Accessibility links

Русия думасы җенесне алыштыруны тыя торган канун өлгесе әзерләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул якын арада Думага карауга кертеләчәк.

Русия парламентының түбән пулаты депутатлары "кешегә үз теләге белән җенесен алыштыруны" тулысынча тыя торган канун өлгесе әзерләгән. Әлегә ул Думага карауга кертелмәгән, әмма аның белән "Ведомости" таныша алган.

Аерым алганда документ җенесне алыштырганда операция ясатуны, документларда җенес тамгасын һәм исемне үзгәртүне тыя.

"Сәламәтлекне саклау нигезләре турындагы" канунга аерым 45.1нче маддә ("Медицина хезмәткәрләренә психик авырулары булган һәм үз-үзен тотышы бозылган авыруларга җенесен үзгәртүче медицина тыкшынулары уздыру тыела") өстәргә тәкъдим ителә, дип яза басма.

Русиядәге хәзерге кануннарга ярашлы, трансгендер күчеше өчен хирургия операцияләре ясатырга һәм һормоннар белән дәвалану алырга теләсәң, табиблар консилиумының "транссексуализм" дигән диагноз куеп белешмә бирүе кирәк. Транссексуализм исә психика бозыклыгы, үзеңне тоту бозыклыгы сыйныфына карый.

Моннан тыш, "Гражданлык халәте актлары турындагы" канунга үзгәреш кертмәкчеләр. Аңа ярашлы, җенесен алыштыру турында медицина оешмасы биргән белешмәне китерсә дә, кешенең гражданлык хәле турындагы документларына ЗАГС оешмалары үзгәреш кертмәячәк.

Мондый төзәтмәләр әзерләүләрен парламентның түбән пулаты вице-спикеры Владислав Даванков та раслаган. Ул әлеге канун өлгесе якын арада Думага кертеләчәк дигән.

  • Русия юстиция министрлыгы да документлардагы җенес күрсәтелгән тамгаларны үзгәртү мөмкинлеген бетерергә җыена. Хәзерге вакытта паспорттагы җенес тамгасын "җенесне алыштыру" турындагы медицина белешмәсе ярдәмендә дә үзгәртергә мөмкин. Мондый белешмәне алу өчен хирургия операциясен ясату да мәҗбүри түгел.
  • ЗАГС белешмәләреннән күренгәнчә, 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG