Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан транс-кыз Саша Косарева: “Җенесне алыштыруны тыючы канун мондый кешеләргә карата көч куллануны арттырачак”


Саша Косарева
Саша Косарева

14 июльдә Русия Думасы гендер тамгасын алыштыруны, трансгендер күчеш белән бәйле операцияләр ясауны (депутатлар моны "җенес алыштыру" дип атый) тыючы канун кабул итте. Трансгендер күчеш ясаган кешеләргә балаларның караучысы (опекун) булу, уллыкка алу тыела.

Җенесне алыштыру белән бәйле медицина тыкшынулары һәм дарулар куллану тыела

Хәзер никахлары ЗАГСта теркәлгән парларның — берсе гендер тамгасын үзгәртсә — бу никах гамәлдән чыгарылачак.

"Ватандашларның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы" канунда аерым яңа маддә барлыкка килде. Кабул ителгән үзгәрешләргә ярашлы, "җенесне алыштыру белән бәйле медицина тыкшынулары һәм дарулар куллану тыела".

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Әләүтдинов моны хуплап чыкты һәм канунны "гаилә кыйммәтләрен саклау һәм балаларны яклауга юнәлдерелгән мөһим карар" дип атады.

Шул ук вакытта сугышка каршы чыгучы һәм ЛГБТ-активист, транс-кыз Саша Косарева әлеге канунны трансгендер кешеләр геноциды дип атый.

Саша Косарева ун елга якын Казанда һәм Мәскәүдә үткән каршылык чараларында катнашкан. Шул ук вакытта, транс-күчешеннән соң ул актив рәвештә ЛГБТ, транс-кешеләрнең хокукларын яклый. Быел март аенда Косаревага җинаять эзәрлекләве яный башлаган һәм ул Русиядән китеп, Әрмәнстанга күченгән. Активист "Idel.Реалии"га Русиядәге эшчәнлеге, илдән китү сәбәпләре, Русиядә трансгендер кешеләрнең хәзерге вакытта нинди хәлдә булуын, гендер тамгасын алыштыруны тыю турындагы яңа кануннан нәрсә көтәргә мөмкин булуы турында сөйләгән.

"ҮЗЕҢНЕ ЯҢА ГЕНДЕРДА КАБУЛ ИТҮ — ДАИМИ КӨРӘШ УЛ

— Соңгы елларда Казанда нишләдегез?

— Чиратлап Казанда да, Мәскәүдә дә төрле чаралар үткәрдем. Казанда, нигездә, Русиянең Украинадагы сугышына кар

Мин — трансгендер кыз, ир гендерымны танымыйм

шы активизм иде. Экоактивизм да булды — без Гаврилов әрәмәлеген, Троицки урманын, "Урыс-Алман Швейцариясе" паркын якладык, 2013 елда Универсиадага әзерләнгән вакытта стадион төзүгә һәм Казансу елгасын корытуга протест белдердек. ЛГБТ-активизм да булды. Мәсәлән, мин Казанның ЛГБТ-кешеләргә ярдәм күрсәтүче "Принятие" үзәгендә эшләдем, Ян Дворкин оештырган "Центр Т" оешмасы белән хезмәттәшлек иттем — ул трансгендер кешеләрне һәм аларның якыннарын хуплау, ярдәм үзәге.

Казанда бу оешманың тулы вәкиллеге бар иде. Без, нигездә, трансгендер күчешендәге кешеләрнең документын алыштыру проблемы белән шөгыльләндек, шәһәрдәге транс-френдли табиблар исемлеген төзедек, эшкә урнашу белән бәйле киңәшләр бирдек. Кирәкле белешмәләрен алып, гендер-аффирматив терапия башлый алсыннар өчен, эндокринологлар һәм психотерапевтлар эзләдек, акчасы булмаганнарга медициина ярдәме һәм консультацияләр күрсәттек. Мондый кешеләргә очрашулар, аралашу да оештырдык.

— ЛГБТга һәм транс-кешеләргә каршы булучылар сезгә еш яный идеме?

Эчеңдәге хисләрне аңлату авыр. Син дөрес кеше түгелсең кебек тоела, әмма бу алай түгел.

— Һәрвакыт диярлек каныктылар. Безнең төркемнәргә еш кына Питердагы һомофоб Тимур Булатов яный иде, аңа каршы торырга туры килде. Шәхсән үзем соңгы мәртәбә блогерлар Сюй Һаоян һәм Гела Гогишвили эше белән шөгыльләндем. Аларны ашыгыч рәвештә Русиядән чыгарырга туры килде, моңа Кытай баш консуллыгын, Европа хокук яклаучыларын җәлеп иттек. Булатов аларга да, безгә дә каныкты, аңа Казан "титушка"лары, "Милли-азат итү хәрәкәте" вәкилләре дә кушылды. Сүз уңаеннан, соңгылары Казандагы барлык чараларда гел провокацияләр ясый иде. Алар безнең сәнгатькә багышланган күргәзмәләрне җимерде, кино карау оештырганда провокацияләр ясады. Шул ук вакытта SERB һәм "Сорок сороков" кебек фашистик хәрәкәтләр белән кулга кул тотышып эшләделәр.

— Хәзерге гендер статусыгыз турында сөйләсәк, моңа ничек килдегез?

Транс-күчешемне иртәрәк башламавыма үкенәм, әмма хәзер үзем белән гармониядә яшим

— Мин — трансгендер кыз, ир гендерымны танымыйм. Әмма моны аңлаганчы һәм транс-күчеш башлаганчы шактый вакыт узды. Мондый кешеләр барлыгын беренче тапкыр шактый соң — 2010 елларда ишеттем. Миңа ул чакта 17 яшь иде инде. Ул чакта трансгендер кешеләр турындагы мәгълүматлар аз иде, мәгълүматларның да күбесе эротика, порнография белән бәйле иде. Хәзерге яшьләргә бу яктан җиңелрәк, чөнки транс-кешеләрнең үзләреннән, галимнәрдән, алдынгы карашлы авторлардан мәгълүмат ала алалар. Әмма мондый мәгълүмат булмаганда, башкалар кебек түгеллегеңне яшерергә, аннан оялырга, аны бастырырга тырышасың, эчеңдәге хисләрне аңлату авыр. Син дөрес кеше түгелсең кебек тоела, әмма бу алай түгел. Үземне яңа гендерда кабул итүем озын процесс булды, чөнки һомофоб һәм трансфоб җәмгыятьтә яшәдем. Транс-күчешемне иртәрәк башламавыма үкенәм, әмма хәзер үзем белән гармониядә яшим.

— Бу юлда нинди авырлыклар булды?

Саша Косарева
Саша Косарева

— Үзеңне яңа гендерда кабул итү — даими көрәш ул. Җәмгыять белән генә түгел, үз-үзең белән дә көрәшәсең. Гаиләдә, мәктәптә ир-ат яки хатын-кыз нинди булырга, тышкы кыяфәте ничек булырга тиеш дигән карашлар мәҗбүриләп тагыла. Үзеңне яңа гендерда кабул итү — җәмгыять белән генә түгел, эчтән үз-үзең белән дә даими көрәш ул. Русиядә трансгендер кешеләр өчен проблемнар күп. Кеше күчешен яңа гына башлаган булса һәм документларын яңа гендерына ярашлы тәртипкә китермәсә, эш табуы мөмкин түгел диярлек. Аны беркайда да, хәтта "Яндекс"ка курьер итеп тә алмаячаклар. 2018 елда Казанда минем белән шундый хәл булган иде: урысча көчкә сөйләшкән егетне эшкә алдылар, ә мин менеджер янына килгәч, ул бер паспортыма, бер миңа карады да, "Гафу итегез, сезне ала алмыйбыз, үзегез аңлыйсыздыр", диде. Күп җирләрдә шулай булды. Эшкә урнаша алмау сәбәпле транс-кешеләрнең күпчелеге акча эшләүнең канунсыз һәм куркыныч төрләренә мәҗбүр кала: кемнәрдер вебкам аша акча эшли, кемнәрдер наркотиклар сату, фахишәлек белән шөгыльләнә һәм транс-күчеше өчен акча җыярга тырыша. Аларны моңа дәүләт һәм җәмгыять этәрә. Трансгендер күчеш ясарга карар кылган кешене бу процесс барышында мыскыллаулар да көтә: дәүләт вәкилләре тарафыннан да, гади кешеләр — танышлар, күршеләр тарафыннан да.

— Сезнең белән мондый хәлләр булдымы?

