Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә бала мәнфәгатьләрен ничек якларга. Пермь активисты тәҗрибәсе


Людмила Елтышева
Людмила Елтышева

Пермь краенда күп балалы гаиләләр хокукларын яклаучы төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Людмила Елтышева Русиядә мәктәп укучыларының мәнфәгатьләрен яклау тәҗрибәсе җитәрлек түгел дигән фикердә. Шул сәбәпле ул берничә йөз ата-ана белән берләшеп бу мәсьәләдә ярдәм итүче ата-аналар комитеты төзергә булган. Алар прокуратурага һәм мәгариф департаментына күмәк мөрәҗәгатьләр аша да бала мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итәрдәй оешма кирәк дип саный. Людмила Елтышева белән "Idel.Реалии" сөйләшкән.

Людмила Елтышева балалар хокуклары өчен инде берничә ел буе көрәшеп килә. Былтыр ул Пермьдәге бер мәктәп укучыларын яклап чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, балалар укытучы тарафыннан эзәрлекләнгән, укытучы балаларның авызына скотч ябыштырган, җиңнәрен артка, урындык аркасына бәйләп куйган. Активист төбәктәге башка социаль проблемнарга да — мәсәлән, шәһәр транспортында йөрү бәясе артуга яки шәһәр тирәсендә электр поездларының йөрүен туктатуга да игътибар юнәлтә.

Елтышева хокук яклау эшчәнлегенә 2014 елда өченче һәм аннан соңгы балаларга социаль түләүләр бетерелгәннән соң кереп китүен әйтә, үз гомерендә беренче мәртәбә интернетка петиция чыгаруын, гаделлеккә ирешергә теләп түрәләр ишекләре буйлап йөрүен һәм анда кире кагылуын искә ала. 2015 елда Пермьдә сөт кухняларын яба башлыйлар. Елтышева аларны ябу карарын гамәлдән чыгаруга ирешә. Активистлар ике атна эчендә 7 мең имза җыя — бу Пермь өчен аңарчы күрелмәгән хәл була. Соңрак "Звезда" нәшрияты оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүенә Елтышева сөт кухнясы продукциясен алып килә һәм аннан да яхшырак нәрсә булмавын дәлилли. Шулай итеп ул түрәләрнең аны төрле катнашмаларга алыштыру ниятенә каршы чыга. Шул көннән Елтышеваның хокук яклау эшчәнлеге башланып китә.

— Баласы мәктәптә эзәрлекләнгән ата-ана ни эшли ала? Кемгә мөрәҗәгать итәргә, ничек җавап бирергә?

Балагыз йомыла, начар ашый, йокламый башлый, сәламәтлеге начарая икән, бу — беренче кисәтү сигналы

— Мәктәптә эзәрлекләү — минем хокук яклау эшчәнлегемдә төп темаларның берсе. 114нче мәктәптәге хәлләрдән соң (югарыдарак язылган скотч һәм җиңнәрне бәйләү - ред.) бу теманы аеруча күзәтәм. Ни эшләргә соң? Иң мөһиме — вазгыятьне игътибарсыз калдырмаска. Әгәр балагыз йомыла, начар ашый, йокламый башлый, сәламәтлеге начарая икән, бу — беренче кисәтү сигналы. Беренче чиратта тикшерергә һәм баланың сыйныфтагы мөнәсәбәтләре нинди булуын ачыкларга кирәк: укучылар һәм укытучылар белән. Укытучы белән элемтәдә булу да мөһим. Һәм һәрвакыт үз балаң ягында булырга. Төрле хәлләр була, әмма акыллы ата-ана өчен үз баласы һәрвакыт хаклы. Хаклы булмаган очракта да, ул хәлләрнең нәрсәдән башлануын ачыкларга тырышырга кирәк. Гадәттә ата-ана проблемга низагның нәтиҗәләре күренә башлагач кына игътибар итә башлый һәм аның белән шөгыльләнергә туры килә. Ә кагыйдә буларак, сәбәбе уку процессының нигезендә яки гомумән мәктәптән читтә була. Мондый хәлдә нәрсә эшләргә? Бу сезнең ни кадәр тәвәккәл булуыгызга бәйле. Әмма беренче чиратта балагыз мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәргә кирәк. Мәгариф департаменты һәм прокуратура — шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Мәктәптә канунсыз акча җыя башласалар, нишләргә?

— Бу мәсьәләне җайга салуга ирешкән коллегаларыма рәхмәтлемен. Пермьдә "За права детей на образование" дип аталган иҗтимагый оешма бар иде. Аны Анна Куликова җитәкләде. Мәктәпләрдә канунсыз акча җыярга ярамаганын алар аркасында хәзер һәркем белә. Акча җыю бары ихтыяри рәвештә һәм ата-ана теләге белән генә була ала. Сүз мәктәптә укытучыларга, балаларга акча җыю турында бара, шулай ук уку әсбаплары өчен ата-анадан акча таләп итү турында да. Мәктәпнең уку әсбапларын уку планы нигезендә сатып алуын белү мөһим. Әгәр уку планында бу әсбаплар юк икән, димәк алар булырга тиеш түгел — һәм ата-ана аларны сатып алырга тиеш түгел. Әгәр дә берәр әсбап нигезендә бөтен сыйныф укый, ә ата-аналарның ул әсбапны алырга акчасы юк икән, ә ул арзан булмый, мәктәп ул әсбапны принтерда бастырырга тиеш. Мәктәптә принтер һичшиксез табылачак. Һәм болар барысы да мәктәп хисабына булырга тиеш. Ата-ана моны белергә һәм онытмаска тиеш. Бу мәсьәләне мәктәп һәм сыйныф җитәкчеләре белән сөйләшеп тыныч кына хәл итеп була. Әгәр сезнең сыйныфта канунсыз акча җыю башлана һәм низагны тыныч кына чишеп булмый икән, шулай ук каршы булган башка ата-аналар белән берләшеп, мәгариф департаментына күмәк мөрәҗәгать-шикаять язарга кирәк.

— Русиядә мәгариф рәсми рәвештә түләүле булырга мөмкинме?

— Бу чыннан да начар перспектива, әмма акрынлап шуңа таба бара. Түбән сыйфатлы һәм сиңа кирәк вакытта булмый торган бушлай медицина —моңа бер дәлил.

— Мәктәпләрдә фронтка хатларга, Украинадагы сугышка багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре уздыра башладылар. Кайбер ата-аналарының үз балаларын мондый дәресләрдә катнаштырасылары килми. Аннан баш тартып буламы?

Болар барысы да бары ата-ана рөхсәте белән генә булырга һәм мәҗбүри булмаска тиеш

— Бу бик катлаулы тема. Язын мондый хәлгә тап булган идем. Бер хатын мөрәҗәгать итте, аның үсмер кызы сыйныфта оештырып җибәрүче, зирәк, энергияле, һәркайда актив булган, медальләр һәм грамоталар алган һәм башкалар. Бу "махсус операция" башлангач шундый хәл булган — укытучы сыйныфка кергән һәм балалар белән уртак тел таба алмаган. Балалар аның йомык булуын, ачыктан-ачык сөйләшергә теләмәвен әйткән. Бер көнне балалар парталарны бер-беренә каршы куеп аңа протест белдергән. Балалар шундый ишарә белән Һитлерга пародия ясаган, ә укытучы хисап язарга киткән һәм балалар янәсе "махсус операция" аркасында шулай эшләгән, бу коточкыч, тикшерергә кирәк дип әйткән һәм башкалар. Бөтен сыйныфның ата-аналары ул кызны яклап чыккан. Нәтиҗәдә низаг урында хәл ителде, гәрчә ул сузыла алыр, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр иде. Бу коточкыч. Ата-аналарга мондый дәресләр һәм аларның эчтәлеге турында хәбәр итсәләр яхшы булыр иде. Бу шулай ук җенси тәрбия дәресләренә һәм психологик текстларга да кагыла. Минемчә, болар барысы да бары ата-ана рөхсәте белән генә булырга һәм мәҗбүри булмаска тиеш.

— Балаларга хәрби кием кидерүгә ничек карыйсыз?

— Минемчә, Украинадагы хәзерге хәлләр һәм 1941 елгы сугыш — икесе ике нәрсә, ике вакыйга. Шуңа күрә хәрби атрибутика, форма, хәзергесе һәм ул чактагысы — төрле нәрсәләр, аларны бутарга кирәкми.

— Мәктәп формасына күчик. Мәктәп бер төрле киенүне таләп итә аламы?

— Бер яктан, мәктәпнең махсус форма киюне таләп итү хокукы бар. Әмма икенче яктан — бу да канунсыз акча җыю. Ата-аналардан форманы бер үк җитештерүчедән алуны, яки бер үк тегүчедә тектерүне таләп итү дә канунсыз. Мәктәптә формага карата нинди киңәшләр бирелүенә карарга кирәк: мәсәлән, өске өлеше ак, аскы өлеше кара. Яки ата-аналар җыелышында ничек карар итүләренә карарга: мәсәлән, кызларда соры сарафаннар, ә малайларда соры чалбарлар. Шул киңәшләрдән читкә тайпылмыйча, баланың гәүдәсенә туры килгән теләсә нинди форма ала аласыз.

— Хәзер баланы өйдә укыту популярлаша бара, әмма ата-аналар әйтүенчә, кайбер мәктәпләр моны хупламый.

Канун нигезендә аттестация өчен сез теләсә кайсы мәктәпкә кушыла аласыз, хәтта ул мәктәп Мәскәүдә булып, сез Сембердә булсагыз да

— Хәзер күп кенә балалар өйдә укуга күчә. Канун нигезендә аттестация өчен сез теләсә кайсы мәктәпкә кушыла аласыз, хәтта ул мәктәп Мәскәүдә булып, сез Сембердә булсагыз да. Андый хәлдә дә өйдә уку сез сайлаган мәктәптәге уку белән бер рәттә була. Гадәттә моның белән таныш булмаган мәктәпләр каршы чыга. Беренчедән дүртенчегә кадәр башлангыч сыйныфларда бу авыр түгел, әлбәттә. Ә менә аннан соңгы сыйныфларда уку процессын оештыруда кыенлыклар чыгарга мөмкин, чөнки кайбер ата-аналарның гел өйдә булу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Ә гомумән, өйдә укытуның бер начар ягы да юк. Ул турыда без дә уйланабыз. Ни дисәң дә, бөтен балалар да коллективка мохтаҗ түгел бит. Совет чорыннан калган, балалар һичшиксез социумда булырга тиеш дигән фикерләү бик үк дөрес түгел. Барысы да индивидуаль булырга тиеш.

— Ата-ана баласы өчен үзе теләгән мәктәпне сайлый аламы? Мәсәлән, Чувашстан мәктәпләре башка урында теркәлгән балаларны кабул иүдән баш тарта.

— Бу проблем һәркайда бар, Чуашстанда да, Пермьдә дә. Яшереп торасы юк, бездә мәктәпләр кирәгеннән артыгы белән тулган. Ә кирәк кадәр яңа мәктәп төзелми. Теркәлгән урындагы мәктәптә бала өчен урын җитмәскә дә мөмкин. Ул чакта сезгә башка мәктәптән урын бирергә тиешләр. Әмма, әгәр берәр балагыз берәр уку йортында белем ала икән, икенче балагызны да алырга тиешләр. Күп балалы гаиләләргә үзләре яшәгән урынга якын мәктәптә урынны һичшиксез бирергә тиешләр. Пермьнең кайбер мәктәпләрендә 33 балалы беренче сыйныфлар да бар. Кайбер мәктәпләргә баланы ришвәт белән генә кабул итүләрен дә беләм. 20 мең сум яки принтер алып бирүне, ай саен мәктәпкә күпмедер түләп баруны таләп итү очраклары да бар.

— БДИ, мәктәпләрдә ашату гадәттәгечә борчулы мәсьәлә булып кала. Ата-ана баласының мәнфәгатьләрен ничек яклый ала?

— БДИ — гомумән бик борчулы тема. Ул куркыта һәм дигитальләштерү трендын башлый. Бу инде безнең мәктәп тәмамлаучыларда чагыла, алар ике сүзне дә бәйләп сөйләшә алмый, чөнки алар бөтен мәсьәләләрне тест режимында, язмача чишәргә өйрәнгән. Шул рәвешле кешеләрнең бер-бере белән аралашу теләге юкка чыга бара. Нәрсә эшләргә соң? Эшләргә. Без, Пермьдәге ата-аналар җәмгыяте вазгыятькә тәэсир итә һәм балалар хокукларын якларга ярдәм итә алырдай зур бер ата-аналар комитеты төзү алдында торабыз.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG