Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең балаларга "СВО" турында белү ник кирәк?" Казанда хәзерге чынбарлыкта бала тәрбияләү турында сөйләштеләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда хәзерге чынбарлыкта балалар тәрбияләүдә килеп туган проблемнар турында фикер алыштылар. Белгечләр баласы белән "махсус операция" турында сөйләшергә яки окоп шәмнәре ясарга теләмәгән ата-аналар белән ни рәвешле әңгәмә алып барырга кирәклеген өйрәтте.

7 март көнне Казанда "Әтиләр берлеге" оешмасының Татарстан бүлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге "Хәзерге чынбарлыктагы гаилә: бала белән ничек мөнәсәбәт корырга" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чыгыш ясаучылар арасында галимнәр, мәктәп мөдирләре, психологлар, мәхкәмә белгечләре һәм җәмәгать эшлеклеләре булды. Төп темалар социаль челтәрләрдә аралашу иминлеге мәсьәләсе, бала белән аралашуның нәтиҗәле ысуллары, гаиләне ныгыту факторларына бәйле булды. Белгечләр баласы белән "махсус операция" турында сөйләшергә яки окоп шәмнәре ясарга теләмәгән ата-аналар белән ни рәвешле әңгәмә алып барырга кирәклеген өйрәтте. Бу җыенда катнашкан экспертларның чыгышларында яңгыраган иң кызыклы фикерләрне барладык.

Әти-әниегез үрнәгендә тәрбияләргә телисезме?

Түгәрәк өстәл башында гаилә һәм демогарфия үзәге рәисе Чулпан Илдарханова Татарстанда уздырылган сораштыру нәтиҗәләрен китерде.

Хәзерге әтиләр минем балага вакытым юк дип әйтә алмый, чөнки хәзерге заманда көненә 12-14 сәгать эшләүчеләр аз, әтиләрнең күбесе инде кичке җидедә өйдә була

— "Үз балаларыгызны ата-анагыз сезне тәрбияләгән кебек тәрбияләргә телисезме? Бу тәҗрибәне кабатларсызмы, әллә моннан баш тартачаксызмы?" дип сорадык. Татарстаннарның яртысы диярлек, ягъни сораштыруда катнашучыларның 46%ы, мин үзем узган тәрбия модельләрен тормышка ашырачакмын, дип җавап бирде. Бер яктан, бу җиңел юл турында сөйли: "оясында ни күрсә..." — нәрсәдәндер риза булмаса да — яшь әти-әниләр яңаны өйрәнергә әзер түгел. Бездә "Җаваплы ата-аналар мәктәбе" эшли һәм аның проектлары бушлай. Әмма без анда йөрибезме? Юк. "Балалар минеке генә түгел" дип җаваплылыкны еш кына мәктәпкә һәм башка социаль институтларга да күчерәбез. Сораштыруда катнашканнарның өчтән беренә якыны өлешчә кабатлаячакмын, ди, әмма баламда кайсы сыйфатларны үстермәячәгемне анык беләм, ди – алар үзләре бу сыйфатлардан уңай нәтиҗә тоймый дип аңларга кирәк. Һәм 18% әти-әниләре ысулларын һәм тәрбия модельләрен үз балаларына карата һич кулланмаячак. Тик нәкъ менә ата-ана буларак әлеге өстәмә функцияне үз өстенә алырга һәркем дә әзер түгел.

Уртак тел табар өчен, бала дәрәҗәсенә төшәргә кирәк

Татарстанның "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Сандригайло әтиләрнең балалары белән уртак тел таба алмау проблемына тукталды. Балаларны аңлау өчен алар дәрәҗәсенә төшәргә кирәк, ди ул.

Мисал итеп спикер танышының тарихын китерде: улым минем белән аралашмый, көне буе телефонда уйнап утыра дип зарланган атага таныш белгече үзенә дә шул уенны өйрәнеп, улы белән бергә уйнарга тәкъдим итә. Яшүсмер алдында абруйны күтәрер өчен, аны шул уенда җиңәргә кирәк, дип киңәш итә. Соңыннан танышы улы белән бергә утырып уйнавын, уенда җиңгәннән соң, улы белән күбрәк аралаша башлавын сөйли. Уеннар хакында гына сөйләшмибез, улым белән хәзер балыкка да йөрибез, башка темаларга да аралашабыз, дип уртаклаша. Бала хәзер уенга азрак вакыт сарыф итә.

Нәтиҗә ясап, спикер моның әти кешенең бала белән уртак тел табар өчен башта бала дәрәҗәсенә төшеп, абруй яулавын, аннан соң гына баланы үз абруена ияртеп үз дәрәҗәсенә күтәрүнең бер мисалы икәнен искәртте.

Әтиләр балалары белән көнгә 30 минут кына аралаша

Сандригайло сүзләренчә, "Әтиләр берлеге" оешмасы үтенече белән Бөтенрусия иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) бу темага тикшеренү уздырган.

Бала белән яхшы аралашам дип санаган аталарның да көненә уртача нибары 30 минут кына аралашуы ачыкланды

— Башта сораштыру вакытында әтиләр балалар белән бер, ике яки өч сәгать уздырабыз диде. Ә төплерәк тикшеренү уздыргач, бала белән яхшы аралашам дип санаган аталарның да көненә уртача нибары 30 минут кына аралашуы ачыкланды. Бу бик аз, фаҗигаи аз һәм ямансу. Бала белән бергәләп вакыт уздырыр өчен бик күп чаралар бар.

Сандригайло алга киткән заманда ирләрнең буш вакытлары арта, ул вакытны балалар белән уздырып була дип саный.

— Җәмгыятьтә 1990-2000нче елларда ата кеше – ул табыш китерүче генә булып күзалланды. Баланы ана, мәктәп, урам тәрбияләде. Хәзерге әтиләр минем балага вакытым юк дип әйтә алмый, чөнки хәзерге заманда көненә 12-14 сәгать эшләүчеләр аз, әтиләрнең күбесе инде кичке җидедә өйдә була.

Андрей Синдригайлодан тәрбиядәге өч приоритет:

  • Вакыт приоритеты — балалар һәм гаилә өчен. Хәзер бу бик гади: кинога, театрга, музей һәм паркларга бергә барырга мөмкин — вакыт кына табарга кирәк.
  • Эш гаиләдән өстенрәк була алмый дигәнне акылга сеңдерү. Синең яраткан шөгылең якыннарыңның сәламәтлегеннән мөһимрәк була алмый — баланс кирәк.
  • Мохит. Диванда ятып футбол караучы әтиләр түгел, ә балалары белән вакыт уздырган: кинога барган, спорт белән шөгыльләнгән, табигатькә чыгучы әтиләр төркеменә кушылу мөһим.

Баланың рухи кыйммәтләрен хөрмәт итәргә кирәк

Педагог Алмаз Төхвәтуллин балаларның рухи кыйммәтләрен белергә, теге яки бу кыйммәтләрнең аның өчен ник әһәмиятле булганын ачыкларга кирәк ди.

Диванда ятып футбол караучы әтиләр түгел, ә балалары белән вакыт уздырган: кинога барган, спорт белән шөгыльләнгән, табигатькә чыгучы әтиләр төркеменә кушылу мөһим

— Балаларның үз фикерләре бар, алар аны исбатларга, бәхәсләшергә бик ярата. Без аның кыйммәтләрен уртаклашмсак, аның шөгыльләрен юк-бар дип атасак, ул безгә бүтән ышанмаячак, мәктәптәге кыенлыкларын кайтып сөйләмәячәк. Ә уртак кыйммәтләр булганда — ул лидерлык сыйфатларын да күрсәтә. Мәсәлән, әтисе — боксчы, баласын да бокска бирә, ә ул — иҗади бала, җырларга ярата. Менә шундый әйберләрне санга сугарга кирәк.

"Балаларына "СВО" турында сөйләргә теләмиләр"

Түгәрәк өстәлдә катнашучы Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре Украинага каршы башлаган сугышын шулай атый) темасына кагылышлы чараларга катнашырга теләмәгән ананы искә алды.

— "Безнең ниндидер игелекле эш эшлисебез килә" дип ун яшьлек малай әнисе шалтыратты. Мәктәп идарәсеннән сорагыз, "Лапка добра" кебек проектлар, хәйрия ярминкәләре кебек чаралар да күп уза, дим. Ветераннар шурасы оеклар бәйләп фронтка җибәрә, дип аларга тәкъдим иттем, шешәләр, окоп шәмнәре ясарга кушылыгыз, дидем. Ә ханым "Юк, "СВО" кирәкми, безнең балаларга "СВО" турында белү ник кирәк?" ди. Мин инде сак кына аңлатырга тырыштым: гади хатын-кыз буларак минем дә "махсус операция"гә мөнәсәбәтем дәүләтнекеннән аерылып торырга мөмкин, мин сезне агитация таратырга чакырмыйм, дим. Сез дә балагызга "махсус операция" турында башкача сөйли аласыз, тик ул — беренче чиратта, булачак яклаучы, сезнең яклаучыгыз, гаиләне яклаучы, дим. Шуны аңлатырга тырыштым. Тавышыннан һәм сөйләшү рәвешеннән аның 1990нчы елларда туган хатын-кыз икәне аңлашыла — әйе, бу безнең тарихта начар чор иде. 1990-1995 елларда туган балалар ата-аналарга әйләнде. Болай уйлаучылар берәү генә түгел. Хәзер — җәмгыятьтә төрле фикерләр ярылып ята, һәм күп кенә карашлар бер-берсенә капма-каршы. Бу очракта безгә беренче чиратта ата-аналар белән эшләргә кирәк, — дип сөйләде түрә.

  • Украинада сугыш башлангач ук, мәктәпләрдә пропаганда җәелде. Мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дип аталган махсус дәресләр кертелде, атна башында дәресләр алдыннан Русия гимны (Татарстанда шулай ук Татарстан гимны да) җырлана.
  • Татарстан мәктәпләренең берсендә укыткан укытучы балалар барысын да яхшы аңлый, вазгыятькә тискәре карый, рәсми пропагандага ышанмый дип сөйләгән иде.
  • 2022 елның җәендә үк мәктәптә эшләүче мөгаллимнәргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылды, Азатлык аның турында аерым язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG