Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия исламофобия дәгъвасын карый


Германиядә мисырлы хатынны кимсеткән һәм мәхкәмә вакытында пычак кадап үтергән Русия имигранты алман Александр Виенск Дрезден мәхкәмәсендә хөкүмгә тартылды.

2008 елның август аенда Германиянең Дрезден шәһәрендә бер аптекада эшләгән гарәп асыллы Мәрвә әл Шәрбәни улы белән шәһәрдәге балалар паркына бара. 3 яшьлек баласын таганга утыртырга теләгән Мәрвә, анда утырган чыгышы белән Русиядән булган Александр Виенсдан баласына урын бирүен сорый. Александр моңа ачуланып Мәрвәгә баласы алдында "исламчы", "террорист", "фахишә" һәм башка әдәпсез сүзләр белән кычкырып сүгә башлый.

Мәрвә бу кешене үзен кимсеткән өчен мәхкәмәгә бирә. Дрезден мәхкәмәсе 29 яшьлек Александр Виенсга кеше кимсеткән өчен башта 780 евро акча җәзасы бирә. Ләкин гаепле үз хатасын танымаган һәм гафу үтенмәгән өчен прокурор бу дәгъваны югары мәхкәмәгә җибәрә.

Александр Виенс
Югары мәхкәмәдә Мәрвә чыгыш ясаганнан соң, залда киеренкелек арта. Александр мәхкәмә беткәндә Мәрвәгә ташланып 30 секунд эчендә гәүдәсенең төрле җиренә 18 тапкыр пычак белән чәнчи. "Синең монда яшәргә хакың юк", дип кычкыра ул артыннан.

Вакыйга җирендә 3 айлык балага йөкле Мәрвә, өч яшьлек баласы һәм ире алдында кан эчендә үлә. Хатынын коткарырга теләгән ире авыр яралана. Моңа өстәп герман полициясе һөҗүмне Мәрвәнең ире башлады дип уйлап, аның уң аягына мылтык белән ата.

Европа мөселманнары борчуда

Бу фаҗигадан соң Германиядә исламофобия һәм милләтара нәфрәт мәсьәләсе актуальләште. Чыгышы белән Русиядән булган Александрның җинаять эше хәзер мәхкәмәдә карала.

Мәрвәнең милләтара нәфрәт сәбәпле үтерелү фаразлары илдәге башка мөселманнар арасында да зур борчу уятты.

Дрезден мәхкәмәсе дәгъва алдыннан гадәттән тыш иминлек чаралары күрде. Германия мөселманнары Үзәк шурасы башлыгы, Әюб Аксель Колер барлык мөселманнарның мәхкәмәне якыннан күзәтүен әйтә:

"Бу мәхкәмә эше дөнья буйлап мөселманнар арасында зур игътибар белән күзәтелә. Мәгълүм булганча, кайбер ислам илләрендә бу җинаятькә каршы хәтта протестлар булды. Алманнарның мөселманнар алдындагы дәрәҗәсен саклау хәзер үз кулыбызда", ди.

Ислам динен кабул иткән алман асыллы Колер, Мисыр һәм Иранда узган протест чаралары турында әйтә.

Германия һәм милләтара нәфрәт

Колер герман сәясәтчеләренең илдәге исламофобия агымын һәм аның җәмәгатьчелеккә зыянын күрмәмешкә салынуы Германиянең абруена зур зыян салды, ди ул.

Дәүләт прокуроры Кристиян Авенариус, мәхкәмә утырышы барышында гаепленең милләтара нәфрәт сәбәпле җинаять кылуы бик ачык күренә дип әйтте.

Германия канцлеры Ангела Меркельнең төп ярдәмчесе, азчылыклар шурасы башлыгы Мария Бомер, бу фаҗига Германия белән Мисыр һәм башка Гарәп илләрендә зур борчылу тудыруын таныды. Дүшәмбедә ясаган чыгышында ватандашларны тынычланырга чакырды.

"Илдә расизмга каршы көрәш һәм бердәмлекне саклау өчен алманнар бу мәсьәлә өстендә күбрәк эшләргә тиеш", диде Мария Бомер.
XS
SM
MD
LG