Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанга өстәмә көч кирәк


Ак Йорттагы дәүләт иминлек төркеменең югары вәкилләре президент Обама белән Әфганстандагы хәрбиләр санын арттыру мәсьәләсендә фикер алыша.

Обама хөкүмәте бүген дәүләт иминлек төркеменең югары вәкилләрен каршы ала. Очрашуда Әфган стратегиясе һәм хәрбиләр санын арттыру мәсьәләсе каралачак.

Әфганстандагы иминлек мәсьәләсен яңадан карап чыккан 3 айлык өйрәнүләрдән соң генерал Мк Кристел Обама хакимиятеннән хәрбиләр санын арттыруны сорый.

"Уңышка ирешү өчен әле мөмкинчелек бар"

Генерал Мк Кристелның 30 августта тапшырган 66 битлек белдерүендә, ел ахырына кадәр Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрелмәсә, Әфган миссиясенең уңышсыз тәмамланачагы турында кисәтә.

Шулай ук ул: "Хәлләр киеренке булса да, уңышка ирешү өчен әле мөмкинчелек бар", дип тә өсти.

"The New York Times" журналында дөнья күргән әңгәмәдә Мк Кристел, өйрәнү эшен алып баруда Ак Йортның зур җиңеллек күрсәтүен, Әфган миссиясе өчен ни кирәк булса,шуны сорарга мөмкинлек булуын әйтте.

Ак Йортка Әл-Каидә кебек экстремист көчләрне таратуда һәм аларны бетерүдә мөһим адым буларак күрә. Әфган саклану көчләрен ныгыту исә террорчыларны туктатуда мөмкин адым буларак атала.

Мк Кристелның өстәмә хәрби таләбе Обама идарәсенең Әфган стрeтегиясенә үзгәреш керткән вакытка туры килә. Хәзер Әфганстанда Гыйрак тәҗрибәсенә таянып әкренлән җирле көчләрне ныгыту һәм Пакстанда Әл-Каидә бәйләнешен бетерү максаты тора.

Сугышны яклаучылар саны кими

Кораллы көчләр башлыгы Карль Левин кебек конгресстагы мөһим кешеләр, өстәмә хәрби җибәрү урынына әфган хәрбиләрен әзерләү мәсьәләсен күтәреп чыга.

Обама хакимият башына килү белән Әфганстанга 17 мең өстәмә хәрби һәм әфган җирле хәрбиләрен күнектерү өчен 4 мең укытучы җибәреләчәген белдергән иде.

Мәгълүм булганча, Әфганстандагы сайлаулар һәм артабан сайлауда хәрәмләшү булу турында чыккан каршылыклар илдәге иминлек вәзгыятен көтелмәгәндә шактый үзгәртте.

"Әфган сугышы ихтыяри түгел, мәҗбүри иде"


Атлантик җыенында чыгыш ясаган НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, әгәр НАТОга беректәш илләр белән АКШ Әфганстан миссиясендә уңышлы булмаса, Әфганстан террор кампына әйләнәчәк дип кисәтте.

"Бернәрсәдә тиз генә хәл ителми һәм безнең андагы эш җиңел түгел. Безгә сабыр булырга һәм чыганакларны күбрәк файдаланырга кирәк. Мин президент Обама белән тулысынча килешәм, бу сугыш ихтыяри башланмады, шулай кирәк булды", диде ул.

Расмуссен Мк Кризтелның өстәмә хәрби җибәрү таләбе белән килешә. Хәзерге вакытта НАТОның Әфганстанда 38 мең хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG