Accessibility links

Тукай бүләге ияләрен бүләкләү быел Казан Кирмәнендә узачак. Анда халык катнашмаячак


Пермьдәге Тукайга һәйкәл
Пермьдәге Тукайга һәйкәл

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында быел тамаша булмый. Тукай бүләген алучыларны игълан итү һәм бүләкләү халыксыз гына узачак. Тукай бүләкләрен Туп сараенда тапшырачаклар дип көтелә.

Быел Тукай бүләген алучыларны бүләкләү Казан кирмәнендә узачак. Бу хакта 26 апрель Туган тел көненә багышланган чаралар турындагы матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте. Ул мондый эшне "тәҗрибә" дип атады.

"26 апрельдә Тукайга багышланган төп чара Казан циркында узачак, 11.30 сәгатьтә "Печән базарында" тамашасының премьерасы булачак. 26 апрель ул бушлай булачак. Татар зыялылары чакырылачак. Бу тамаша тулысынча татарча әзерләнде, субтитрлар урысча. Ул сигез тапкыр күрсәтеләчәк. Опера театрында тамашачылар урыны мең генә, ә цирктагы тамашаны 16 мең кеше карый алачак", диде Натфуллин.

Тукай бүләген тапшыру исә быел Кирмәндә, Туп сараенда булачак дип көтелә. Татарстанның төп дәүләт бүләген бу рәвешле тапшырганнары юк иде әле.

Журналистлар Натфуллинга бу — Тукай бүләген алучыларны халыктан аеру буларак кабул ителергә мөмкин диде, бүләк ияләрен халык янына чыгару, таныштыру булачакмы дип сорады.

"Бу — тәҗрибә. Бүләкләү иртәнге якта булачак, барлык җиңүчеләр дә Шигърият бәйрәмендә катнаша алачак. Анысы көндезге сәгать икедә булачак, — диде ул. — Циркның төп тамашачысы — балалар. Тамашачыларның 80%ын алар тәшкил итә. Шуңа да без аларны Тукай, аның тормышы, иҗаты белән таныштырырга телибез. 26 апрель көнне дә балалар төп кунаклар булачак",

Тукай бүләгенә быел 10 кеше һәм бер театр дәгъва итә.

Озак еллар дәвамында Тукай бүләген алучыларны Шигърият бәйрәмендә игълан ителде. Ә бүләкләү 30 августта — Татарстанның Суверенитеты турында Декларацияне кабул итү көнендә булды. Берничә ел элек бу традициядән баш тартылды. Тукай бүләге ияләрен бүләкләү Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына күчте. Анда ел саен махсус тамаша оештырылды, тамашачылар бары тик чакыру билетлары белән кертелде.

Бу татар зыялылары арасында ризасызлык уятты. Тукай һәйкәле янында узган Шигьрият бәйрәменә игътибар кими һәм аерым тамашага бары тик аерым кешеләр генә эләгә ала, бәйрәмнең халыкчанлыгы югала дип тәнкыйтьләнде.

Матбугат очрашуында шулай ук "И, Казан арты" дип исемләгән туристик маршрут проекты тәкъдим ителде. Аны Әтнә районының татар дәүләт театры булдыра. Бу маршрутта Арча, Кырлай, Олы Мәңгәр, Олы Әтнә, Бәрәскә авылларына сәяхәт кылу каралган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG