Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә буллинг. Аңа каршы ничек көрәшергә?


Мәктәптә буллинг. Аңа каршы ничек көрәшергә?
please wait

No media source currently available

0:00 0:41:50 0:00

"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы мәктәпләрдәге буллинг күренешенә багышланды. Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Алып баручы Эльвира Гарипова, Мәскәүдә яшәүче журналист Римма Гомәрова һәм Казаннан гаилә психологы Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Подкастның минутлап бүленеше:

00:25 Ни өчен бу теманы сайладык?
03:20 Укытучы белем генә бирергә тиешме?
04:02 Кем ул агрессор?
05:30 Буллингның медиада яктыртылуы: Корея драмалары, мәктәп елларында башка балаларны кыерсыткан артистларның карьералары җимерелүе.
07:22 Русиядә буллинг темасы актуальме?
09:55 Психолог Самат Хәбибуллин: җәберләүләрне туктату өчен укытучы, ата-ана һәм бала үзе нишли ала?
14:10 Бала үз проблемнарын ата-анагага сөйләсен өчен нишләргә?
18:30 Ни өчен кайбер балалар корбан, кайберләре агрессор булып үсә?
21:25 Самат Хәбибуллин: бала әти-әниләренә гомер буена ике сорау бирә. Нинди?
26:01 Милли тәрбия роле: ул каз канаты белән коймак майлауга гына кайтып калырга тиешме?
29:47 Кимсетү күренеше шаһитлары нигә күзәтүче ролендә генә калуны сайлый?
30:40 Танылган адвокат Анатолий Кониның иң кыска чыгышы турында биш минутлык хикәя
35:07 Мәктәп психологлары турында
38:20 Самат Хәбибуллин: мәктәп психологының ролен ничек арттырырга?
40:13 Нәтиҗә ясыйбыз
XS
SM
MD
LG