Кемнәрдер вебкам аша акча эшли, кемнәрдер наркотиклар сату, фахишәлек белән шөгыльләнә һәм транс-күчеше өчен акча җыярга тырыша

— Әйе, һәм бик еш. Мәсәлән, былтыр көз үзем укыган Идел буе федераль университетына документларымны яңартырга килдем. Мине сакчылар тоткарлады һәм эчкә уздырмады. Университетның иминлек хезмәтеннән дә кешеләр чакырдылар. Алар моңа бернинди хаклары булмаса да, мине тезләндерделәр, кулларымны богауладылар, кычкырдылар, түбәнсеттеләр. Полиция чакырттылар. Полиция исә документларымны тикшереп, мине тоткарларга сәбәп юк дип, китеп барды. Сакчыларга моның өчен әле дә берни булмады.

"2022 ЕЛНЫҢ 24нче ФЕВРАЛЕ МИНЕМ ӨЧЕН КАРА КӨН БУЛДЫ"

— ЛГБТ-активизмнан тыш, Казандагы башка каршылык чараларында да катнаштыгыз...

— Казанда һәм Мәскәүдә соңгы ун елда узган бөтен митингларда да катнаштым, шул исәптән 2021 елның кышында һәм язында Алексей Навальныйны һәм башка сәяси тоткыннарны яклап узган чараларда да. Бу чараларда безне ничек куып таратуларын, башыбызны карга куеп, тезләндерүләрен яхшы хәтерлим.

— Сезне еш тоткарлыйлар идеме?

Минем стратегиям шундый иде: тотылганчыга кадәр күләгәдә булырга, ахыргача Русиядә калырга тырыштым, чөнки мөһаҗирлектә булсаң, китми калган иптәшләреңә булышу мөмкинлекләре нык кими

— Баштарак — юк. Башта мин үзем өчен тулы анонимлыкны сайладым. Активистларны эзәрлекләүче куәт оешмалары вәкилләре турында мәгълүмат җыйдым, протест чараларын куып таратканда ОМОН һәм Росгвардия вәкилләре нинди алымнар куллануын өйрәндем. WhatsAppта алар куллана торган чатларны җимерә идек. Бу эзәрлекләнгәннәргә ярдәм итәргә, чараларда тоткарлаулар булачагы турында кисәтергә булышты. Минем стратегиям шундый иде: тотылганчыга кадәр күләгәдә булырга, ахыргача Русиядә калырга тырыштым, чөнки мөһаҗирлектә булсаң, китми калган иптәшләреңә булышу мөмкинлекләре нык кими. Әмма Русия Украинага бәреп кергәннән соң, бу стратегия үзгәрде. 2022 елның 24 феврале минем өчен кара көн булды. Украина белән чикләргә Русия гаскәрләре туплануын, Русия хакимиятләренең риторикасы торган саен акылсызрак була баруын бөтенебез күрсәк тә, сугышның башланачагына ышанмадым. Бункердагы бабай [Путин] үзенә үлем карары имзаларлык дәрәҗәдә акылдан язмагандыр дип уйладым. Әмма сугыш башланды. Төзәтеп булмаслык фаҗига килеп чыккан кебек тоелды, моны шәхси фаҗигам кебек кабул иттем. Террорчы-илгә әйләнгән дәүләт минем өчен яшәүдән туктады.

24 февральдән башлап ачыктан-ачык сугышка каршы чараларга чыга башладым, алар минем өчен тоткарланулар белән тәмамлана иде. Ул чакта сугышка каршы чыгучылар санының аз булуын күреп гаҗәпләндем. 2021 елның кышында Навальныйны хуплап узган чаралардагы кебек, Казан үзәге тулы булыр дип уйлаган идем. Әмма — юк. Бер төркем активистлар мәйданга чыкты, калган кешеләр каһвәханәләрдә сөйләшеп, көлешеп утырды яки үз эшләре белән йөрде.

— Казанда ул көннәрдә тоткарлаулар ничек барды?

Яныма өч егет килеп, аяктан екты, камерамны һәм күзлегемне изде

— Беренче көнне полиция бөтен тоткарланганнарны да беркетмә төземи генә җибәрде, әмма тупас сөйләштеләр. "Сезгә кем түли", дип мыскыл иттеләр. Былтыр 6 мартта булган тоткарлануыбызны оныта алмаячакмын. "Феминист сугышка каршы хәрәкәте" һәм "Весна" активистлары белән Бауман урамына юнәлдек, әмма барып та җитә алмадым. Фонтан янында плакатлар белән "Милли-азат итү хәрәкәте" провокаторы тора иде, ул безнең активистларны бандерачылар дип атады, сүгенде. Тирә-якта полиция хезмәткәрләре күп иде, әмма аңа беркем тимәде, аның белән сөйләшергә тырышучыларны камерага гына төшерделәр. Мин дә төшерә башладым: шулчак ОМОНчылар мәйданны чистарта башлады, кешеләрне җилем күсәкләр белән кыйнадылар, кемнәрнеңдер кулларын богауладылар. Экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләреннән берсе бармагы белән миңа төртеп күрсәтте. Яныма өч егет килеп, аяктан екты, камерамны һәм күзлегемне изде.

Полиция хезмәткәре беркетмәне ертып, битемә ыргытты һәм аяк киемеңдә наркотиклар бар диде

Бөтенебезне автозакка төяп, башта бензин исе килә торган һавасыз кабинада озак кына шәһәр буйлап йөрттеләр. Аннары элекке"Дальний" дип йөртелгән, хәзерге "Сафиуллин" полиция бүлекчәсенә китерделәр. Исеме үзгәрсә дә, андагы тәртипләр элеккечә калган. Безнең бөтен әйберләрне, паспорт һәм телефоннарыбызны, хәтта минем ватык күзлегемне тартып алдылар — мин күзлексез күрмим. Мәҗбүри фотога төшерделәр, бармак эзләребезне алдылар. Безне бәдрәфкә җибәрмәделәр, яныбызга адвокатларны кертмәделәр. Миңа төзелгән беркетмәдә әллә ничә плакат тотып торды, сүгенде, шигарьләр кычкырды, полициягә каршылык күрсәтте дип язганнар. Билгеле, моны имзалаудан баш тарттым. Полиция хезмәткәре беркетмәне ертып, битемә ыргытты һәм аяк киемеңдә наркотиклар бар диде. Аяк киемемне салдырып, кисәкләп табанын куптарды һәм аларны минем битемә атты. Безне өч тәүлеккә кулга алдылар. Билгеле, транс-кыз буларак мин мыскыллауларга да дучар булдым. Тышкы кыяфәтемнән көлделәр, җенси көчләү белән янадылар, мине махсус ирләр утырган камерага аттылар.

Мәхкәмә полиция бүлекчәсендә, видео аша үтте. Утырыш башланырга биш минут кала гына яныма адвокатны керттеләр. Хөкемдар бөтен үтенечләребезне кире какты, мине каршылык чарасы оештыручы дип тапты һәм 10 мең сум штраф салды.

— Алга таба да пикетларга чыгуыгызны дәвам иттегезме?

Почта тартмаларына сугышка каршы листовкалар салдык, диварларга сугышка каршы язулар яздык

— Бу тоткарланудан соң, тәртип саклау оешмаларының күзенә эләккәнмен икән, миңа җинаять эше ачарга мөмкин булуларын аңладым. Берникадәр вакыт күләгәдә булдым, митингларга чыкмадым. Башка активистлар белән партизан каршылыгы кора башладык — почта тартмаларына сугышка каршы листовкалар салдык, диварларга сугышка каршы язулар яздык. IT эшчәнлек белән шөгыльләнәм, шуңа игътибарымны активистларга һәм сәяси оешмаларга кибер-иминлек ярдәме күрсәтүгә юнәлттем. Белемнәрем оппозиционерларга хакимиятләрнең эзәрлекләвенә каршы торырга булышты. Шул ук вакытта Русиядә дусларым, таныш активистларым азайды. Күпләр Русиядән китте, тентүләр ешайды. Режимга ачыктан-ачык каршы торып булмый башлады. Мин Мәскәүгә баруымны ешайттым, анда актив эшчәнлек калган иде әле, таныш көрәштәшләрем дә күбрәк иде.

"УКРАИНА БАЙРАГЫ ТӨСЛӘРЕНДӘГЕ ТАСМА ӨЧЕН ТОТКАРЛАНДЫМ"

— Сезне Украина байрагы төсләрендә тасма тагуыгыз өчен Мәскәүдә дә тоткарладылар...

1937 елдагы кебек хәл: ул чакта миллионлаган кеше әләк язган бит. Мәхкәмә миңа моның өчен 50 мең сум штраф салды.

— Ул быел гыйнварда булды. Дус кызым белән Кремльдән һәм Кызыл мәйданнан ерак булмаган Ильинка урамында йөри идек. Рюкзагымда украин байрагы төсләрендә кечкенә тасма бар иде, аны миңа сугыштан качкан украин кызы бүләк иткән иде. Без Мәскәүдә ЛГБТ-активизм һәм сугышка каршы эшчәнлектән башка Русиягә мәҗбүри китерелгән украиннарны да эзләп таба идек. Аларга ризык, гигиена кирәк-яраклары китердек. Европага китәргә теләгәннәренә волонтерлар, хокук яклау оешмалары белән элемтәгә чыгарга булыштык. Әнисе Украинада үлгән бер кыз миңа Европага китәр алдыннан хушлашканда бу тасманы биргән иде, аны гел янымда йөрттем.

— Тоткарлау ничек булды?

Казандагы кебек, ирләр камерасында көчләячәкләр дип янадылар

— Без тыныч кына йөргән вакытта миңа өлкән яшьтәге бер пар кычкырды. "Нәрсә тактың анда", диделәр. Безне туктатып, кычкыруны дәвам иттеләр, янәсе мин "нациларны яклыйм", Украинаны "юк итәргә кирәк". Ызгышканда ире украин балаларын, хатын-кызларын "яндырырга кирәк", диде. Мине бу шаккаттырды. Бу — денацификацияне кайдадыр түгел, Русиядә башкарырга кирәк булуының ачык үрнәге иде. Аларга бу хакта нәрсә уйлавымны әйттем, чын фашистлык — безнең илдә, ә Украинага мин тынычлык һәм оккупантларсыз чәчәк атуын телим дидем. Ир кеше полиция артыннан чапты, алар килгәч мине тоткарлады, "Китай-город" полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Алга таба канунсыз тентү, трансгендер булуым белән бәйле мыскыллаулар булды. Полиция рюкзагымнан тасманы алып ташларга боерды. Мин каршы килдем. Казандагы кебек, ирләр камерасында көчләячәкләр дип янадылар. Беркетмә төзегәч исә янәсе мин урамда "Украинага — дан!" дип кычкырып, Русия гаскәрен "кимсеткәнмен" дип яздылар. 1937 елдагы кебек хәл: ул чакта миллионлаган кеше әләк язган бит. Мәхкәмә миңа моның өчен 50 мең сум штраф салды. Әлегә кадәр бер генә штрафны да түләмәдем, чөнки бу акчалар сугышка һәм репрессияләргә китәчәген беләм. Русиядәге бөтен хисапларым сак астына алынды, ә милкемне сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлагач, башка кешеләргә яздырдым. Бу тоткарланудан соң тагын да ныграк күләгәгә киттем.

Ызгышканда ире украин балаларын, хатын-кызларын "яндырырга кирәк", диде

Тәртип саклау оешмаларындагы элемтәләрем аша мине күзәтеп торуларын белдем, саграк булырга кирәк иде. Быел кыш башында тулысынча ЛГБТ+ һәм транс-кешеләргә ярдәмгә күчтем, аларны "ЛГБТ-пропаганда" турындагы канун яңартылганнан соң, ныграк эзәрлекли башладылар. Мәскәүдә һәм Мәскәү янында берничә фатирыбыз бар иде, аларның бер өлешендә сугышка каршы активистлар җыелышты, икенче яртысы һормоннар белән дәвалану башлау өчен, документларын алыштырырга яки операция ясатырга дип Мәскәүгә төрле белешмәләр алырга килгән транс-кешеләр өчен шелтер иде. Һомофобиядән зыян күрүчеләргә дә булыштык.

"ФСБ "САША ИСЕМЛЕ КЫЗ"НЫ ЭЗЛӘДЕ"

— Быел мартта сезгә Русиядән китәргә туры килде. Моңа нәрсә сәбәпче булды?

Шул рәвешле ЛГБТ-кешеләр Русиядә икенче сортлы булды

— Былтыр декабрьдә Русия Думасы кабул иткәннән соң, Путин "ЛГБТ-пропаганда"ны тулысынча тыя торган канун имзалады. Бу теләсә нинди яшьтәге кешеләр арасында ЛГБТ турында һәм транс-кешеләр турында мәгълүмат таратуны тыя. 2013 елда кабул ителгән канун мондый пропаганданы балигъ булмаучылар арасында гына тыя иде. Без канун өлгесен кабул итүгә каршы чыктык, бу хакта Европа берлегенә, Думага хисаплар җибәрдек, әмма аны кабул иттеләр. Шул рәвешле ЛГБТ-кешеләр Русиядә икенче сортлы булды. Аларга нык каныга башладылар. Яңа канун нигезендә беренче административ эшләр өч блогерга — Даша Корейкага, Һилми Форкска һәм Стасик Кудрявыйга ачылды. Без аларны якларга алындык. Стасикның яшәр урыны булмады һәм партнерларыбыз белән киңәшләшеп, аны бер фатирыбызга урнаштырдык. Бу зур хата иде. Стасик безнең иминлек кагыйдәләрен гел бозды. Берсендә адекват булмаган хәлдә фатирыбызда порнографик контент, аннан соң икона белән видео төшергән һәм интернетка чыгарган. Бу дин тотучыларның хисләрен мыскыллау турындагы маддәгә туры килә. Моны күреп, видеоларын сөрттерсәк тә, соң иде инде. Интернетта шау-шу чыкты. Хәзер бөтенебезне эзли башларлар, яшеренү урыннарыбызны табарлар һәм җитди гаепләүләр белдерерләр дип бик сагайдык. Документларыбызны, дискларыбызны, техникабызны башка урынга күчердек, тоткарлана калсак дип, легенда уйлап чыгардык. Стасикка Русиядән китәргә куштык, ул Төркиягә билет алды, Шереметьево һава аланында чик буе контролен үтте, әмма очкычта чакта чит ил паспорты белән хушлашу фотосы төшереп керткән. Аны шундук ФСБ хезмәткәрләре тоткарлады — очкыч әле очып китәргә өлгермәгән иде.

Стасик порнографик контент, аннан соң икона белән видео төшергән һәм интернетка чыгарган

Аның тоткарлануы турында белгәч тә, такымыбыз белән җыелыштык һәм бер-беребезгә "Бетте, бу ахыры иде", дидек. Чөнки ФСБга эләккән икән, ул барысын да сөйләп бирәчәк — димәк, без экстремист, террорчы маддәләр нигезендә тоткарланырга мөмкинбез.

— Шуннан соң нәрсә булды? Тентүләр, тоткарлаулар башландымы?

— Икенче көне үк фатирларыбызның берсенә тентү уздырырга ФСБ хезмәткәрләре килде. Тикшерү комитетындагы чыганакларымнан Стасик Кудрявыйны электр тогы белән җәфалауларын, кыйнауларын белдем. Тентү вакытында фатирда булган дустымны да кыйнаганнар, минем турында мәгълүмат сораганнар, изоляторда тотканнар, янаганнар. ФСБ мине "Саша исемле кыз" дип эзләгән, янәсе бөтен әйбер белән мин идарә иткәнмен. Әмма минем ир-ат исеменә алынган иске документларым бар иде, алар ярдәмендә Русиядән имин генә чыгып китә алдым. Дустымның фатирына барып, ашыгыч рәвештә Русиядән китү ягын карадым, алты сәгатьләп кенә вакытым бар иде.

Безнең хәрәкәткә, хокук яклауга күпме елымны бирдем! Әмма иң авыр мизгелдә минем үземә булышырдай, кул сузардай кеше табылмады.

Партнерларыбыз булган оешмаларга яздым һәм шалтыраттым, ярдәм сорадым. Адвокат табып, мине чит илгә эвакуацияләүне генә оештыруны сорадым, югыйсә. Әмма миңа җавап бирмәделәр, уртак чатлардан мине чыгара башладылар. Бу хәл белән бөтенебезне кыен хәлгә, оешманы куркыныч астына куюымны әйтүчеләр дә булды. Иң авыры шул иде. Безнең хәрәкәткә, хокук яклауга күпме елымны бирдем! Әмма иң авыр мизгелдә минем үземә булышырдай, кул сузардай кеше табылмады. Миңа чит илдәге партнерларыбыз булышты. Ә бу вакытта дус кызым Төркиягә, Грузиягә, Әрмәнстанга билетлар эзләде. Ереванга кадәр билет таптык. Тентү вакытында бөтен әйберемне тартып алганнар иде, акчасыз, әйберләрсез дә калган идем. Иптәш кызым "Яшә, үлмә генә!", дип, үз әйберләрен, акча бирде, миңа билет алды. Без һава аланына киттек.

— Чикне ничек уздыгыз?

Ир-ат исеменә алынган иске документларым бар иде, алар ярдәмендә Русиядән имин генә чыгып китә алдым. Алты сәгатьләп кенә вакытым бар иде.

— Стасик кебек үк, мине дә тоткарларлар яки очкычтан чыгарырлар дип курыктым. Һава аланына таксида киттек, камералар булганга, метрога төшмәдек. Очышка нык якын вакыт сайлап килдек. Мине якын дусларым озатты, алар күзләрендә яшь белән хушлашты. Иске документларымдагы фотодагы кебек күренергә тырышып киендем. Чәчләремне башлык астына яшердем, ирләр күзлеге кидем, бизәнмәдем, психологик яктан бу авыр иде. Контрольне яхшы гына уздым, көчкә очкычка өлгереп утырдым гына, экипаж "Иминлек максатларында очышыбыз ун минутка тоткарлана", ди. Ул чакта ни хис итүемне аңлатырлык түгел. Аңымны югалтаммы дип торам. Очып китүемне көткән дусларым да дулкынланып, китмичә тора иде. Егерме минутлап вакыт үтте — алар тормышымда иң озыны кебек тоелды. Шуннан соң, ниһаять, очып киттек. Мин озак вакытлар эчемдә тоткан хисләремә ирек бирдем — бәдрәфкә кереп еладым.

— Әрмәнстан чиген ничек үттегез?

Бәдрәфкә кереп еладым

— Анда да дулкынлану булды. Мин бит Әрмәнстан белән килешү нигезендә Ереван һава аланындагы таможняда Русия федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре утыруын белми идем. Ә миңа шуларның берсе эләкте дә. Тырнагымдагы маникюр калдыкларын күреп, шаярган булып кыланды — янәсе Мәскәүдә бөтенесе шулай йөриме әллә? Стандарт сораулар да бирде: беренче тапкыр килдеңме, ни өчен, күпмегә. Ахырдан үткәреп җибәрде.

— Әрмәнстанда ничек яшәп киттегез?

— Әрмәнстан миңа ошый, бу илгә кунакчыллыгы, киң күңеллеге өчен рәхмәтлемен. Актив эшчәнлеккә дә кушылдым — кино күрсәтүләр, сугышка каршы күргәзмәләр оештырабыз. Русия илчелеге каршында митинг оештырдым, украин качакларына ярдәм итәм, Әрмәнстанның ЛГБТ-оешмалары белән элемтәләр корам һәм тәҗрибәмне уртаклашам. Русиядә калган оешмаларыбыз һәм активистларыбыз белән дә элемтәдә торам. Кызганыч, Русиядәге көрәштәшләребезгә каршы җинаять эшләре әле төгәлләнмәде, минем максат — иптәшләремнең иминлеген булдыралганча тәэмин итү, золымнарга дучар була алырдайларны илдән чыгарырга булышу.

— Әрмәнстанда озак калачаксызмы?

— Алга таба хәрәкәт итәрмен дип ниятлим, монда калу имин түгел. Беренчедән, быел Русиядә халыкара эзләүгә бирелгән берничә Русия сәяси мөһаҗирен тоткарлау очраклары булды. Икенчедән, монда ЛГБТ+ берләшмәнең хәле авыр. Мине ничек бар шулай кабул итәрдәй илдә яшисем һәм эшлисем килә. Һөнәри һәм сәяси эшчәнлегемне дә дәвам итә алсам иде, чөнки моның белән шөгыльләнергә ниятлим — ким дигәндә бу режим таркалганга кадәр.

"БУ — ИҢ ҖИНАЯТЬЧЕЛ КАНУННАРНЫҢ БЕРСЕ"

— Дума операция ясату ысулы белән гендер тамгасын алыштыруны тулысынча тыючы канун өлгесен кабул итте. Җенесне документларда үзгәртү дә тыела. Моны ничек бәялисез?

— Хәзерге вакытта бу иң җинаятьчел кануннарның берсе дип саныйм. Хәзерге заман тарихында Русия беренче тапкыр халыкның аерым бер төркеменә медицина ярдәме күрсәтүне рәсми тыйды. Бу бик куркыныч, чөнки алга таба, әйтик, аборт ясатуга да тыю кертелергә мөмкин. Бу канун белән Путинның фашист диктатурасы трансгендер кешеләр геноциды сәясәте алып бара.

— Трансгендер кешеләр өчен канун нинди куркыныч тудырырга мөмкин?

Күпләр дәвалануны үзенә үзе билгеләячәк. Сайлау мөмкинлеге булмагач, кешеләр һәртөрле чараларны кулланачак — хәтта операцияне үзләренә үзләре дә ясарга мөмкин.

— Канун "кеше җенесен алыштыруга юнәлдерелгән теләсә нинди медицина тыкшынуларын" (ә без моны "трансгендер күчеш" дип атыйбыз) тулысынча тыя. Күчеш вакытындагы теләсә нинди тыкшынуларны да. Моңа операцияләр генә түгел, һормоннар белән дәвалау да керә.

Беренчедән, транс-күчеш ясаган күпчелек кешеләргә бу дәвалану даими кирәк, алар аны гомеренең ахырына кадәр кулланырга тиеш. Яңа канун аларны моннан мәхрүм итә. Бу очракта бер генә эндокринолог та яки психотерапевт та канунлы рәвештә бу дәвалануны билгели алмаячак, чөнки аны лицензиясенннән мәхрүм итәчәкләр. Әлеге дәвалануга мохтаҗ булучылар элегрәк булган кебек, соры базардагы даруларны эзләп табачак. Кабат сыйфаты шикле булган дарулар сатыла торган кара базар барлыкка киләчәк. Күпләр дәвалануны үзенә үзе билгеләячәк. Сайлау мөмкинлеге булмагач, кешеләр һәртөрле чараларны кулланачак — хәтта операцияне үзләренә үзләре дә ясарга мөмкин. Русиядә мондый очраклар булды инде. Шул рәвешле кешеләр үзләрен зур куркыныч астына куячак.

Канун документлардагы гендер тамгасын ("җенес" графасын) үзгәртүне дә тыя. Транс-күчешне башлаучылар моны тәмамлый алмаячак дигән сүз. Алар хәтта документларын алмаштыра алмаячак һәм тәннәренә бикле калачаклар, чөнки тышкы кыяфәтләре белән документларындагы графа бөтенләй бер-берсенә туры килмәячәк. Транс-кешеләрне дискриминацияләү һәм аларга каршы көч куллану артачак. Ә бу кул салуларга, психологик травмаларга китерәчәк.

Трансгендер күчешен башлап та, ахырга җиткерә алмаучылар, тышкы кыяфәтләре белән документлары туры килмәү сәбәпле эшкә урнаша алмаячак. Дәүләт болай да транс-кешеләрне рәсми хезмәт базарыннан кысрыклап чыгара. Кешеләр рәсми эшкә урнаша алмагач, секс хезмәтләр белән шөгыльләнәчәк, анда алар зур куркыныч астында: каныгу, көчләү хәтта үтерү очраклары да була. Соңгы вакытта бу артканнан-арта бара.

— Яңа канун Русиядәге ничә кешегә йогынты ясарга мөмкин?

— Төгәл әйтү авыр, чөнки бездә рәсми статистика алып барылмый диярлек. Әмма Мәскәүдә генә дә гендер тамгасын алыштырган яки алыштырырга ниятләүче кимендә 10 мең кеше булачак дип әйтеп була.

— Башка илләрдә мондый кануннар бармы?

— Бу канунның аналогы башка бер җирдә дә юк дияргә мөмкин. Уганданы гына алсак инде — анда ЛГБТга карата шактый дискриминацияләүче канун кабул ителде. Яки Иранны, Согуд Гарәбстанын алырга мөмкин. Анда бер җенес кешеләренә секc өчен җинаять җаваплылыгы бар. Әмма шулай булса да, хәтта шул ук Иранда транс-шәхесләргә медицина тыелмый, аларга медицина ярдәме һәм хирургия програмнары бар. Әйе, әлегә Русиядә ЛГБТ һәм трансгендерлык өчен үлем җәзасы кертмәделәр. Әмма трансгендер кешеләрне социаль дискурстан, хокукый кырдан һәм медицина дискурсыннан тулысынча чыгару — мондый хәл дөньяда беркайда юк. Бу яктан без дөньяда алдынгылыкта.

  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә — 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Әлеге материал "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG