Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЛГБТ татарларга кире Татарстанга кайту авыр булачак"


Черек күл паркында ЛГБТ символы саналган байрак. Казан, 2020 ел
Черек күл паркында ЛГБТ символы саналган байрак. Казан, 2020 ел

Думада каралучы ЛГБТ "пропаганда"сын тыю турындагы канун ЛГБТ+ кешеләргә өстәмә басым булачак, аларның тормышын тагы да катлауландырачак дип саный активистлар.

27 октябрьдә Русия думасы "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалауны" тыю турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Аны 20 октябрьдә керткәннәр иде. Бу канун — илдә ЛГБТ+ кешеләр, җенси үзбилгеләнү һәм трансгендерлек турында сөйләү бөтенләе белән тыелачак дигән сүз. ЛГБТ темаларга ачыктан-ачык сөйләү һәм сөйләшү, медиа, китапларда язу, кинода күрсәтү ярамаячак — Хәтта 18+ тамгасы белән дә. Меңләгән русияле бу канунга каршы чыкты: алар петицияләр яза, депутатларга һәм түрәләргә хатлар юллый, ялгыз пикетларга чыга.

Русиядә моңарчы нинди тыюлар бар иде

2013 елның июненнән Русиядә балигъ булмаганнар арасында "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне" пропагандалауны тыю турында канун гамәлдә. Аның нигезендә физик затларга 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф салырга һәм оешманың эшчәнлеген туктатып торырга мөмкиннәр. Хокукны чит ил кешесе бозса, аны илдән чыгарырга мөмкиннәр.

2013 елдан Русиядә шулай ук "Балалар сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау" турында да канун эшли. Ул да "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалауны" тыя. Шуны ук тыючы "Русиядә бала хокукларының төп гарантияләре" кануны да бар.

Яңа канун кабул ителгәч, нәрсә үзгәрәчәк?

Яңа канун кабул ителгәннән соң, Русиядә "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне", педофилияне һәм "үсмерләрне җенесләрен үзгәртү теләге тудырырдай мәгълүмат"ны "пропагандалау" тулысынча тыелачак.

Хокук бозулар өчен җәза да кырысланачак. Физик затларга:

  • "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау" өчен — 50 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф;
  • "педофилияне пропагандалау" өчен — 200 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф;
  • балигъ булмаганнар арасында һомосексуальлек яки трансгендерлык турында мәгълүмат тарату өчен — 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф карала.

Әгәр "пропаганда" медиа аша, интернетта яки үсмерләргә карата булса, штрафлар күләме артырга мөмкин: физик затларга 800 мең сумга кадәр, юридик затларга 800 мең сумнан 10 млн сумга кадәр штраф карала.

Әлеге канун нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бу хакта активистлар белән сөйләштек.

"Стереотиплар, мыскыллы мөнәсәбәт дәүләт тарафыннан хуплана һәм бу канун моны көчәйтәчәк кенә"

Камил Сафин, тумышы белән Уфадан, хәзерге вакытта Мүнһенда яшәүче ЛГБТ-активист:

Камил Сафин
Камил Сафин

— Әлеге канун тулысы белән дискриминацион. Кешеләрдә бер җенесле мәхәббәт турында сөйләшү мөмкинлеге бөтенләй калмый, бу темага теләсә нинди сөйләшү "пропаганда" буларак кабул ителәчәк. Ләкин мәхәббәтне "пропагандалап" булмый, аны көчләп тагып та булмый. Халыкны булмаган нәрсә белән куркыталар.

Канунны язучылар бу мәсьәләне бөтенләй белми. Еш кына бер казанга һомосексуальлекне, педофилияне, кайчак хәтта зоофилияне дә салып бутыйлар. Гади кешеләр исә проблем тамырына карамый, бу канунга каршы чыгучыларның фикерләрен дә тыңларга әзер түгел. Халыкта бу теманы тиешенчә белмәү исә агрессия артуга китерә — аеруча канун тарафыннан якланмаган ЛГБТ кешеләренә карата.

Һомофоблык сәбәпле кешеләрне үтерү дә — сирәк күренеш түгел

Русиядә соңгы еллардагы кануннар һомосексуаль һәм трансгендер кешеләргә карата янауларның һәм җәберләүләрнең җәзасыз калуына инде китерде. Әйтик, узган елны "ВкусВилл" кибетләр челтәре үз рекламында гаилә корган ике хатын-кызны күрсәтте. Моның өчен аларга зур басым ясалды — ахыр чиктә оешмага ике лесбины күрсәткән өчен гафу үтенергә туры килде. Һомофоблык сәбәпле кешеләрне үтерү дә — сирәк күренеш түгел, ләкин Русия җинаять кодексында мондый маддә булмау сәбәпле, гей яки лесби булу аркасында күпме кеше үтерелгәне билгеле түгел.

ЛГБТ "пропаганда"сын тыю турындагы канун бу кешеләргә карата стигматизацияне арттыра гына. Күп кеше гейларны "каурыйларга күмелгән, бизәнгән егетләр" дип кабул итә, ләкин бит алар — безнең арада булган гап-гади кешеләр. Бу канун һәм җәмгыятьтә туган тискәре мөнәсәбәт аркасында аларның үз проблемнарын уртаклашу мөмкинлеге дә юк, мәхәббәтләре турында сөйләү теләге дә юк, шуңа күрә күп кеше алар тирәсендә гейлар һәм лесбилар юк дип уйлый. Стереотиплар, мыскыллы мөнәсәбәт дәүләт тарафыннан хуплана һәм бу канун моны көчәйтәчәк кенә.

Полиция бу канунга сылтап, хәзер һомофобия сәбәпле булган җинаятьләрне аклаячак

Кызганыч, бүгенге Русиядә һомофоблык гади күренеш булып тора. Кабул ителә торган яңа канун ярдәмендә һомофобларның бөтен юллары ачык, полиция хәзер гел бу канунга сылтап, һомофобия сәбәпле булган җинаятьләрне аклаячак булып чыга.

Үз җенесендәге кешене яраткан кеше башкалардан нәрсәсе белән аерыла? Нигә ул үз хисләре турында ачык сөйли алмый? Хакимият бик оста гына кешеләрнең игътибарын чын проблемнардан читкә юнәлтү белән шөгыльләнә. Кешеләрне агарту, барлык ватандашларга комфортлы, җайлы тормыш оештыру урынына дәүләткә "җайсыз" кешеләрнең авызларын томалау җиңелрәк. Ә җәмгыятьнең калган өлеше моны хуплаячак яки дәшми утырачак.

"Шкаф эчендәге тормыш бик күңелсез һәм ул депрессиягә китерә"

Динә Нурм
Динә Нурм

Динә Нурм, Казаннан, активист, "ФемКызлар" төркеменә нигез салучы:

— Әлеге канун өлгесе — Русиянең ЛГБТ+ ватандашларына тагын бер басым коралы. "Русиянең ЛГБТ+ ватандашлары" дип басым ясап әйтәм һәм матбугат чараларын да шулай язарга чакырам, чөнки һомофобия таратучы дәүләт пропагандасы соңгы 10 елда бездән ниндидер чит планета кешеләре ясый, гәрчә без — Русия ватандашлары. Эшлибез, салымнар түлибез, ипотекага фатирлар алабыз, "Пятерочка" кассасына башка һетеросекскуаль ватандашлар белән бергә чиратта торабыз. ЛГБТ+ җәмәгатьчелеге турында сөйләгәндә боларны да искә төшерү әйбәт булыр иде.

Әләкләү өчен яңа сәбәп булачак

Канун өлгесе — саташу гына. Хөкүмәт консерватив юнәлешле кешеләрне мобилизация һәм икътисадый проблемнарны онытып тору өчен, аларга сөяк ыргыта. Әлеге канун, беренче чиратта, каминг-аут ясамаган, ягъни үз җенси ориентациясе яки гендер үзбилгеләнүе турында башкаларга сөйләмәүче кешеләргә кагылачак. Андый кешеләр бу канунны басым, тагы да ныграк чикләү сигналы буларак кабул итәчәк, ә кайберәүләре — ә бәлки, күбесе — шкафның тирәнрәк почмагына качарга, үз ориентациясен яшерергә тырышачак. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: шкаф эчендәге тормыш бик күңелсез һәм ул депрессиягә китерә.

Канунны куллануга килгәндә, кабул ителгән очракта, бу әләкләү өчен яңа сәбәп булачак. Әгәр моңа кадәр һомофоблар ниндидер "пропаганда"ны балалар күрә ала дип дәлилләр эзләргә тиеш булган булса, хәзер балалар белән генә чикләнәсе түгел. Социаль челтәрләрдә ЛГБТ+ пабликларына шикаятьләр күп булыр. Без штрафлар түләп акча да югалтырбыз дип уйлыйм.

Төбәкләр турында сөйләгәндә, төрле җирдә төрлечә. Мәсәлән, Казанда, миңа калса, ЛБГТ+ ватандаш булу Петербурга караганда җиңелрәк. Минем хатыным — Саха республикасынанн. Ул анда Казанга караганда тынычрак, ди.

Җәмәгать, сез үз һетеросексуальлегегезгә шулкадәр ышанмыйсызмыни?

Шәһәрдә хокук яклаучылар, ЛГБТ+ оешмалар булу-булмау да мөһим. Мәсәлән, Екатеринбурда ЛГБТ өчен "Ресурс" үзәге бар, Владивостокта "Маяк" (ике оешманы да юстиция министрлыгы "ят агент" дип таныды — Азатлык Радиосы). Казанда "Принятие" оешмасы эшли һәм аның барлыкка килүе белән Казандагы ЛГБТ+ хатын-кызларының тормышлары күпкә яхшырды дип уйлыйм. Һәм менә бу канун өлгесе канунга әйләнгәч, шундый файдалы башлангычларга зыян салыначак, чөнки үз эшләрен алар штраф салмаслык итеп алып барырга тиеш булачак. Шуңа да карамастан хокук яклаучылар мондый шартларда да эшләвен дәвам итәчәк дип өмет итәм.

Шуны да телгә алырга кирәк: әлеге канун өлгесе Русия ватандашларыннан надан һәм ихтыярсыз көтү ясый. Асылда әлеге документ социаль челтәрләрдә бәхетле ЛГБТ+ ватандашларын күрсәтү — өлкән кешеләрне ориентациясен яки җенесен үзгәртүгә этәрә дип сөйли. Җәмәгать, сез үз һетеросексуальлегегезгә шулкадәр ышанмыйсызмыни?

"ЛГБТ кешеләр Русиядә бик күп"

Кристина Абрамичева, Уфадан, хокук яклаучы:

Кристина Абрамичева
Кристина Абрамичева

— ЛГБТ "пропагандасы"н тыю турында яңа репрессив канун кертү бер җенесле гаиләләр һәм трансгендер кешеләрнең тормышын һичшиксез катлауландырачак. Ә мондый кешеләр Русиядә бик күп, гәрчә илдән күчеп китүчеләр саны артса да. Канун чыгаручылар күзлегеннән "пропаганда" — ул теләсә нинди мәгълүмат. Штрафлардан һәм эзәрлекләүләрдән куркып, матбугат чараларында, сәнгать әсәрләрендә ЛГБТ кешеләрне телгә алу сызып ташланачак. Ә бу үз чиратында үзтәңгәллекләрен әлегә аңламаган һәм үзләре теләмәгән кешеләр белән тормышларын бәйләүчеләрнең язмышларын сындырачак.

Ни өчен бер гаепсез балалар зыян күрергә тиеш?

Бу безне советлар берлегенә кайтара — үзең, үзбилгеләнүең, ориентацияң турында бернинди дә мәгълүмат булмаганда кешеләр үз тормышларын яшәми иде, ә кайчак гомерләрен дә өзә иде. Талантлы совет актеры Юрий Богатырев кебек.

Канун өлгесе кабул ителгән очракта балалары булган бер җенесле гаиләләр нинди шартларда яшәргә тиешлеге аңлашылмый. Әлеге балалар элегрәк һетеросексуаль никахта туган яки ясалма аталандыру кебек заман медицинасы тәкъдим иткән башка юл белән дөньяга килгән булырга мөмкин. Юридик яктан мондый гаиләләрнең гаилә хокуклары юк, ә аналар һәм аталар ялгыз тәрбияләүче дип атала. Алар да башкалар кебек үк салым түләүчеләр булуга карамастан, аларга бернинди дә теләктәшлек күрсәтүче юк.

Дәүләт җитәкчеләренең күбрәк бала табуга чакырулары бу шартларда мантыйкка сыймый. Аның рухи ягын әйтеп тә торасы юк инде — бер җенесле гаиләләрдә балалар бәләкәйдән үк җәмгыятьтән ике әнисе (әтисе) барлыгын яшерергә тиеш. Болай итмәгәндә ул "пропагандачы" дип аталырга яки җәмгыять тарафыннан тәнкыйтьләргә дучар булып психологик яра алырга мөмкин. Канун кабул ителгән очракта басым артачак кына, шуңа күрә бер дә аңлашылмый: ни өчен бер гаепсез балалар зыян күрергә тиеш?

"Мобилизациядән качкан кебек, бу кануннан да качачаклар"

Марсель Ганиев, тумышы белән Казакъстаннан, хәзер Швециядә яши, ЛГБТ-активист:

Марсель Ганиев
Марсель Ганиев

— Мин Казакъстанда да ЛБГТ-активист булдым. Хәзерге вакытта мобилизациядән качучыларга Казакъстанда урнашырга ярдәм итәм.

Сугыш башланганнан соң бик күп татарлар язды, алар арасында ЛГБТ кешеләре дә бар иде. Минемчә, шул канун аркасында эмиграциянең тагын бер дулкыны барлыкка килергә мөмкин. Мобилизациядән качкан кебек, бу кануннан да качачаклар. Ә бүген Европада яки башка илләрдә яшәүче ЛГБТ татарларга кире Татарстанга кайту авыр булачак.

Хәзер Башкортстаннан, Татарстаннан Казакъстанга, Грузиягә күп кеше китә. Бу ике илдә дә — Русия белән чагыштырганда — ЛГБТ кешеләр өчен шартлар яхшырак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG