Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда урыс оешмалары кырым татар оешмаларын тыярга тели


Кырымдагы Мәскәү яклы сәяси төркемнәр Украина президенты Виктор Януковичка мөрәҗәгать итеп кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае эшен тыюны сорады.

Кырым урыслары блогы җитәкчесе, Кырым парламенты әгъзасы Олег Радивилов Милли Мәҗлес белән Корылтайны оешкан җинаятьчел төркем дип атады һәм аларны конституциягә каршы эшчәнлектә гаепләде.

Радивилов “Русиядәге кебек террор һөҗүмнәре булмасын өчен Мәҗлес-Корылтайның экстремистик эшчәнлеген туктатырга кирәк”, - диде.

Кырым урыслары блогыннан тыш, Кырым урыслары җәмгыяте һәм Таврия берлеге дә Мәҗлес һәм Корылтай эшчәнлекләрен тыюны сорап Януковичка ачык хат юллады.

Кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае 1917 елда оештырылган иде. Сталин хакимияте чорында алар тыелды. Әмма Советлар Берлеге җимерелгәндә кырым татарларына кире үз ватаннарына кайту рөхсәт ителгәндә Мәҗлес һәм Корылтай үз эшен яңартып җибәрде.

Мәҗлес әгъзасы Али Хәмзин Кырымдагы Мәскәү яклы оешмаларның мондый белдерүләрен провокация дип атады һәм Мәҗлес белән Корылтайның Украина конституциясе нигезендә эш иткәнлеген белдерде.

Хәмзин бу төркемнәрне Кырымдагы вәзгыятьне тотрыксызландырып Грузиянең Көньяк Осетия төбәгендәге кебек хәл чыгарырга маташуда гаепләде.

“Мәҗлесне тыю бары тик Кырымдагы хәлне тотрыксызландырачак кына. Кырым татарларын совет репрессияләре куркытмаган кебек Мәҗлесне тыю да куркытмаячак. Һәм кырым татарларының милли үзидәрәсен тыю Украинаның коммунист системага охшаш расистик хакимият урнаштыруын аңлатачак”, - диде Хәмзин.

Авылларга элекке татар исемнәрен кайтару турында


Милли Мәҗлеснең Кырымдагы авыл һәм районнарга элекке татар исемнәрен кайтару тырышлыгына да рус оешмалары кискен реакция белдерә.

Кырымда татар авылларының исемнәрен кире кайтару таләпләре кырым татарларының сөргеннән кайта башлавыннан соң ук куелган булса да - әлегә бер нәтиҗә дә юк. Кырым татарлары да үзләренең гаебен таный, чөнки авыл һәм шәһәр атамаларын кире кайтару өчен бер нинди хокукый адымнар әле ясалмаган. Менә тиздән бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия төзелә. Кырым татарлары шуннан соң вазгыят үзгәрер дип өмет итә.

Дилявер Османның бу хакта Милли Мәҗлес вәкилләре белән әңгәмәсен тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG