Accessibility links

Израил Иранга һөҗүм иткән, Иран "бик көчле" җавап кайтарачагын әйтә


Исфахан өстендә шартлаулар. 2024 елның 19 апреле
Исфахан өстендә шартлаулар. 2024 елның 19 апреле

Иран дәүләт медиасы бүген, 19 апрельдә, иртә таңнан атом корылмалары урнашкан Исфахан  шәһәрендә "мини-дроннар" бәреп төшерелүен хәбәр итте. Рәсми хәбәрләргә күрә җимереклекләр юк, инфраструктурага зыян килмәгән.

Израил гаскәре Иранга һөҗүм иткән. Иран җимереклекләр юк ди, әмма "иң көчле дәрәҗәдә" җавап кайтарачагын әйтә.

Израилнең Иранга һөҗүме турында ике илнең дә медиасы хәбәр итте. Һавадан һөҗүм ясалуын Вашингтонда да расладылар. Шулай ук АКШ Израил һөҗүмендә катнашмавын белдерде.

Иран дәүләт медиасы бүген, 19 апрельдә, иртә таңнан атом корылмалары урнашкан Исфахан шәһәрендә "мини-дроннар" бәреп төшерелүен хәбәр итте. Рәсми хәбәрләргә күрә җимереклекләр юк, инфраструктурага зыян килмәгән (монысын Атом энергиясе халыкара агентлыгы да раслады).

Тәбриз күгендә дә шартлаулар булган. Иран эчендәге очышлар туктатылган, Тәһрандагы һава аланыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Ике чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы язуынча, пилотсыз очкычларны Иран җирләреннән очыртып җибәргәннәр. Агентлыкка анонимлык шартларында Иранның югары дәрәҗәле түрәсе әйтүенчә, һөҗүм читтән булмаган, ә илгә үтеп керү булган дип саныйлар.

Элегрәк Иран Израил һөҗүм итсә, моңа "иң көчле дәрәҗәдә" җавап кайтарачагын әйткән иде.

Якшәмбе көнне булган һөҗүмне ул "минималь җавап" дип атады. Ул чакта Иран Израилгә өч йөзләп ракет һәм пилотсыз очкыч очыртып җибәргән иде, аларның бөтенесе бәреп төшерелде. Бу Иранның Израилгә 1 апрельдә булган хәлләр өчен җавабы булды, ул чакта Израил Иранның Сүриядәге консуллыгына һөҗүм иткән иде, анда югары дәрәҗәле түрәләр үлде.

"Әгәр Израил режимы тагын бер тапкыр зур хата ясаячак икән, без ахыргы, катгый һәм һәркем өчен аянычлы җавап бирәчәкбез", дигән иде кичә, 18 апрельдә, Иран тышкы эшләр министры Хөссәен Әмир-Абдуллахиян.

Израил медиасы хәбәренчә, бүген, 19 апрельдә, Израил Гыйрак һәм Сүриядәге объектларга да һөҗүм иткән. Бу ике илдә дә чынлап та шартлаулар булды. Сүрия медиасы язуынча, Израил илнең көньягындагы һава һөҗүменнән саклану системына ракетлар аткан, "мадди югалтулар бар" диелә. Израил гаскәре исә CNNга чит ил медиасының хәбәрләренә фикер белдермибез дигән.

Америка мәгълүмат чаралары язуынча, Израил Иранга һөҗүм ясаячагы турында Вашингтонны алдан ук кисәткән, әмма атом объектларына һөҗүм итмәячәкбез дип ышандырган.

  • Элегрәк АКШ президенты Джо Байден Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуны АКШ Израилгә Иранның якшәмбе көнне ясаган һөҗүменнән сакланырга булышты, әмма Израил һөҗүмгә күчсә ярдәм итмәячәк, дип кисәткән иде.
  • Шулай ук АКШ Якын Көнчыгыштагы низагның киеренке төс алуыннан сагаеп, Израилне хәрби юл белән җавап бирмәскә чакырды

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG