Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кореяда хәрби күнегү низагсыз тәмамланды


Көньяк Корея бүген төньяк чигендә яңа хәрби күнегүләр уздырды. Бер ярым сәгатькә сузылган атышларга Төньяк Корея бу юлы җавап кайтармады.

Көньяк Корея төньяктан киләчәк ихтимал янауларга каршы төньяк чиге буенда бер ярым сәгатькә сузылган хәрби күнегүләр алып барды. Корея ярымутравында соңгы айларда болай да киеренке булган вазгыять Сеулның бу адымыннан соң тагын бер кат игътибар үзәгенә менде.

Шулай да 90 минут дәвам иткән атышларга Төньяк Корея бу юлы каршылык күрсәтмәде. Бу да ике Корея арасында дәвам иткән киеренкелекнең әкренләп басыла төшүенә бер ишарәме дигән сорау уятты.

Төньяк Корея халык армиясе башлыгы атышларның җавап кайтарырлык мөһим булмавын белдерде.

Утраудагы кешеләр сыену урыннарында

Йонпьең утравында халык газ битлекләре кия
Көньяк Корея утлы күнегүләрне башлар алдыннан Төньяк Корея белән чиктәш булган 5 утрауда яшәүче халыкны сыену урыннарына барырга чакырды.

Йонпьең утравында якынча 300 кеше яши. Күнегү алдыннан Төньяк Кореяның атышларга җавап кайтаруы куркынычы аркасында Йонпьең халыкның яртысы утрауны ташлап китте.

Ике ил арасында низаг тудырган Йонпьең утравында узган ай бәрелешләр булып алган, нәтиҗәдә 4 көньяк ватандашы һәлак булган иде.

Сеул хакимиятенең Йонпьең утравы тирәсендә соңгы күнегүе, ил иминлеген саклауда җитди булуын күрсәтү максатында булуы әйтелә.

Көньяк Корея Тышкы эшләр министры Ким Йонг-сун Сеул хакимиятенең бу фикерен үз чыгышында да телгә алды.

Ким, "Йонпьең утравында узган күнегүләр гадәти һәм гадел. Үз җирлегебезнең иминлеген саклау максатында иде. Бу безнең бәйсезлек көрәшебез", диде.

БМО җыены низагка чишелеш таба алмады

БМО Иминлек шурасы кичә ике як арасындагы кризисны туктату өчен ашыгыч рәвештә җыелды. Ләкин 9 сәгатькә сузылган җыеннан бер нәтиҗә чыкмады.

Америка, Франция һәм Британия 25 ноябрьдә булган бәрелеш уңаеннан Төньяк Кореяны хөкем итәргә чакырды. Русия белән Кытай исә бу тәкъдим белән килешмәде.

Кытай хакимияте Корея ярым утравындагы соңгы вазгыять турында, "беркемнең дә төбәктә сугыш башларга хакы юк" дип белдерде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, "Вазгыять киеренке булган очракта мәсьәләгә уңай карый алмаячакбыз" дип әйтеп, тарафларны тынычлыкка чакырды.
XS
SM
MD
LG