Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әләкләр язуы белән танылган Тимур Булатовны ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр


Тимур Булатов
Тимур Булатов

Узган ел апрельдә Казанда ЛГБТ парны – блогерлар Гела һәм Хаоянны тоткарладылар. Егетләр өстеннән полициягә әләкне Петербур активисты Тимур Булатов язган дип фаразланган иде.

Петербурда яшәүче һәм ЛГБТ вәкилләренә каныгучы, әләкләр язуы белән танылган Тимур Булатовка Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр. Әлегә административ эзәрлекләүгә нәрсә сәбәпче булуы билгеле түгел.

Башта Булатов "Медиазона"га беркетмә турында берни белмим дигән, соңрак "Мәскәүдән шалтыраттылар", дип әйткән. Әмма ул анда барысы да хәл ителер һәм беркетмәне "ташларлар" дип ышана.

Мондый беркетмә төзелүен Булатов "Осторожно, новости" Telegram-каналына да раслаган. Административ эшне полиция хезмәткәрләренә тыелган "Воля" фиркасен оештырган Светлана Лада-Русьнең тарафдарлары мөрәҗәгать иткәннән соң ачкан булулары бар, дип фаразлый ул. Соңгы вакытта Булатов үзе Лада-Русь өстеннән әләкләр яза.

  • Узган ел апрельдә Казанда ЛГБТ парны – блогерлар Гела һәм Хаоянны тоткарладылар. Егетләр өстеннән полициягә әләкне Петербур активисты Тимур Булатов язган булуы ихтимал диелгән иде.
  • Казаннан транс-кыз Саша Косарева исә ЛГБТга каршы булучыларның каныгуы турында сөйләгәндә: "Безнең төркемнәргә еш кына Питердагы һомофоб Тимур Булатов яный иде, аңа каршы торырга туры килде", дип аңлатты.
  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG