр булды.

Русиянең Әфганстанда бер авызы пеште

Русия саклану министры Анатолий Сердюков Әфганстан мәсьәләсендә Мәскәү Көнбатышка ярдәм итәргә тели дип белдерде. Аның фикеренчә, коалиция көчләрен әлеге илдән чыгару Урта Азиядәге стратегик хәлләрне үзгәртүгә китерәчәк.

Ләкин Русия ягы Әфганстан өлкәсендәге ярдәм хисабына үз таләпләрен куя. “Коммерсант” газетасы язуынча, Русия НАТОдан яңа әгъза илләрендә зур хәрби көчләр кертмәүгә гарантия таләп иткән.

Ягъни басма язуынча, НАТО җитәкчелегенә уртак хезмәттәшлек турындагы килешү өлгесе җибәрелгән. Һәм әлеге таләпләр нәкъ шул документта урын алган. Бу мәсьәләләр исә ноябрь башында НАТО генераль секретаренең Мәскәүгә сәфәре барышында каралыр дип көтелә. Брюссельдә исә Русия тәкъдимнәренә каршы булмауларын һәм уртак тел табарга мөмкинлеккә ишарәләгәннәр.

Советлар берлеге инде 1979-1988 елларда Әфганстанда сугышта хурлык белән җиңелгән иде. Ул анда 14 меңнән артык хәрбиен югалтты.

Бер тапкыр авызы пешкәч Русия кабат Әфганстан җиренә аяк басарга теләми. Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин сүзләренчә, монда Русия гаскәрләрен кабат Әфганстанда кертү турында сүз бармый. Ягъни Русия белән уртак чараларның барысы да илнең читендә башкарылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG