Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы паспортта "җенесне алыштыру" мөмкинлеген бетермәкче


Трансгендерлык тамгасы
Трансгендерлык тамгасы

Хәзерге вакытта  паспорттагы җенес тамгасын "җенесне алыштыру" турындагы медицина белешмәсе ярдәмендә дә үзгәртергә мөмкин. Мондый белешмәне алу өчен хирургия операциясен ясату да мәҗбүри түгел дип  искәртелә.

Русия юстиция министрлыгы документлардагы җенес күрсәтелгән тамгаларны үзгәртү мөмкинлеген бетерергә җыена. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәсендә министрлык башлыгы Константин Чуйченко әйткән.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта паспорттагы җенес тамгасын "җенесне алыштыру" турындагы медицина белешмәсе ярдәмендә дә үзгәртергә мөмкин. Мондый белешмәне алу өчен хирургия операциясен ясату да мәҗбүри түгел дип искәртелә.

"Шул рәвешле, шуны күрәбез: паспортта җенесен алыштырса да, физиологик яктан элеккегечә калган кеше гаилә кора, балаларны уллыкка ала ала", дигән Чуйченко ЗАГС статистикасына сылтанып.

ЗАГС белешмәләреннән күренгәнчә, 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.

Чуйченко трансгендер кешеләрне канун бозган очракта нинди колониягә җибәрергә, аларга ничә яшьтән пенсия түләргә дигән сораулар да туа, дигән.

Якын арада юстиция министрлыгы канунга үзгәрешләр кертү эшен башлаячак, бу Русиядә кешеләргә документларына үзгәрешләр кертеп кенә дә җенесен алыштыру мөмкинлеген бетерү өчен эшләнә диелә.

  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • Мәсәлән бүген, 24 апрельдә КФУ студенты Һаоян Сюйны Кытайга депортацияләячәкләр.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карары чыгарды, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG