Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ студенты Һаоян Сюйны Русиядән депортациялиләр


Һаоян Сюй һәм Гела Гогишвили
Һаоян Сюй һәм Гела Гогишвили

6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе егетне Русиядән депортацияләү карары чыгарды, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Бүген, 24 апрельдә КФУ студенты Һаоян Сюйны Кытайга депортацияләячәкләр. Бу хакта "Гроза" Telegram-каналы хәбәр итә.

Һаоян үзенең блогында Мәскәүдә очкыч көтүен, Кытайга очачагын хәбәр итте, дип яза канал.

5 апрельдә Казанда блогерлар Гела Гогишвили һәм Һаоян Сюй тоткарланды.

Гела Гогишвили һәм Хаоян Сюй — яшь ЛГБТ-пар. Алар TikTok-та һәм Telegram-каналларында үз тормышлары турында сөйли.

6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карары чыгарды, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Егетләр өстеннән әләк язган Новосибирски кешесе һәм Казан полициясе фикеренчә, алар ЛГБТны "үбешеп, кочаклашып төшкән, бергә йоклаганнарын күрсәткән видеолары" белән пропагандалаган.

Шул ук вакытта, янәсе полиция каналга язылучылар арасында 1,7 меңнән артык балигъ булмаучыны исәпләп чыгарган.

Адвокат Гадел Хәйдәршин ЛГБТны пропагандалау булган дип әйтү өчен экспертиза уздырырга кирәк дигән иде. Ул YouTubeтагы язылучыларның балигъ булмавы турында дәлилләр эш материалларында юк, дигән иде. Блогерларның каналына "өлкәннәр өчен" дигән тамга куелган, ди адвокат.

Гогишвилины да шул ук маддә нигезендә гаепләделәр. Аңа ачылган административ эшне Казанның Вахитов районы 1нче мәхкәмә бүлгесе карарга тиеш иде, әмма мәхкәмә эшне кабат полициягә кайтарды. Гела Инстаграмында эшне яңадан торгызу өчен шәһәр буйлап үзен полиция эзләвен хәбәр иткән иде.

  • Былтыр 24 ноябрьдә Русия думасы ЛГБТ пропагандасын тулысынча тыю турында канун кабул итте. 5 декабрьдә аны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Яңа маддә нигезендә, физик һәм юридик затларга зур күләмдә штрафлар бирү күз уңында тотыла, чит ил ватандашларын исә илдән депортацияләргә мөмкинннәр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG