Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комaндирлар белән хезмәттәшлек бәхәс уята


Карзаиның яңадан сайланыр өчен, рәхимсез сугыш җитәкчеләре белән килешүе илдә канунларның үтәлеше һәм хөкүмәтнең ышанычлыгы турында бәхәсләр уятты.

Әфган президенты Хамит Карзаи хөкүмәте үзбәк асыллы элекке кыр командиры генерал Абдул Рәшид Достумның теләгән вакытта кабат илгә кире кайта алачагын яхшы белә.

Узган ел Достум сәяси бер көндәшен урлап, аңа көч куллануда гаепләнгәннән соң илдән чыгарылган иде. Ул хәзерге вакытта Төркиядә яши. Аның хәрбиләре исә талибан тоткынларын җафалауда гаепләнә.

Достум белән бергә башка бер кыр командиры булган Мөхаммәд Мөхаккик Карзаиның яңадан президент итеп сайлануына яклау белдерүен игълан итте. Әйтергә кирәк, аларның яклавын алыр өчен Карзаи исә яңа төзеләчәк хөкүмәттә аларга урын тәкъдим иткән.

Май аенда Карзаиның таҗик командиры Касыйм Фәхим Ханның охшаш тәкъдим белән чыгуы, ил кануннарның көчен һәм демократиянең үтәлүе турында бәхәсләрне кабартып җибәрде.


Чөнки президент урынбасары вазыйфасына тәкъдим ителгән Фәхим Хан, кеше хокукларын бозып, кешеләргә зур газап кылган рәхимсез командир буларак, сугышта үз эзен калдырган иде.

Карзаиның сайлауда җиңәр өчен, заманында сугышта кеше хокукларын бозган командирлар белән беректәш булу адымының максаты нәрсәдә соң? Бу турыда "Азатлык" радиосына 8 ел дипломат булып яшәгән БМО һәм Европа берлегенең илдәге махсус вәкиле испан Франсес Вәндрель аңлатма бирде.

Карзаи Фәхим белән "Кызганычка каршы, Әфганстанда сәяси партияләр юк. Шул уңайдан, сайлау кырында Карзаи тавышларны тулысынча казану өчен бөтен сәләтен уртага куя һәм сугыш командирлары белән дә килешә. Мин шәхсән аның таҗик командиры Фәхимгә президент урынбасары булырга тәкъдим итүенә бик борчылам, бик кызганыч хәл. Ләкин ил шартларында бу үзенчә акыллы бер адым", диде ул.

Ләкин Карзаиның бу "акыллы" адымы илгә файдадан күбрәк зарар китерәчәге турында фикер белдерүче сәясәт белгечләренең саны да аз түгел.

Шуларның берсе Лондонда урнашкан Азияда кеше хокуклары торышын күзәткән Брад Адамс. Ул Карзаиның сугыш командирлары белән хезмәттәшлек итүе - фаҗига дип атый.

"Сугыш командирларының көче артуы зур проблема. Алар хакимияткә никадәр якынрак килсә, алар аның көчен шул кадәр күбрәк файдаланырга тырышачак. Алар үз көчләрен арттырачак, коррупция кылган кешеләр күберәк акча урлаячак һәм бу хәл илдә хәрби көчне һәм демократияне тәртепкә салуы омтылышын юкка чыгарачак", ди ул.

Бәлки заманында сугыш командирларын дәүләт эшенә тарту, кайбер очракта илдәге каршылыкларны бетерергә ярдәм иткәндер.
Ләкин Әфганстан мисалында, бигрәк тә бу сугыш командирларының чит ил иганәсендә үсүен күз алдында тотканда, бу ил өчен файдага түгел, ә киресенчә зыян итәчәк дигән фикерләр күберәк яңгырый.
XS
SM
MD
LG