Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт театры иҗат сәфәреннән соң туган уйлар


"Шәүрәкәй" тамашасыннан күренеш
"Шәүрәкәй" тамашасыннан күренеш
Килделәр дә, киттеләр... Бер мизгел генә булып калды бу дәвер. Сүзем Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының Казан гастрольләре хакында. Сигез көн эчендә театр сөючеләр ун тамашага шаһит булды. Һәрберсе муенса мәрҗәннәре кебек чагу, матур. Бу очракта башкорт җиләнендәге тәңкә-мәрҗән дип әйтсәң дә артык булмас.

Журналистлар белән бер очрашуда театр мөдире Хөрмәтулла Үтәшев: “Казан гастрольләре – имтихан кебек сынау ул безгә, монда тамашачы бөтенләй башка төрле,” дигән иде. Шушы зәвыклы, рәхмәтле тамашачысын башкорт театры төрле спектакльләре белән сөендерде. Шушы сигез көн эчендә дүрт спектакль карау бәхете миңа да тәтеде. Үзем күреп өлгермәгәннәренә кагылмыйча, күргәннәремне сезгә дә җиткерәсем килде.


“Зәки Вәлиди Туган”

Гастрольләр Нәҗип Әсанбайның “Зәки Вәлиди Туган” спектакле белән башланды. Һәрберсе кирпеч калынлыгы трилогия белән Зәки Вәлидинең “Хәтирәләр”ен сәхнә әсәре итүгә алынган режиссер Айрат Әбүшахмановны герой дими кем дисең? Алыну гына түгел, аны күздән яшьләр чыгарырлык әсәр иткән.

Зәки Вәлиди башкорт халкы өчен төп каһарман, аның исемен иленә кайтару, халыкка тарату өстендә зур-зур эшләр башкарылды. Узган җәй башкорт корылтаенда Башкортстанның иң зур бүләге – Салават Юлаев орденын әтисе өчен улы Сөбөдәйгә тапшырдылар. Гомерен читтә уздырган, исеме Европага билгеле галимнең фәнни хезмәтләре бүген генә туган җиренә кайтып иреште. Әлеге сәхнә әсәре дә аның исемен халыкка кайтаруда салынган хезмәт җимеше.

Әхмәтзәки Вәлиди исеме бездә, Казанда бәхәсләр уята. Төрле-төрле, уңай һәм каршы фикерләр ишетергә туры килә. Бүген кайберәүләр Вәлиди шәхесен татар милләтенең төп дошманы итеп күрсәтергә маташа. Идел-Урал штаты идеясенә каршы булган, хәтта, штаттагы мәгариф министры вазифасыннан баш тартып, үз амбицияләрен өстен куеп, аерым республиканың президенты булырга талпынган дип язарга да чирканмады кайбер коллегаларым. Бу фикер белән килешеп тә булыр иде, бәлки. Әнә шул “бәлки” сүзе булмаса.

Идел-Урал штаты төрки халыкларны берләштереп, үзәге – Казан тирәсендә тупларга тиеш була. Уртак тел – татар теле, башкаласы – Казан, тиздән халкы татарга әверелер иде. Вакытында бу хыял тормышка ашса, бүген без берничә милләтне югалткан булыр идек. Башкорт татар арасында эреп югалыр иде. Әйе, аның урынына бертелле, зур халык барлыкка килер иде. Әхмәтзәки Вәлиди моны аңлый һәм каршы төшә. Үз халкын саклап калу өчен тырышкан Вәлидине без нидә гаеплибез? Эгоцентризмда? Эгоизмда? Үз халкын яратмаган, аның өчен көймәгән кеше генә шәхескә мондый гаеп ташлавы мөмкиндер.



Гастрольләр темасыннан читкә киттем бугай, “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” әсәре тамашачысын башта Төркия төрмәсендә утырган Вәлиди хатирәләре белән Көзәнгә дә, Казанга да, Иранга да алып китә. Әхмәтзәкинең аерылмас дусты, көрәштәше Әбделкадыйр Инан белән сугышта да, туйда да, кайгы-шатлыкта да гел бергә. Яшь Зәки мәдрәсәдән үк кызыксынучан, зирәк була. Аның укырга теләвенә бер кем дә каршы төшә алмый. Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә белем ала. Шушы елларда аның “Төрек вә татар тарихы” китабы дөнья күрә.

Спектакль Зәки Вәлидинең эчке кичерешләрен күрсәтә, минемчә. Аның яратуы, аерылуы, кайгылары, алданулары өчен янып-көясең. Әнә шул хисләре, интуициясе аркасында бәлки үз гомерен саклап кала. Барлык якыннарыңны ташлап, чыгып китү җиңел түгел. Алда – билгесезлек.

Беренче хатыны Нәфисә белән кавышу, аерылышу минутлары, сабыйлары тууы, соңгарак улларын алып китүләре – болар бөтенесе кеше трагедиясе. Болар өстенә, тырым-тыракай килгән төп йорт, картаеп барган әти-әнисенең вафаты, туганнарының абыйлары өчен җәзалануы өстәлә. Хатирәләрдә генә искә төшергәндәй булса да, Вәлиди трагедиясе – бөтен милләт трагедиясенә әйләнә. Җәлләү, кеше хәленә керү – кешенең җанында бар. Шушыларны уйлап, карап утырдым әлеге әсәрне. Безне бит кеше иткән сыйфат шул.

Вәлиди югалмый. Әмма Сталинның, совет властеның кара шәүләсе аның артыннан ияреп йөри. Кара сакалы кебек. Үткәннәрне кисеп ташлап та, онытып та булмый шул. Әхмәтзәкинең яңа, Төркия тормышында хатирәләр булып, вакыт-вакыт килеп кергән Нәфисә, Сталин образлары да шул хакта сөйли кебек.

Сәхнәдәге Садри Максуди образын кечкенә актерга (Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Рәүис Заһитов) бирүләре – татар җәмәгатьчелеген пошаманга салган. Алтын зур булмый диләр. Максуди ролен биреп, Рәүис абыйны кимсетмәгәннәрдер бит, алай-болай. Талантлы актер, матур тавышлы җырчы да ул. Спектакльдә Максуди роленең зур булмавы – әсәрнең аның турында булмавыннан гына күрәм. Татар театрларында, гомумән, Вәлиди образын кертми генә дә Максуди турында әсәр куеп була түгелме? Башкортларга үч итеп...

Спектакльләренә милли йолаларны, гореф-гадәтләрне кертә белә башкортлар. “Әхмәтзәки Вәлиди Туган”да алар колак тешләтү йоласын күрсәтә. Кечкенә Зәки белән Нәфисәнең туйлары өчен ике якның әти-әнисе тустак белән кымыз эчә. Әсәрдәге милли киемнәр, йола күренешләре – барсы да башкорт мәдәниятенең байлыгын, ә байлыкның сакланганлыгын күрсәтә.

Спектакльдә бер Зәкинең тормыш юлын дүрт артист башкарды. Иң кечкенә вакытын, Нәфисәнең колагын тешләгән күренештә Илморат Гомәров, яшь, каны кайнап торган, сугыш яланнарын гизгән Зәки Вәлидовны Фәнис Рәхмәтов, ир уртасы чагын Артур Кунакбаев уйнады. “Хатирәләр”не кәгазьгә төшерүче чагын Илдар Гомәров гәүдәләндерде.

Автор яки хикәяләүче образына башкортлар еш туктала. Гафури театрында куелган Мостай Кәримнең “Айгөл иле”, Әсанбайның “Яралы язмыш” һәм башка әсәрләрдә әлеге образ кулланыла. Яңалык түгел дип әйтмәкчемен.


“Хәерле иртә, Энид!”

Гади генә гаилә. Гади хатын-кыз. Аның ике улы җиткән. Иренең гади генә сөяркәсе бар. Шушы гадилектә Энидның (Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Эльвира Юнысова) бар трагедиясе дә. Ир белән хатынның бер-берсен аңламавы, улларының тыңламавы, гаиләдә һәр кемнең үз тормышы белән яшәве – Энид өчен тәмуг. Шулай да ул бирешми, тырыша. Ул да үз хыялындагы тормышка күнеккән. Һаман тарткалаша, яшәргә, гаиләне яшәтергә тырыша. Улы Полның (Урал Әминев) чынбарлыктан качып, бүлмәсендә фокуслар репетицияләп бикләнеп ятуына да, икенче улы Стивның (Артур Кәбиров) хыялларына да ышанган бу ана. Шуңа да, Голливуд продюссеры очрагач, улының киләчәген уйлап, Пол үзе каршы булса да, аны йолдыз итмәкче. Ә Полның бераз җитешсезлеге, һәм зур комплексы бар. Ире Максның (Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров) хыянәтен белә, тоя, шулай да, тормышлары җайланып китүенә һаман ышана. Тормышлары – бер аягы сынган утыргычны хәтерләтүен дә күрми. Ерак китәсе түгел, бүген безнең күпме хатын-кыз гаиләдә бәхетле дә, үзенең көндәше булмавына кем ышаныч белән “юк” дип әйтә ала?

“Хәерле иртә, Энид!” тамашасыннан күренеш



Күренекле кинорежиссер, сценарист, артист, язучы Вуди Алленның автобиографик әсәрен сәхнәгә яшь режиссер Нәркәс Искәндәрова куйган. Спектакль Вуди Алленның күп әсәрләрендәгечә бөтенләй көтелмәгәнчә, һич уйламаганча тәмамлана. Бу спектакль кече залда уйнала һәм гаилә йортының тәрәзә пәрдәсе астыннан күзәтеп торуны хәтерләтә. Күреп күнегелгән артистларның уйнавында башкорт театрына хас пафосның эзе дә калмаган. Камера спектакле булгангамы, артистлар көчәнми генә сөйләшә. Ә гаиләдәге ызгыш – чын-чынлап бик каты тәэсир итә. Ике акттагы тормыш фокуслары дип исемләнгән әлеге әсәр өчен Урал Әминев махсус фокус дәресләре алган. Үз ролен җиренә җиткезеп, ышандырып уйный. Гомумән, спектакль уңышлы чыккан, аның бар артистлары да аягында нык басып торучы сәхнә әһелләре, режиссерның үзенә дә, артистларына да таләпчән булуы күзгә чалына.


“Кодача”

Баязит Бикбай башкорт укучысына бик күп шигырь-поэма авторы буларак билгеле. 1937 елдан ул драматургия жанрында үзен сынап карый, пьесалар иҗат итә. Шулар арасында “Кодача” да бар. 1959 елны бу әсәргә композитор Заһир Исмәгыйлев музыка яза. Ул бүген дә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми. Аны Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Әбүшахманов үзенчәлекле итеп сәхнәләштергән.

Спектакль җыр-биюләре (28 ария һәм оратория), кызыклы сюжеты, фольклор бизәкләре, уен-шаярулары белән истә кала. Алсу Бәхтиева (Шәмсия), Рәзифә Динмөхәммәтова (Наза), Арыслан Янбәков (Басыйр) башкаруында башкорт классикасына әверелгән җырлар ишеттек. Шунысын да әйтергә кирәк, артистлар театр диварлары артында гына почып ятмый, сәнгатьнең башка якларында да сынап карый.



Алсу Бәхтиева студент елларыннан ук республикада танылган җырчы булып танылды. Арыслан Янбәков “Гәлсәр һандугас” җыр фестивале бәйгесендә лауреат, Юнир Коланбаев - дипломат исеменә лаек булган. “Байык” биючеләр бәйгесенең җиңүчеләре исемлегендә Урал Әминев та бар. соңгарак шунысы да билгеле булды, Урал – Камал театры хореографы Сәлимә белән фамилиядәш кына түгел, туганнар да булып чыккан. Әминевлар чын-чынлап биючеләр династиясенә карый, күрәсең.

Әсәрнең эчтәлеге гади генә: кәләш ярәшерлек улының күзе төшеп йөргән кызны үзенә әйттереп, кече улына тол калган олы киленен алып бирү нияте белән йөрүче Яппар карт (Рәүис Заһитов) маҗаралары дисәң дә була. Комедияне тамашачы һәрчак яратып кабул итә. “Кодача” кебек җиңел, җыр-биюле тамашаны карап, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Җитмәсә, өч ел элек Гафурилар әлеге спектакльне алып килгән иде, Казан тамашачысы шул вакытта ук әсәрне яратып калды.


“Шәүрәкәй”

“Шәүрәкәй” әсәрен яңа дип булмый. Аны башкорт чичәне Мөхәммәтша Буранголов узган гасырның башында ук иҗат иткән. Фольклорга нигезләнеп язылгангамы ул кызыгын һич югалтмый (колхозлашу чоры пьесаларыннан аермалы буларак). Авторның фольклорга нигезләнгән “Башкорт туе”, “Ашкадар”, “Идүкәй белән Морадым”, “Ялан Яркәй” пьесалары бар. Соңгы әсәре өчен үзен милләтчелектә гаепләп, ун елга хөкем итәләр. Мөхәммәтша Буранголовның “Шәүрәкәй” әсәре дә һичшиксез, башкорт театрының алтын фондын тәшкил итә. 1925-48 елларда башкорт театры сәхнәсенең бизәге була ул.

Бу куелышта аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын дипме икән, башта ук театр артистлары дәррәү сәхнәгә чыгып, үз рольләренә аңлатмалар китерде. Мәсәлән, 40 яшьлек ир – 18 яшьлек егетнең улы була диме? “Кодача”да ярый да, герой тол җиңгәсенә өйләнмәде, ә “Шәүрәкәй”дә нәкъ шул хәл була да. Абыйсы үлгәч, мал читкә китмәсен дип, әтисе киленне 8 яшьлек улына ала. 18гә җиткәндә Чуракайның 40тагы улы була. Шушы улына килен сорарга барганда кызлар очрый. Шаярып, җизни дип белеп, булачак килен урынына башка кызны күрсәтәләр, ә монсының күзе Шәүрәгә төшә. Ярәшкән кияү дип уйлап, Шәүрә дә булачак кайнатасына гашыйк була. Туй мизгелендә генә бер-берсен күреп, ялгышканнарын аңлый алар, әмма төзәтерлек түгел. Кызу, пырдам Юлготлы гына эшне җайга сала, әйләнгән саен “талак” кычкырып, үзе хатынсыз, ә әнисе ирсез кала.

Бу пьесаны моңа кадәр академтеатр да, Салават театры да сәхнәләштергән иде. Дөресен әйтим, яңалык табам, дип бармадым. Әмма бу юлы бөтенләй башка хисләр уятты, күңелне арбаны Шәүрәкәй. Башкорт театрының яшь артистлары Гөлчәчәк Фазлаева белән Руслан Хайсаровның уйнавы әүрәтте. Яшьләр өмет уятты. Күптән түгел генә Щепкин училищесын тәмамлап кайткан кызлар һәм егетләр барсы да искиткеч талантлы, матур тавышлы. Гөлчәчәк - шулар арасыннан. Башкорт халык җыры “Шәүрәкәй”не бик матур итеп җырлый. Ә Руслан Уфа сәнгать академиясенең Стәрлетамак театры өчен әзерлек курсын тәмамлаганнан соң, бер елын Стәрледә эшли, соңыннан Гафури театрына күчә. Икесе дә Башкортстанның Күгәрчен районыннан икән. Ниһаять, театрда башкорт яшьләре үсеп җиткән. Элегрәк, Камал сәхнәсе артында урысча, Гафуриныкында – татарча сөйләшәләр, дип сөйли торганнар иде, менә, вакыты җитте: Гафури артистлары үзара да башкортча сөйләшә.



Театрның аксакалы Хөрмәтулла Үтәшев герое Юлготлы белән Алмас Әмировның Сабира әбисе күздән яшьләр чыгарганчы көлдерде. Хөрмәтулла абыйның кәчтүм-чалбарлы, җитди яки усал рольләренә ияләшелгән дә ул. “Зәки Вәлиди”дә Ататөркне уйнап, хәтта төрекләрнең үзләреннән дипломнар алып кайткан. Ә менә Юлготлы кебек бушкуык, надан, пырдам образ тудыруын күрү кызык күренде. Әлеге роле белән Үтәшев үзенең күпкырлы, төрле образлар , характерлы персонажлар тудырырлык артист буларак күрсәтте. Юкка гынамы “Артист Хөрмәтулла Үтәшевның иҗаты тәгаен бер амплуага гына сыймый”, ди белгечләр.

Камал театрыннан күрмәкчеме, әллә үзләре белепме, Гафурилар да бу юлы хатын-кыз роленә ир-атны билгеләгән. Алмас Әмиров әлеге рольне шул хәтле яхшы уйнап чыкты, хәтта, спектакль ахырына да аның Алмас Әмиров булуына ышанмаучылар бар иде. Алмасның моңа кадәр тискәре, усал, сатлык образларын күргән бар иде. Шуның өчендерме, имче Сабира карчыкка карата тамашачы, бәлки, таләпчәнрәк тә күренгәндер. Әмма ул булдырды! Моңарчы Сабира кебек мөлаем имче карчык булмагандыр башкорт театрында.

Айрат Әбүшахмановның “Шәүрәкәй”не сәхнәгә куюы искиткеч килеп чыккан. Яңача караш, әсәрне яшьләрчә кабул итүе сизелеп тора.

Гомумән, барлык әсәрләре белән дә ул Казан тамашачысын сөендерде. Рәссам Дмитрий Хильчинконың сәхнәне бизәвен күреп тетрәнү алдым, дисәм дә була. Ап-ак сәхнә – чып-чын башкорт даласын хәтерләтә, баштарак, дәваханә бүлмәсендә торгандай хис итсәң дә, бераздан бу – сәхнәнең дәвамы, перспективасы барлыгына инандыра. Өстән төшкән таяклар – башта урман, аннары музыка коралы, соңгарак, тирмәгә әверелде. Егет-кызларның урман эченнән Шәүрәне эзләп чабу сәхнәсендә бу таякларның селкенеп торулары бигрәк тә нык тәэсир итте. мондыйны күреп ияләнмәгән шул әлегә.

Сәхнә декорацияләре алмашынуын тоймый да каласың, барсы да яхшы уйланылган, эшләнелгән. Киемнәр, башкорт тирмәсендәге җиһазлар – барысы да әйтерсең безне шул заманга алып кайта. Шушы спектакль өчен махсус музыка уен коралларын ясаткан гафурилар. Кубыз, дөңгер(сукма корал), курай кебек уен коралларында сәхнәдәге артистлар үзләре уйнады. Күмәк җыр-биюләрне театр оркестры тере уен кораллары белән бизәде.

Спектакльдә тула басу, көрәгә ачу, туйга кияү белән кәләшне киендерү, чеңләү(сеңләү - кияүгә китәсе кызны ахирәтләре җыр белән елап озатуы) кебек матур йолаларны кулланулары да уңышлы килеп чыккан. Барлык эш, хезмәт – җыр-бию белән үрелеп бара шул безнең халыкларда. Һәрбер вакыйга өчен махсус җыры да булган. Спектакль барышында килеп кергән “безнең бүгенге тормышны күрсәтерлек җыр-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребезне калдыра алырбызмы соң үзебезнең киләчәккә, әллә алар да матур йолаларны Мөхәммәтша Буранголов китапларыннан укып белә алырлармы икән” дигән уй баштан китмәде. Иске әсәр дип тормаганнар, тотканнар да яңача итеп, романтик-музыкаль драма итеп сәхнәгә куйганнар.

Килделәр дә, киттеләр... Сагынып сөйлисе генә калды. Спектакльләр барышында һәр җырланган җыр, чыгыш артыннан шаулатып кул чабуын күреп, Казан тамашачысы өчен горурланып утырдым мин. Яхшы кабул итте ул башкортларны.

Айгөл Гыймранова
Казан шәһәре

(Автор фотолары)
XS
SM
MD
LG